Дөнья бу...

“Әнинең гомерен — яшен, әтинекен сугыш уты өзде”

15 июня

Биш яшендә тома ятим калган Тимерхан Абайдуллин бүген алар өчен дә яши Тимерханның армиядән кайту хәбәре Яңгырчыга яшен тизлегендә тарала. Иртән сыер саварга баручы кызлар көлешә-көлешә егет “бүлешә”. Алар арасында чаялыгы белән аерылып торучы Тәгъзимә генә, әллә ни исе китмәгәндәй, төртмә телләргә кушылмый. Янәсе, Тимерхан аны кызыксындырмый. Ә кичке уенда җыйнак кына гәүдәсенә солдат киеме үтә дә килешеп торучы бөдрә чәчле, чибәр йөзле егетне күргәч, Тәгъзимәнең йөрәгенә ут каба. Ап-ак тешләрен ялтыратып җырлап җибәргән Тимерханның моңлы тавышын ишетүгә бөтенләй югалып кала кыз... Тимерхан белән Тәгъзимә икесе дә Стәрлебаш районының Яңгырчы авылында туып-үскән. Әтисе – авылның хөрмәтле мулласы, әнисе абыстай булган иманлы гаиләдә җиде бала арасында тәрбияләнгән кыз белән биш яшендә үк тома ятим калган малайның бала чаклары авыр сугыш елларына туры килә. Сугыш башлану белән Тимерханның әтисе Миңневәли яу кырына китә. Берсеннән-берсе кечерәк өч баласын кочаклап калган Хәнифә сабыйларының тамагын туйдырыр өчен ындыр табагына каравылга чыга. 1942 елның җәйге бер көнендә ул, кечкенә кызын һәм улын үз урынында эштә калдырып, тиз генә чебешләр ашатып килергә өенә ашыга. Шулвакыт чалт аяз күк йөзендә әллә каян кечкенә бер болыт килеп чыгып, авыл өстендә көчле шартлау яңгырый. Коточкыч яшен уты барлык көченә балалары янына таба йөгергән яшь ананы бер секундта газизләреннән мәңгелеккә аера. Көчле ут бичара хатынның муенындагы көмеш чылбырына кадәр эретеп, тәненә ябыштыра. Ярдәмгә килгән кешеләр аны җиргә дә күмеп карый, тик соң була. Мәетне саклап кунган өлкәннәр, төне буе өйдә яшен уты уйнавын бик озак гаҗәпләнеп искә ала.

Аккошлар сакчысы

14 июня

Түбән Яркәй авылы күлен төяк иткән су кошлары Мират Заһретдинов йөзендә ышанычлы яклаучы тапкан Өч ел элек Түбән Яркәй авылы янындагы күлгә 22 аккош төшә. Бу хәл авыл халкын чын мәгънәсендә шаккатыра. Якын-тирәдә яшәүчеләр аккошларны күрер өчен көн дә кичләрен күл буена килә. Алар арасында күлгә якын яшәүче Мират Заһретдинов та була. “Күргән-белгәннәргә әйтегез, аккошларга ялгыш кул суза күрмәсеннәр. Мин кошларны һәрьяклы курчалаячакмын”, — ди ул авылдашларына. “Молоко” җәмгыяте директоры урынбасары булып эшләүче Миратның төпле сүзле, ачык күңелле кеше икәнлеген белгәнгә күрә, авыл халкы аккошларга күзәтчелек итүне аңа ышанып тапшыра һәм ялгышмый. Алдагы елда килүләрендә аккошларның берсе бәлагә тарый — сынган канаты дөрес ялганмаганлыктан, җылы якка очып китәлми. Әнә шул чакта Мират Заһретдинов “канатлы дусты”на ярдәмгә килә дә инде. — 2010 елда авыл янындагы күлгә 22 аккош төште. Тик берничә көн үтүгә күлдә ике генә аккош торып калды, калганнары очып китте. Аккошлар беренче көннәрдән үк үзләрен биредә чын хуҗалар итеп тоя башлады: каз-үрдәкләрне күлгә кертмичә җәфалады. Күл өчен “көрәш” берничә ай буена дәвам итте. Шуннан соң гына аккошлар бераз “йомшара” төште: каз-үрдәкләрне күлнең бер читенә кертә башлады. Пар аккошлар алдагы елда да килде. Җиде бала чыгардылар. Тик, җидесен дә исән-имин үстерә алмадылар: аккош балалары җидедән дүртәү генә калды. Әллә су көзәне һөҗүм итте, әллә эт, әллә төлке ашады, белмәссең.

