Дөнья бу...

Яши-яши сөю бетә икән...

17 мая

Язмыш дилбегәсе һәркемнең үз кулында, аны нык тота белергә генә кирәк

Авылыбызда бриллиант туйларын үткәреп, инде рәхмәт туена якынлашучы, туксан яшьләрен тутырган Миңнегаян белән Кәшәфетдин Кашаповлар яши. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диюләре дөрестер. Аларның балалары, оныклары да яшенә-картына үрнәк булырдай итеп тормыш көтә. Моның сере бер-береңне хөрмәт итеп, юл куеп яшәүдә, әлбәттә. Ә бүгенге яшьләр мәхәббәтнең кадерен беләме? Шушы гаҗәеп тойгыны озак саклый аламы?

“Тәүбәгә килерсеңме, кызым?”

16 мая

Ходай Тәгалә кемгәдер бәхет-шатлыкны, кемгәдер кайгы-хәсрәтне өеп бирә. Республиканың төньяк-көнбатыш районнарының берсендә яшәүче Гөлнәфисә Галиеваның соңгы егерме биш ел эчендә кайгы-хәсрәттән башканы күргәне юк. Ходай Тәгалә сынауларын бер-бер артлы яудыра гына аңа. Тешен кысып түзә Гөлнәфисә. Түзәрлеге калмаган чакларда да төшенкелеккә бирелми. Чөнки кайчан да булса аның тормышында да якты һәм кояшлы көннәр булачагына ышана. Бүгенге көндә күңеленең бер почмагында пыскып кына янган шул ышаныч тойгысы яшәтә Гөлнәфисәне.

Хыянәтнең төбе кыямәт

15 мая

“Назыйм! Туган көнең белән сине! Менә сиңа да 60 яшь тулды, 70 ягына чыктың. Яшәгән хәтле яшәп булмас инде хәзер. Сиңа нинди теләк теләргә соң? Мөгаен, сәламәтлектер, чөнки сәламәтлегең көннән-көн кимеп бара. Аннары, мин сиңа иман байлыгы телим. Күңелеңә Аллаһы Тәгалә иман салса иде. Иманың булса, барысы да булыр. Гомерең булган хәтле шушы йортта үткән бәхетле көннәрне сагынып, үкенеп яшә! Бөтен рәхәтең минем белән яшәлгән чорың булсын!

“Трактор” Сәгыйдә

14 мая

Аңа әлеге кушамат тагылуына нәрсә сәбәпче булган?

Былтыргы җәйдә дә туган якларыма кайтып килергә форсат тиде. Тагын да матурлана төшкән авылым. Каралты-куралары төзек. Халык мул тормыш белән яши. Без авылга төпчегебезнең туена кайттык. Күзләрне камаштырырлык затлы машиналарда гына килен балакайны төшерәбез. Ә туйның төп яме, коты – килен каршылаучы әби-апалар... Машиналар чаттан борылуга, алар кыр казлары шикелле тезелешеп, килен төшәсе өй янына җыелды.

Курчаклар патшабикәсе

11 мая

Лариса Юлашева озак еллар Туймазы шәһәрендә табиб-стоматолог булып эшләгән. Үз эшенең остасы, гади һәм ярдәмчел кеше. Бүген пенсиядә, инде сигезенче дистәсен ваклый. Күптән эшләмәсә дә, дәваланучылары аны һаман онытмый. Күптән түгел генә 71 яшьлек бер хатын шалтыратып, яңа гына Себердән кайтуын, яшь чагында Лариса Николаевна аңа уникаль операция эшләвен әйткән.

Кашкалаша Испарты

10 мая

Заман рухында кушылган исеме аңа хезмәт юлында таяныч була

Гадәти булмаган исем яңгырашы белән үк игътибарны җәлеп итә. Әлеге үзенчәлекне күздә тотып, электән үк күп кенә ата-аналар балаларына башкаларда очрамаган, яңгыравыклы исемнәр бирергә тырышкан. Бу җәһәттән 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соңгы чор аеруча “җимешле” була. Монда инде милли җирлек онытылып, татар авылларына да заман шаукымына ияреп, сәер яңгырашлы Револ, Люция, Вил, Маузер ише исемнәр үтеп керә. Благовар районының Кашкалаша авылында 1930 елның 30 гыйнварында дөньяга килгән малайга да ул чорда популяр булган “история партии” атамасыннан чыгып, Испарт исеме кушалар.

Миякәнең үз Җәлиле бар

08 мая

Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен 26 миллионнан артык кеше башын салган. Меңнәрчә кеше — яу кырындамы, тоткынлыктамы, дошман тылындамы — тиңсез батырлыклар күрсәтеп, һәлак булган. Шул батырларның кайберсе, югары дәүләт бүләкләренә лаек булып, тарихка кереп калган, ә күпләр, “Хәбәрсез югалды” мөһере сугылып, мәңгелеккә эзсез югалган. Безнең каләмдәшебез, Миякә районының Үрнәк авылы егете, районның “Басу ударнигы” редакциясендә эшләгән җиреннән 23 яшендә яу кырына киткән Шәриф Мансуров — шул “хәбәрсез югалган” батырларның берсе.

