Дөнья бу...

“Полкташлар”

31 мая

Мин мәктәптән соң Башкортстан педагогия институтының география факультетында укыдым. Аннары Дүртөйле балалар туристик базасы директоры булып эшләдем. 1987 елда контракт буенча Польша Халык Республикасына хәрби хезмәткә киттем. Мондый көтелмәгән карарым әти-әни һәм туганнарны, дус-танышларымны аптырашта калдырды, әлбәттә. Алгарак китеп шуны әйтим: аннан соң Башкортстан Эчке эшләр министрлыгының махсус тәгаенләнештәге милиция отрядында хезмәт иттем, Чечен Республикасына командировкаларда булдым. Польшаны фашист илбасарларыннан азат иткәндә 600 меңнән артык яугир башын салган. Туганнар ка­бер­легендә җирләнгәннәр арасында якташларыбыз да күп. Шуларның берсе — туганыбыз, укчылар батальоны командиры, өлкән лейтенант Хәйрулла Әмиров. Ул 1942 елда Авыргазы районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнеп, 1944 елда Польша белән Чехословакия чигендә урнашкан Дукла авылын азат иткәндә һәлак була. Яугирнең туганнары, аның ничек һәлак булуы һәм кайда җирләнүе турында белергә теләп, СССР Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итә. Аннан “өлкән лейтенант Х. Х. Әмиров хәбәр­сез югалган” дигән җавап алалар. Утыз еллап вакыт үткәч, аның улы Рафат Әмиров исеменә Польшаның Кызыл Хач оешмасыннан хат килеп төшә. Анда туганнар каберлегендә 34 саны астында билгесез совет командиры күмелгәнлеген ачыклау турында язылган була. Рафат Хәйрулла улы әтисенең каберен эзләп табып, аннан бер уч туфрак алып кайтуны үтенеп миңа мөрәҗәгать итте. 1990 елның маенда Дукла авылындагы туганнар каберлегенә бардым. Биредәге мемориаль комплекста поляк, чех, урыс, немец солдатлары күмелгән. Польша азатлыгы өчен барган сугышта башын салган яугирләр исемлегендә “Өлкән лейтенант Х. Х. Әмиров” дигән язуны эзләп таптым. Баш киемемне салып, гранит постамент янында озак басып тордым, туганнар каберлегеннән бер уч туфрак алдым. Бүген өлкән лейтенант Хәй­рул­ла Әмировның кабереннән алып кайткан бу туфрак, аның фото­сурәт­лә­ре, хатлары һәм аның тормышы, һә­лак булуы турында бәян итүче документлар Авыргазы районының Толбазы авылы мәктәбе музеенда саклана.

Йомыркадан чыккан бәла...

30 мая

Тавыкның күршеләргә ияләшүе һәм Хәмидәнең “тавык акылы” аркасында җан дуслар кан дошманга әверелә

Шәһәр җирендә эчкече­ләр­нең, наркоман­нарның, йөгәнсез яшьләрнең подъездга җыелып пычратуларыннан кем генә интекми икән. Безнең йортта миннән башка аларны беркем дә кумый. Күршеләрем, машиналарыбызга, балаларыбызга зыян итәрләр, дип курка. Милиция дә һәр подъездда тәртип урнаштыра алмый. Бу бәладән ничек котылырга соң? Чарасын таптым. Җылылык батареясы өстенә дүрт тавык йомыркасы куеп череттем һәм пыяла банкада подъезддагы чүп үткәргеч торбасы янәшәсенә һәр кич саен куя башладым. Кич булгач тугыз катлы йортның баскыч мәйданнарына черегән йомырка исе тарала. Тын алырлык түгел. Һәм подъездга “урам этләре” килми башлады. Баскычлар чиста. Тынычлыкны бозучылар юк. Шушы хакта күршеләргә сөйләдем. Берәүләр шатланды. Ләкин бер күршем, минем өстән шикаять язып, подъездны сасыткан өчен штраф түләттерде. Шулай итеп, күршеләргә файда китереп, үзем зыян күрдем. Йомыркага бәйле тагын бер тарих сөйләмәкчемен.