Аның дөньясы — саннар иле

13 июня

Ул юләр дә, акылга зәгыйфь тә түгел. Акыл мөмкинлекләренең чигенә җитеп, шуны атлап узган кеше ул Гриша. Гришаның фән юлыннан китәчәге бала чактан ук төсмерләнгән. Сыйныфташларын күреп сөйләштем. Алар: “Һәрвакыт кулында китап иде. “Бишле” билгеләренә генә укыды. Безнең белән кичке уеннарга да чыгып йөрми иде, вакыты булмады”, — ди. Хәер, бала чакта Гришаның дуслары булган әле. Җитдилеге, аналитик фикерләве, ялган сөйли белмәве өчен ихтирам иткәннәр аны. Үзе дә бүген дистәләгән ел элек булган вакыйгаларны яратып, сагынып сөйли. Һәрберсенең исем-фамилиясен хәтерли. Ә бүген ул — ялгыз... Танып-белгәннәр якын килми, колактан-колакка сүз генә йөртә: “Өенә кеше кертми икән... Хатын-кызга битараф... Ашарына да юк икән... Киеме дә...” Хәер, Гришаның яшьлеген дә онытмыйлар әле. Мәктәп тәмамлау белән сыйныфтан берүзе читкә — ил башкаласы Мәскәүгә юл тоткан ул. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының иң авыр һәм абруйлы саналучы механика-математика факультетына укырга кергән. Беркемнән дә ярдәм сорамаган! Курста иң көчле студент булган. Ә биш елдан — иң көчле аспирант! Кыскасы, саннар, формулалар илендә колач җәеп, ләззәт һәм тәм табып йөзгән Гриша. “Акылны тәртипкә китерүе өчен генә дә математиканы яратырга була” дигән бит Ломоносов. Нишләп соң безнең геройның акылы тәртиптә түгел? Нишләп ул әледән-әле психиатрия клиникалары пациенты була? Гришаның балачак дусты белән аның өенә таба атлаганда шул хакта уйланабыз. Кибеткә кереп, бераз ризык алдык.

Паровоз күрергә Бишбүләккә кил!

11 июня

Михайловка авылы осталары тимергә дә, агачка да “җан өрә” Бишбүләк районы элек-электән сәләтле кешеләре, кул эшләре осталары белән дан тота. Михайловка авылында туып-үскән әлеге чуваш егетләре дә, чын-чынлап, асылташлар арасында ялтыраган гәүһәргә тиң. Алар белән район сабантуенда таныштым. “Осталар шәһәрчеге” дигән мәйданда бу икәүнең күргәзмәсе янында халык мыжлап тора иде. Олысын да, кечесен дә үзләренә караткан, шаккатырган бу егетләр кем соң? Алар ничек шулай халыкны таң калдыра алган? Икесе бер авылда туып-үсеп, бүген шулай ук Бәләбәй районының Приютово поселогында яшәүче бу егетләр бер-берсенә көндәш түгел. 40 яшьләр тирәсендәге Олег Андреев тимергә һәм калайга “җан өрсә”, 56 яшьлек Вячеслав Николаев агачтан могҗиза тудыра. Олег Петрович һөнәре буенча тимерче — Приютоводагы газ кудыру станциясендә эшли. Тик аны гади тимерче дияргә тел бармый. Ул — чын мәгънәсендә рәссам һәм скульптор. Хәер, үз кулы белән паровоз эшләгән кеше бит ул! Дөрес, аның паровозы зур түгел – озынлыгы — 2,2, биеклеге 1,2 метр. Бар яклап – чып-чын паровоз! Двигателе бензинда да, газда да түгел, парда эшли, ягулык өчен — коры каен һәм имән утыны файдаланыла. Мондый оста куллы кешегә, гадәттә, заказларны бик бай кешеләр бирә. Тимердән коеп ясалган әйберләрнең модадан чыкканы юк. Соңгы елларда аларга ихтыяҗ тагы да арта төште. Матур капкалар, ишекләр, баскычлар. Кыскасы, җаның ни тели, шуны ясап бирә корыч кою остасы. Ул ясаган кылыч-калканнар да игътибарны җәлеп итә.

