Дөнья бу...

Ванганың дәвамчысы булырмы?

26 апреля

Күрәзәчеләр турында сүз башласак, тәү чиратта без зирәк картлар, карчыклар, апаларны күз алдына китерәбез. Ә бит күрәзәлек сыйфаты яшькә карамый. Аны бишектә ятучы сабый да әйтеп бирергә сәләтле булуы мәгълүм. Ничек кенә гаҗәп булмасын, күкрәк баласы киләчәкне барысыннан да алда күрә белә, сизә. Йортка начар уйлы кеше килер алдыннан сабый бертуктаусыз елый, әнисенә ябыша, комачаулана. Мондый кунак киткәч тә бала тиз генә тынычланмый. Һәм, киресенчә, яхшы күңелле кешегә шатлана, тәмле итеп йоклый. Бала үсә барган саен тормышта була торган “тавыш” бу сигналларны әкренләп юа, кайбер кешеләрдә генә мондый сәләт саклана.

Бер яшьлектә, бер картлыкта...

25 апреля

Ярты гасыр гомер кичергәннән соң Галимә һәм Риф Абзаловлар янә “өйләнешә”

Кышның соңгы ае. Күбәләктәй кар бөртекләре бөтерелеп-бөтерелеп һавада уйный да, талгын гына җиргә төшә. Авыл урамнары янә кар астында калды. Туйга чакырылган кунаклар гына бәйрәм үтәчәк йорт алдына кар төшермәде, бер-бер артлы кереп-чыгып кына торды. Авыл җирендә туй ямьле була. Капка алларына эленгән туй плакатлары, шарлар әллә кайдан чакырып тора. Дәртле җыр-моңнар бәйрәм кәефе би-рә. Аш-су бүлмәсеннән тәмле ризык исе тарала. Өйләнешүче парны каршы аласы гына калды. ...78 яшьлек Риф абый өс-тенә пөхтә күлмәген, кара костюмын киде дә өй түрендәге диванга утырып, сабыр гына кәләшен көтә башлады. “Килен” дә озак көттермәде. Ак күлмәк-тәге, башына ефәк фата ябынган 71 яшьлек Галимә апа күр-ше бүлмәдән чыгып, “кияү”гә таба атлады. “Килен”нең гүзәл-легенә хәйран калып “егет”, үзе дә сизмәстән, урыннан торып ук басты һәм Галимә апаның кулларын учларына алды.

Өнемдәме, әллә төшемдәме...

24 апреля

Мин 1943 елның 20 маенда Балтач районының Тушкыр авылында тугызынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Төпчек балага, бәлки, игътибар да күбрәк булгандыр. Әти башка дүрт улына Мостафин фамилиясе бирсә, мине Гатин дип яздырган, үз исемен калдырырга теләгәндер. Картәти Мостафа Ишнияз улы Балтач волостенда судья булып эшләгән. Аның ике хатыны һәм унбиш баласы булган.

Аякка төшкән рельс пешекче итә

23 апреля

Бөек Ватан сугышы ветераны Идрис Гыйльманов сигез елга сузылган озын фронт юлын флотта кок булып үтә

Әлшәй районының Аксен станциясендә гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы яугире Идрис Гыйльманов быел көз 91 яшен билгеләячәк. Идрис Раян улы 1922 елның 15 сентябрендә Әлшәй районының Гайниямак авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә

Бөрҗән “тоткыны”

20 апреля

Мәшһүр композитор Камил Рәхимовның барлык рәсми чыганаклардагы (мәсәлән, 1996 елда нәшер ителгән Башкортстанның кыскача энциклопедиясендә) биографик белешмәсендә болай дип языла: “1930-38 елларда — Башрадиокомитетта музыкаль мөхәррир, 1943-45 елларда — Уфа гарнизоны хәрби оркестры музыканты, аннары БАССР Министрлар Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе фольклор кабинетының гыйльми хезмәткәре...”

Кайпанга утын өчен күчендек...

19 апреля

Ике баласын иярткән гаҗиз ана сыер белән бер көймәдә Агыйдел елгасын кичә

Бертуган апасына кунакка килгән Гайнехәят күрше Шәмсия апаның өйгә утын керткәнен күреп аптырап кала, чөнки үзләре гомер буе киптерелгән сыер тизәге ягып яши. Шушы хәлдән соң кичекмәстән бу төбәккә күченергә карар итә. Рәхимә апасы да: “Монда урманнар бар, җәйге айларда балтырган, кәҗә сакалы, юкә яфрагы, кычыткан ашы пешереп ашарга була, кузгалак, какы һәм башка үләннәр дә күп”, — дип сеңлесенең мондый карарга килүен хуплый.

Ташкын корбаннары

18 апреля

Бу хәл нәкъ 50 ел элек язгы ташкын вакытында булды. Чәчәк кебек өч хатынны Күәш елгасындагы бозлы су мәңгелеккә йотты. Өч ир тол, сигез бала ятим калды. Ярты гасыр үтсә дә, бу җәрәхәт мәңге уңалмый.

Урыс патшасы истәлегенә... мәчет

17 апреля

Аның юбилее исә җиде дистә елдан соң беренче тапкыр икетуганнарны очраштыра

Дини гәзиттә Севастополь мәчетенең 100 еллыгына әзерлек һәм әтисе белән бергә шул мәчетне салдырып, имам-хатыйп булып хезмәт иткән Йосыф Рәхимов турында язма күземә ташлану белән үк бу тарихи шәхеснең Уфада яшәүче оныгы, нефтьче инженер Эмиль Рәхимовка шалтыратып сөенче алдым.

Ходай дошманыңа күрсәтмәсен...

16 апреля

Һәр җан иясе үзенең яшәү чорында үрчеп, нәсел калдырырга тырыша. Кешеләр дә шулай: яшьләр парлаша, аларның иң зур шатлыклары булып сабый бала дөньяга килә. Аваз салу белән сабыйны ниләр көтә? Әлбәттә, иң беренче булып бала сизгән һава салкынлыгы гына түгел. “Туганчы ук баланың маңгаена язмышы языла”, диләр. Бәлки шулайдыр да. Чөнки берәүләрнең балалары гомере буе муллыкта яши, икенчеләре бер сынык икмәккә дә тилмерә, берәүләр әти-әни карамагында үсә, ә икенчеләр “әни, әти” дип авыз ачып әйтә дә алмый.

Баладан баш тарту тәмугка кертә...

13 апреля

Әлеге гыйбрәтле тарих һәркем өчен сабак булсын

“Шәүкәт! Без янабыз түгелме соң?” — дип кычкырган тавышка ат чанасында сөйләшеп баручы ирләр сискәнеп китте. “Өйне саклап калырга кирәк!”, “Баланы алып чыктыгызмы?” — дип җан ярып кычкырулар авылга бик зур афәт килгәнне аңлата иде. Шәүкәт чыбыркысын селтәп атны куарга тотынды. Булачак килен Мәрзия белән Шәүкәтнең апасы Саимә чанадан чак кына очып төшми калдылар.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»