Улың тугач та бианай булачагыңны уйла!

29 мая

Күптән түгел утыз елга якын бергә яшәгән ир белән хатынның бик хәтәр тиргәшүләренең шаһиты булырга туры килде. Ызгышның сәбәбе — ирнең әнисе иде. Моңарчы утын сатып алып, авыл өен җылытып, ашарга пешереп, кер юып, балаларына мәшәкать тудырмый гына яшәп яткан карчык, үз көнен үзе күрә алмый башлагач, аны шәһәргә алып килү мәсьәләсе килеп туган. Хатын яки килен кеше:“Мин аны өйгә кертмим!” дип, аяк терәп каршы төшә. Ир кеше: “Ул бит минем әни!” — дип үзенекендә тора. Аерылыр чиккә җитте болар. Хатын картайган бианасын карарга бөтенләй үк каршы түгел, бер бүлмәле фатир “снимать” ит, шунда яшәсен, барып карап, ашатып торырбыз, ди. Ә иргә бу вариант ошамый. “Мин аңа: “мин сине өйгә кертмим, аерым яшә” дип ничек әйтим?” — ди. Кыскасы, чит кешеләр барлыгына да карамыйча олы тавыш куптаруларыннан күренүенчә, бу теманың гаиләдә зур проблема икәнлеге аңлашылып тора иде. Әлеге әрләшүнең башында ук диярлек чыгып китсәм да, бу вакыйга бик күп уйларга этәрде.

Леонидовка Вангасы

28 мая

Безнең өчен Нюра әби мәңгелек сер һәм могҗиза булып калды

1999 елның җәе. Бездән өч йорт аша гына яшәүче Фәния апа белән Гафур абый Бәхтияровларның егерме ике баш зур үрдәге югалды. Эзләмәгән җирләре, сорамаган кешеләре калмады, тик үрдәкләр шул көнне дә, аннан соң да табылмады. Авыл җирендә кош-кортның югалуы табигый хәл, әлбәттә. Шулай да көтүе белән түгел бит инде. Бу хәл бөтен авыл халкын аптырашта калдырды. Берәүләр: “Үрдәкләр Узы елгасына төшеп, су комыгы корбаны булгандыр”, дип фаразласа, икенчеләр: “Авыллар буйлап угрылар йөри, имеш”, дип шом салды. “Ә бәлки андыйлар үзебезнең арададыр?! Рәнҗештән курыкмыйча, кеше малына кемнең кулы күтәрелде икән?!” диючеләр дә булды.

Нинди корт чакты соң безне?

25 мая

Халыкта сәер генә бер әйтем бар: “Этнең койрыгын кем кисә, шул хуҗасы була”. Язмышына буйсынмыйча, аны үзенчә борып җибәргән гаярь, үҗәт кешеләр турындамы икән ул? Әллә нәрсәгәдер — хуҗа, кемнәндер өстен булыр өчен бернидән дә чирканмаган кешеләргә кагыламы бу сүзләр — белмәссең. Әмма соңгы арада адәм балалары арасында “койрык кисүче”ләр артканнан-арта ахры.

Парлы яшәүгә ни җитә!

24 мая

Язмыш ачы сынаган Гөлнара һәм Фәүдәт бер-берсендә җан җылысы һәм тормыш юанычы таба

1992 елның 7 ноябрендә Борай районының Кашкәләү һәм Дүртөйле районының Мәскәү авылларында туй тантаналары гөрли. Кашкәләүдә — Әлзәнис белән Гөлнара чәчләрен чәчкә бәйләсә, Мәскәү авылында Рәзилә белән Фәүдәт кавыша. Күп тә үтми, ике парны да язмыш зур сынаулар алдына куя. Матур гына гомер кичергәндә Гөлнараның Әлзәнисе вафат була. Өйләнешүләренең өченче елында Фәүдәтнең хатыны Рәзилә дә авырып егыла һәм чирдән мантый алмыйча, җиде елдан соң мәңгелеккә күзләрен йома. Тол калганда Гөлнарага нибары — 25, Фәүдәткә 36 яшь тулган була.

