Дөнья бу...

Ашыңа таракан салдыңмы?

29 июня

Ун-унбиш елдан без бөҗәкләрне ит урынына ашый башлаячакбыз, ди белгечләр

Белгечләр фаразлавынча, 2030 елга коңгызлардан — бәлеш, таракан белән саранчадан — рагу, камырга төреп пешерелгән бал кортлары, баллы чаяннар безнең гадәти ашка әвереләчәк. Ул гына түгел, галимнәр шушы рационга күчәргә үзләре тәкъдим итә, экзотик ашамлыклар рецептларын өйрәнә, яңаларын уйлап таба.

Белмәдем кадерләрен...

28 июня

Кыям абый үкенә дә соң, хатынын гына кире кайтарып булмый

Кыям абый үз йорты белән яши. Карчыгы исән чакта мичкә ягу, аш пешерү кебек эшләрне белмәде ул. Берәр җиргә барасы булса, хатыны җитәрлек ризык әзерләп китә иде. Гомумән, Мәмдүдәнең йортны ташлап озакка киткәнен дә хәтерләми Кыям. Шофер булып эшләгән ире тәүлекнең кайсы вакытында кайтса да, өй җылы, ашарга пешкән була иде.

“Әтиемнең җаны миңа күчкән”

27 июня

“Миңа дөньядагы иң кадерле “әти” сүзе белән дәшү насыйп булмады”, ди Гөлчирә апа Гатауллина

Аның әтисен, 39 яшьлек колхоз бригадиры Гайнулла Мусинны, Бөек Ватан сугышына озатканда Гөлчирә тумаган була. Гайнулланың, солдат капчыгын иңенә салып, өйдән атлап чыккан минутыннан башлап ике исәп ачыла — яугирнең сугышта һәлак булуына һәм аның сөекле хатыны карынында яткан сабыйның тууына санаулы айлар һәм көннәр калган була. Сугышның иң авыр чорын — башкалабыз Мәскәү янына кадәр чигенүләрне, утта януларны, үлем белән минут саен очрашуларны үз башыннан үткәргән, меңнәрчә окопташын югалтырга өлгергән Гайнулла Муса улы Мәскәү янындагы зур булмаган Уда елгасы буенда соңгы сулышын алганда Кыргыз-Миякәдә кызы дөньяга аваз сала.

Зөһрәң кая, Таһир?

26 июня

Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, Русиядә егерме миллион буйдак ир исәпләнә

Сабантуйда күптәнге танышым Таһирны очраттым. Себер якларына чыгып китеп, егерме елдан артык күрешмәгән балачак дустым белән озак кына сөйләшеп тордык. “Әйдәгез, ат чабышыннан соң иркенләп утырып алыйк”, — дип тәкъдим итте ул. Без дә ризалаштык, шуңа да, бәйге тәмамлангач, шашлыклар алып гаиләм белән тәгаенләнгән урынга юнәлдек. Мин Таһирның ялгыз басып торуын күреп, аптырап киттем.

Терсәкне тешләп булмый

25 июня

Хатын-кызның бәхете — ирдән, ир бәхете – хатыннан, дип кабатларга ярата халык. Гадәттә, бу әйтемне барлык авырлыкларны уртаклашып, озак еллар бер-берсенә тугрылык саклап яшәгән парлар әйтә. Ә менә ике сабый тәрбияләүче яшь кенә Вадимның бу сүзләрне еш кабатлавына хәзер инде беркем дә аптырамый шикелле.

Батырлыгы - ил йөрәгендә!

22 июня

Ә исеме “Хәтер китабы”на кайчан кертелер?

Ата-ана һәркемгә кадерле. Алар бакыйлыкка күчкәч моны тагын да ныграк аңлыйсың. Олыгая барган саен әти-әнине юксыну хисләре көчәя. Минем нәсел тамырларым Канлы Төркәй авылыннан. Әнием Зәкия Кинҗәбай кызы 96 яшендә 2007 елда вафат булды. Әтием Мөхәмәтгали Ситдыйк улын хәтерләмим, чөнки ул 1942 елда сугышка киткәндә миңа 4 кенә яшь була. Гвардия сержанты Ситдыйковның гомере Украинаның Житомир өлкәсе Вчерайше авылы өчен барган каты алышта өзелә. Әтиемнең истәлеге булып аның хәрби орден-медальләре һәм фронттан язган хатлары гына калды. Еллар үткән саен аларның да кадере арта. Солдат хатлары тарихыбызның бер өлеше булып тора, аларга дөнья мәшәкатьләре дә, киләчәккә якты өметләр дә сыйган.

Буынсыз ирләр итәк астында үсә

21 июня

Табиб ишеге ябылуга, бүлмәдән ачыргаланып кычкырган бала тавышы ишетелде: “ Ненавижу вас! Предатели!!!” Ике абыйсы, әнисе тынычландырырга тырыша, әмма кызчык аның саен ярсый гына бара, карлыккан тавышы белән һаман шул ук сүзләрне тәкрарлый. Шунда табиб аны үзе тынычландырырга кереште, әни кеше ике улы белән ишек төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Чарасызлыктан гаҗизләнгән бу хатынның хәле шулкадәр начар иде ки, ул табиб ишегенә укталып-укталып ала да, хәлсезләнеп, тагын эскәмиягә барып утыра. Күзләрендәге курку катыш хәсрәт күләгәсе җанны өшетә. Без аны тынычландырырга тырышып карыйбыз, сүз катабыз. Хатын авырлык белән генә булса да телгә килә...

Миллион сум отарга телисеңме?

20 июня

Халыкның башын бутаучы алдакчы фирмалар эшчәнлегенә дәүләт дәрәҗәсендә киртә куелырга тиеш

90нчы еллар буталышыннан соң Русиядә кеше алдап акча эшләүчеләргә киң мөмкинлекләр ачылды. Әллә каян экстрасенслар, кәрт ачучылар, алдан күрүчеләр үсеп чыкты. Миллионнар вәгъдә итүче бик күп “ООО”лар барлыкка килде, алардан халыкка хатлар килә башлады. Һәрбер хатка кагыйдә буларак, каталог салына, анда бик күп җиһазлар тәкъдим ителә. Җиһазларга заявка бирергә кирәк, түләүне алдан кертү шарт.

Үшән үгез михнәтләре

19 июня

Сугыш елларында Туймазы районының Исмаил авылындагы “Алга” колхозы хатын-кызлары үгез белән әрдәнә ташырга җибәрелгән. Аларның авыр урман эшеннән, аннан да авыррак булган үгез “этлекләре”ннән иза чигүләрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ир-атлар белән беррәттән урман кискән ул нәфис затлар өчен тискәре үгезләр иң зур сынауларның берсе булган. Мең бәлаләр белән эшне төгәлләп кайткач та, соңыннан күп еллар үткәч тә, берчә көлеп, берчә елап, күргән-кичергәннәрен сөйлиләр иде. Истә калганнардан берничә очракны бәян итәргә булдым.

Нух көймәсе түгел икән, нәрсә?

18 июня

Арарат тавындагы табылдык әлегәчә очына чыкмаслык сер булып кала

XX гасырның чишелмәгән серләренең берсе булып Арарат тавындагы Нух көймәсен хәтерләтүче табылдык исәпләнә. Биек тау башындагы агач кораб каркасы серен кешелек һаман чишә алмый. 1840 елда төрек экспедициясе Арарат тавында агач каркаска тап була. Якынрак килгәч, зур судноны күреп, аптырашта калалар. Аның озынлыгы — 150, киңлеге — 25, биеклеге 15 метр була.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»