“Язмыш мине кыйнап чыныктырды...”

08 июня

Хәбиәхмәт абзыйның гомере буе яратып яшәгән хатыны Зөлфирәсен тома сукырайгач бала урынына тәрбияләве, аңа тугры калып, өч кызын үстереп, зур тормыш юлына чыгаруы турында үзе белән очрашканчы ук ишеткән идем. Ә үзе белән очрашып сөйләшкәч, аңа булган ихтирамым тагын да артты. Нуриман районының Зур Теңкәш авылында 1949 елның 23 мартында Хәҗәр белән Хаҗиәхмәт гаиләсендә туган малайга Хәбиәхмәт дип исем кушалар. Әтисе 1942 елда Бөек Ватан сугышына алынган һәм 1948 елда гына туган авылына әйләнеп кайткан. Кайткач, Хәҗәр исемле хатынга өйләнгән. Әллә артык дәртле, әллә яшьлек яшьлеген иткән, әтисе бер үк вакытта Мәрүә исемле хатын белән дә яшәгән. Хәҗәрнең бала табар вакыты җитүгә, Хаҗиәхмәт ага Мәрүәгә өйләнгән. Аларның да шушы чорда кызлары туган, тик аның гомере кыска булган. Хәбиәхмәткә унбер ай тулгач, Хәҗәр аны иренә китереп тапшырган да үзе Миньяр шәһәренә чыгып киткән. — Мин үги әнинең күкрәк сөтен имеп үскәнмен, — дип искә ала Хәбиәхмәт абзый. — Әтиләр ул вакытта Ишморат авылыннан ерак түгел “Аккош” дигән артельдә яшәгән. Анда хатын-кызлар кап суккан, ир-атлар ат өчен дуга, чана, тәгәрмәчләр эшләгән. Әйбәт кенә яшәп ятканда әтиемне 1953 елда төрмәгә утыртканнар. Без үги инәй белән аның туган авылы Турбаслыга күченеп кайттык. Монда да инәй кап сугарга урнашты, мин дә алты яшемнән кап сугарга өйрәндем. Атнасына ике-өч көн мәктәпкә дә җибәрә иде инәй. Анда патефон бар иде. Нәкъ шунда беренче тапкыр Фәридә Кудашева, Мәгафур Хисмәтуллин җырларын ишеттем, аларга кушылып җырлаштыра идем. 1952 елгы Зәлифә исемле сеңелкәш тә бар иде. Ул укырга бик әвәс иде, шуңа алты яшьтә укырга керде. Ә мине укырга барырга кыстаучы да, ярдәм итүче дә булмады. Уйнарга чыгып китеп онытылып соңрак кайтканда инәйнең нык итеп кыйнавы әле дә хәтеремдә. Шул чакта ук: “Нигә мине генә кыйный, ә Зәлифәне кыйнамый?” дип уйлый идем. Төрмәгә әти янына өчәүләп барып йөрдек. Бу вакытта энекәш туды, аңа Нуриәхмәт дип исем куштылар. Алты елдан соң әти төрмәдән чыкты, тик ул, йортка кайтмыйча, Макар районы ягыннан өченче хатынга йортка керде...

Тартмагыз!