Тормыш кичми антлар эчмә икән...

23 мая

Рәис төзелеш эшендә тәҗрибә туплагач, аның эшлеклелек сыйфатларын күреп, бригадир урынына күчерәләр. Ул кыска вакыт эчендә җитәкчелек эшен үзләштереп, эш күрсәтә. Эшчеләр арасында зур ихтирам яулый. Гаиләсендә татулык хөкем сөрә, өч яшьлек улы зирәк бала, кызыксынучан малай булып үсеп килә. Эшләп, тормышка куанып яшәргә дә, яшәргә иде дә бит!

Тәмуг икән, берне сөеп, башка белән тормыш көтү...

22 мая

Әлфинә һәм Илгизәрнең кыюсызлыгы аларны гомерлек газапка сала

Әлфинә кичке аш әзерләп йөргәндә капка алдына җиңел машина килеп туктады. Әнисе Зифа апа кызына сораулы караш ташласа да, ул, берни булмагандай, аш бүлмәсендә бөтерелүен дәвам итте. Әнвәрнең кичә әйткән сүзләренә әлегә кадәр ышанмады ул. Озакламый өйгә бер-бер артлы Әнвәр һәм аның әти-әнисе килеп керде. Зифа апа кунакларны өй түренә чакырды, хәл-әхвәл сорашканнан соң, өстәл артына дәште. Их, Әлфинә кунаклар киләсен алдан әйтсә, табын корган булыр иде. Әле ярый ашы пешеп утыра, юкса чәй белән генә сыйларга калыр иде үзләрен.

Ятим сабыйлар савабы

21 мая

...Олы юлга чыга торган сукмакны эзләп озак азапланды Гөлнар. Әле бер, әле икенче якка иген басуы буйлап хәле беткәнче йөгерде. Шәрә ботларын тук башаклар сыдырып бетерде. Көтмәгәндә ул бала тавышына сискәнеп китте: “Ә-ә-ние-ем!” — дигән сүз кайдандыр ерактан яңгырады. — Чү! Кемдер дәшә түгелме соң? — Әнием, китмә, зинһар! — дип кычкырган бала тавышына борылып, як-ягына каранды. Берничә адымда гына сап-сары чәчле, зәңгәр күзле 3-4 яшьләр чамасындагы малайның яшьле күзләрен күреп, тәннәре чымырдап китте…

Үксезнең үпкәсе каты...

18 мая

Гөрләп торган тормышларын бер мизгелдә сүндерерлек авыр кайгы кичергән Лидия һәм Владимир Терлецкийлар, өзгәләнеп әрнегән күңелләрен бераз гына булса да тынычландырыр, рәхимсез дөньяның хәсрәтеннән качар өчен Белоретта яшәүче туганнарына ялга бара. Саф һавалы урман эчендә урнашкан агач йортта юлдан арып килгән кунаклар ничә айлар буена сузылган йокысыз төннәрдән соң беренче тапкыр тирән йокыга тала. Тик төн уртасында Лидия бала елаган сәер тавышка сискәнеп уянып китә. Урман эченнән ишетелгән бу тавыш улының сабый вакытында ярсып елаган чакларын исенә төшерә. Берничә ай элек кенә бердәнбер улын җир куенына салган ана, караңгы урман эченнән атлый да атлый. Якыннары бик озак эзләгәннән соң гына аны таба. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган туганнары, бу якларда ниндидер бер кошның бала елаган тавыш чыгарып кычкыруы турында сөйлиләр. Ә Лидиягә исә, кайгыдан акылдан язмас өчен, тәрбиягә сабый алырга киңәш итәләр.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»