Тапшырылмаган хатлар

07 мая

Яки янә бер үкенечле мәхәббәт тарихы

— Бу дөньяның әче-төчесен күп татысам да, үткән гомер юлым турында сөйләргә җыенмыйм. Мин сиңа бүген бер мәхәббәт тарихын бәян итмәкчемен, — диде Мәрьям апа. — Кулымдагы көрән тышлы калын дәфтәрне күрәсеңме? Бу язмаларның авторы – Сәхия (исемнәр үзгәртеп алынды) апаны 60нчы еллар башыннан ук беләм. Ул Татарстандагы күрше районда мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләде. Ә мин Октябрьскийда педагогия кабинеты мөдире идем. Алар яшь укытучыларга багышланган кичә үткәрделәр. Шунда таныштык. Шул чордан башлап гел күрешеп, бер-беребезнең хәл-әхвәлләрен белешеп тордык. Альбомда бергә төшкән рәсемнәр дә бар. 2010 елда Казанда янә күрешеп, озак итеп серләштек. Шунда мин аның олы мәхәббәте турында сөйләгәннәрен, кавыша алмасалар да, сөйгән ярын гомер буе онытмавын хәйран калып тыңладым. Үз ихтыяры белән көндәлеген, тапшырылмаган хатларын миңа бирде. Мәхәббәт хатларын ул 82 яшендә язган! Ул әле дә сөйгәненең исемен телдән төшерми. Чын мәхәббәт турында бу тарихны башкалар да ишетергә тиеш, дигән фикергә килдем. Мин исә тартынуымны җиңеп, Мәрьям апада сакланган шул хатларның берсен ачып укырга җөрьәт иттем.

“Мунчагызда җаным чыга язды...”

30 апреля

Уфа районының Шамонино авылында яшәүче АКШ гражданы Джеремиа Саваж Башкортстанда тагын нинди маҗараларга тарыган?

Уильям Сефайрның “Сәяси сүзлек” хезмәтендә “Америка хыялы” дигән төшенчә бар. Сүзтезмә Джеймс Адамсның “Америка эпосы” тарихи трактатына нигезләнгән. Язмада “... һәркемнең тормышы яхшырак, баерак булган, һәркем теләгәнен ала алган ил турында Америка хыялы” дигән юллар да бар. Сер түгел, бүгеннән АКШка күченеп китеп, шунда төпләнеп яшәү турында күпләр хыяллана. Океан артында бөтен хыяллар да чынга ашар сыман тоела. Баксаң, Башкортстанда да хыяллар чынга аша икән. Шулай булмаса, АКШ гражданы Джеремиа Саваж бүген Уфа районының Шамонино авылында яшәр идеме? Джеремиа Сиэтлдан гаиләсе белән ни өчен безгә күченеп килгән? Безнең тарафларга аны нинди җилләр ташлаган?

Ил тарихы...

27 апреля

Андрей Быковның республикада совет ретро-автомобильләре музее оештыру башлангычы да яклау тапсын иде

Балачакта марка, открытка, иске акча, кәнфит кәгазе, шырпы кабы җыю белән мавыгучылар, гадәттә, балигъ булгач та бу шөгылен ташламый. Һөнәри коллекционерлар үзләре дә “Әйбер җыю — ул чир кебек, бер тотынсаң, тукталып булмый”, диләр. Коллекцияләү — Благовар районының Первомайский поселогында яшәүче Андрей Быковның да яраткан шөгыле. Мәктәптә укыган чагында марка, значок җыеп яшьтәшләрен таң калдырган булса, соңгы елларда ул ретро-автомобильләр туплауга алынган. Андрейның гаражына аяк басу белән үзеңне совет чорына килеп эләккәндәй тоясың. Иң элек куе яшел төстәге ГАЗ-67 машинасы күзгә ташлана. Сугыш елларында штаб, разведка автомобиле буларак, шулай ук, җәяүле гаскәрләрне, яралыларны ташу өчен файдаланылган мондый машиналарны заманында шәхси кулларга сату катгый тыелган. Уфа моторлар төзү заводында броньга куелган 1951 елгы бу автомобиль да элекке хуҗасы кулына күчкәч тә озак еллар хәрби исәптә тора. Мирный авылындагы бакчаларына еш кына кайтып йөрүче әлеге кешенең раритет автомобиленә күптән кызыккан Андрей, ниһаять, аны 2005 елда 15 мең сумга сатарга күндерә. — Мондый машина өчен бу бик очсыз хак. Бер генә хуҗа кулында булганга ул караулы иде, барлык детальләре дә диярлек үзенеке. Төзәтеп, буяп җибәргәч, өр-яңа кебек булды. Баштагы елларда эшкә дә тик шушы машинада йөрдем. Ул әле дә хуҗалыкта алыштыргысыз ярдәмчем, — ди елкылдап торучы машинасын сыйпап Андрей.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»