07 июня

Илдә тәмәкедән ел саен якынча 400 мең кеше вафат булла Русиянең Дәүләт думасы 1 июньнән җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыючы закон кабул итте. Югыйсә, тәмәке тартучылардан тәмам гарык булган идек. Урамда төтәтәләр, тукталышларда тарталар, вокзалга кергән җирдә, бер төркем тәмәкечеләр явын үтәргә кирәк. Нәтиҗәдә, ишек аллары, подъезд төпләре, парклардагы сукмак буйлары хәзер тәмам төпчекләр белән тулды. Үз теләкләре белән агу суыручыларны мин гомергә аңламадым. Элек тормыш иптәшем тарта иде. Әти дә, ир туганнарым да тартмаган гаиләдә үскәнгәме, аның көненә бер кап тәмәке тартып бетерүе миңа бөтенләй кыргый күренеш сыман тоела иде. Иртән тора да, күзен-битен юганчы, тартырга чыгып китә. Ашап, урыныннан кузгалу белән, янә шул тәмәкесенә ябыша, кичен, йокларга ятар алдыннан бер төтәтеп керү — шулай ук канына сеңгән. Тәмәкенең зыяны турында сөйләдең ни, сөйләмәдең ни, ул аны колагына да элми иде. Инфаркттан егылгач, тартырга ярамаганлыгы турында табиблар кат-кат кисәткәч кенә, яман гадәте белән хушлашты. Анда да кайчак иртән, бәхет кошы тоткан сыман, “мин бүген төштә тарттым”, дип елмаеп уяна иде. Чир китә, гадәт китми, дип юкка әйтмиләр шул…

Кайгы-хәсрәт сорап килми икән...

06 июня

Язмыш юллары катлаулы, дибез, кечкенә каршылык туса да җебеп төшәргә торабыз. Көче бар чагында кеше киләчәген бик уйламый, тормыш куганда барысы да шулай дәвам итәр, картлык ерак әле ди. Урамда хәер сорашучы бомжларны күрсәк, мин мондый көнгә төшмәм, дип уйлыйбыз. Алдагысын беркем дә күрә дә, белә дә алмый икән ләбаса! Октябрьский шәһәренең Картлар һәм инвалидлар йортында булып кайтканнан соң, һәр көнеңә шөкрана кылып яшәргә кирәк икән, дигән уй баштан китмәде. “Өч балам да гүр иясе” Минзия апа Гилиздинова Әлшәй якларыннан. “Гаиләдә сигез бала ачлы-туклы үстек, — дип күз яшьләренә төелеп сөйли ул. — Нибары ике сыйныф ярым белем алдым. Әти-әни кеше баласы карарга җибәрә, казлар сакларга чыгара иде. Үсмер чорыма кергәч тә укырга насыйп булмады, 13 яшьтән колхозда эшләдем, 16да Калининград якларына эшкә алып киттеләр. Аннан бер ел дигәндә кайттым, Уфага кирпеч заводына урнаштым”.

Иманны яман белән бутама!

05 июня

Заманында исерек килеш пычрак кулларын каенанасына сузган бәндә мулла булырга хаклымы? Көтмәгәндә-уйламаганда, икәүләшеп дин юлына “баскан” бу ир белән хатынны күрсәм, ирексездән бер мәзәк хәтергә килә. ...Улы изрәп йоклап яткан бүлмәгә юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторы киемендә әтисе килеп керә һәм җан-фәрман тегене уята башлый: — Тор, улым, тор тизрәк — йоклап ятар чак түгел! — дип паровоз тавышлары чыгара. — Иртә бит әле, әти-и! — дип, иркәләнеп ятмакчы улы. — Нинди “иртә”, ди ул! Ә син беләсеңме, тегеләр бит инде ярты сәгать буена бушлай йөри! — Әти кеше сырлы таягы белән урамга күрсәтә. — Кемнәр — “тегеләр”? — Малай һаман аңлап җитәлми. — Ну, тегеләр — безнең исәпкә бушлай йөрергә яратучылар! — ди инспектор. Шунда гына “тегеләр” дигәненең шофер халкы булуы малайның башына барып җитә һәм ул башына полиция фуражкасы киеп, кулына сырлы таяк тотып, әтисе артыннан чыгып йөгерә. Менә шундый мәзәк. Мәзәк дисәң дә, шактый тирән мәгънә салынган аңа. Чөнки әлеге аталы-уллы полицейскийлар кебек, кайда да үз файдасын кайгыртучылар, кеше исәбенә рәхәт яшәргә омтылучылар очрап тора.

“Кызым — Ходай бүләге!”

04 июня

Нуриман районының Первомайский поселогында яшәүче Тамара Габдрахмановага 35 яшь. Яшь булуына карамастан, тормышның ачысын да, төчесен дә татып өлгергән ул. Гаиләдә сигез баланың иң өлкәне булганлыктан, аңа тормыш арбасына бик яшьли җигелергә туры килә. ...Әти-әнисе урман хуҗалыгын­да эшли. Александр Петрович — поселок аша йөрүче узкоколейкада кондуктор, әнисе Римма Александровна конторада икътисадчы булалар. Балалары кул арасына кереп, инде шатланып кына яши башлаганда Римма Александровна каты чирли башлый. Аңа дәваханәдә коточкыч диагноз куялар. Ничек кенә яшәргә тырышмасын, ирен һәм балаларын ятим калдырып, 2004 елда 49 яшендә ул вафат була. Бу хәлдән соң гаилә башлыгы үзенә урын табалмый. Бер ел дигәндә ул да якты дөнья белән хушлаша. Бу вакытта гаиләдәге сигез баладан өчесе үзаллы яши башлаган була. Тамара — ире Азат белән Первомайский авылында, Петр белән Марина шәһәрдә яшиләр. Төпчекләре Дима нибары җиде яшьтә кала.

Исерек кешегә әни дә кирәкми...

01 июня

Шул сәбәпле күпме әби-бабай газизләре өчен эчтән ут йотып, соңгы көннәрен картлар йортында үткәрә Гөлирә әби бүген куркыныч төш күрде. Менә аның яшь чагы, ул, — мөлаем хатын, басу уртасында басып тора. Талгын җил яулык астыннан чыккан чәчләрен тузгыта, ягымлы кояш нурлары алмадай битләреннән сыйпый. “Әни, әни!” — дип, сап-сары бөдрә чәчле кыз йөгереп килеп аякларыннан коча. Гөлирә аны күтәреп күккә чөя, алсу битләреннән үбә. Һәм ни күрсен: кинәт бу чибәр кызчыкның йөзе, буй-сыны үзгәрә башлый. Хатын куркуыннан аны җиргә ташлый, күзләрен йома. Күзләрен ачса, аяк астында елан боргалана... Авыл Советыннан килеп, картлар йортына урнаштырырга тәкъдим иткәч, баш тартмады. Тик монда да кызы тынычлык бирми аңа. Пенсия көне җиткәнне көтеп кенә тора. Гөлирә әби мондый төшләрне соңгы вакытта еш күрә башлады. Яхшыга да, яманга да юрамады ул аларны, чөнки юрыйсы юк — төшләр аның тормышын чагылдыра. ...Яшь чагында Гөлирә чибәрлеге, үткерлеге белән әлләни аерылып тормады. Үтә тыйнак, күп вакытын үзе генә үткәрергә яратучы кызга егетләр дә игътибар итеп бармады. Сыйныфташларының бер-бер артлы кияүгә чыгып, бәби алып кайтуларын сабыр гына күзәтте Гөлирә. Озакламый ул да бердән-берен очратыр, мәхәббәт дулкыннарында тибрәлер, дигән ышаныч белән яшәде. Тик утызы да тулып китте, утыз бише дә… Башына төрле уйлар керә башлады. “Ярый, әлегә әнием исән. Бер-беребезгә иптәш, терәк-таянычбыз. Ул да үлеп китсә, ялгыз башым нишләрмен, кемгә серләремне сөйләрмен, карт көнемдә кемгә сыенырмын? Ичмасам, балам да юк бит”, — дип өзгәләнде. Шундый күңелсез уйлар белән яшәгән вакытта, алар авылына төзүчеләр бригадасы килде. Төзүчеләрнең берсе Гөлирәгә күз атып йөри башлады. Алар арасында мәхәббәт уты кабынды. Очрашулар ешайды. Тик алар төзегән бинаның стеналары югарырак күтәрелгән саен, Гөлирәнең йөрәге ныграк әрнеде. “Ул барыбер монда калмаячак”, — дип кисәтте аны эчке тавыш. Һәм шулай булды да. Ир-егетләр туган якларына кайтып китте. Өзелеп яратам, озакламый кайтып алам, дип киткән сөйгән ярдан бер хәбәр дә килмәде.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»