Дөнья бу...

Тизлек корбаннары

18 июля

Руль артында утыручылар Нәсимә апаны гомерлек кайгыга салды

Тәрәзәдән тышка күз салдым. Урам тутырып агылган машиналар ашыга. Шулвакыт “Боларның барсы да каядыр соңга кала микәнни?” дип уйлап куйдым. Игътибар иткәнегез бармы, нинди генә автомобильгә утырма, руль артында утыручы һәрвакыт ашыга. Ашыгычлык бездәге шоферларның йөрү рәвешенә әйләнгән. Менә шул тизлек ничә кешенең гомерен өзде, гомерлеккә гарип калдырды...

Акча? Акча! Акча...

16 июля

Кайберәүләр өчен аның нинди юл белән табылуы бөтенләй мөһим түгел

Мошенникларның “кулы җитмәгән” өлкә юк. Соңгы чорда бу турыда күп искәртелсә дә, алар ятьмәсенә эләгүчеләр табылып тора. Яңарак кына үзем дә аларның корбаны булдым. Башкалар да, минем кебек, аферистларны баетмасын өчен, үземә бәйле ике очрак турында язып үтәм.

Виртуаль киңлектә туган мәхәббәт

13 июля

Зәлифә һәм Илгиз Интернет аша табышып, кавыша

Бу вакыйгага 3-4 еллап вакыт үтеп киткән. Бүген Илгизгә — 64 яшь, Зәлифә алтын юбилеен билгеләргә җыена. Пар сандугачлардай сайрашып яшәүче бу парга карап, сокланып туймаслык. Баксаң, Зәлифә белән Илгиз Интернет аша танышкан, аларның мәхәббәте, чын мәгънәсендә, виртуаль дөньяда туган.

Юрий Гагарин белән волейбол уйнаган

11 июля

Туймазыда яшәүче Самсоновлар гаиләсендә беренче космонавтның автографы кадерләп саклана

Бу гаиләгә сөйләшенгән көнне бара алмадым. Бөтенләй уйламаган вакытта кереп чыгарга туры килде. Көтеп торган диярсең, Александр Георгиевич миңа тоташ бер көнен диярлек багышлады. Татар гәзитеннән килүемне әйткәч, бик якын туганнарын очраткандай куандылар ирле-хатынлы Самсоновлар. Аларның фамилиясе төрки тамырдан булган Шәмсетдинов фамилиясе белән аваздаш кына түгел (тамыр sams), мәгънәдәш тә икән. “Кояш” дигәнне аңлата. Бу турыдагы фәнни мәкалә белән дә таныштырды алар.

Күзен югалтса да, тормышта адашмады

10 июля

Язмыш никадәр генә сынаса да, Фәрит сынмады, сыгылмады

...Фәрит әтисен белми. Ул туганда илдә канкойгыч сугыш бара иде. Ә әтисе сугышның беренче айларында ук фронтка юлланган. Шул китүеннән әйләнеп кайтмады. Бары 1946 елның көзендә генә аның хәбәрсез югалуын җиткерделәр. Фәрит — гаиләдә бишенче бала. Бик ябык, озын булып үсте ул. Үзе бик откыр, укырга сәләтле иде. Мәктәпкә төшкәнче үк укырга, язарга өйрәнде. Ни аяныч, дүртенче сыйныфта укыганда башына бик каты яра алды. Сентябрь азакларында саксызлык аркасында икетуган абыйсы аңа ау мылтыгыннан атты. Кан күп коелды, Фәриткә дүрт ай дәвамында Уфа дәваханәсендә ятып дәваланырга туры килде. Фәрит бер күзен югалтты. Терелеп кайткач та ул мәктәпкә йөри алмады. Өйдә генә укыды. Язын исә барлык имтиханнарны да “бишле”гә тапшырып, Мактау грамотасы алды. Укытучылар да таң калды үсмернең белеменә.

Күкрәк тутырып тын аласы иде...

08 июля

– Кызым, кил әле яныма. Сагындым үзеңне, – дип кулларын сузды оныгына әбекәй. Озын коридорның икенче башында койкада утыручы ак яулыклы нәнәсе янына хәле бетеп, йөгереп барды Гүзәл. Шундый рәхәт иде аңа нәнәсе кочагында! Бәләкәй чагындагы кебек кысып, яратып кочаклады ул аны. “Балам, алҗыгансың ахры, ят яныма”, – дигәч, нәнәсе янына терәлеп үк ятты кызыкай һәм шул чакта... уянып китте.

Кара сер

06 июля

Ул матур гына яшәгән ике гаилә тормышын челпәрәмә китерә

Рәис белән Финат күрше генә яшәделәр. Сигезенче сыйныфтан соң күрше райондагы училищеда ир-егет өчен кирәк һөнәрләрне үзләштерделәр, яшьләре җиткәч, армия хезмәтенә чакырылдылар. Совет армиясе сафларыннан кайткач Рәис колхоз идарәсенә бухгалтер булып эшкә килгән күрше авыл кызы Гөлдәргә өйләнде, фельдшер Сәвия Финатның икенче яртысы булды. Хуҗалык ике яшь гаиләгә дә йорт тергезергә ярдәм итте.

Гармунчы, рәссам, тегүче, киң күңелле якташ та!

04 июля

Изһар Нәбиуллин билгеләвенчә, ир кешегә җитмеш түгел, йөз җитмеш төрле һөнәр дә аз

Дин әһелләре чишмәләрне карап-тәрбияләп тоту зур савап, диләр. Изһар Мазһар улы исә бу эшне күңел кушуы буенча башкара. Илеш районының Аккүз авылындагы чишмә күз явын алып тора. Ул матур итеп коймалап алынган, биредә үк ял итәр өчен беседка урнаштырылган. “Изге чишмә” дигән язу, үзе үк бу урынның изге булуы, биредә чүпләргә, пычратырга ярамаганлыгы турында кисәтә.

Ахун ташларының сере нидә?

03 июля

Бөтендөнья мирасы дип танылган бу менгирлар туган ягыбыз тарихы белән бәйле

Соңгы унъеллык кешелек дөньясында ерак үткәннәр белән кызыксынучанлыкның арта баруы, дарвинизмның фундаменталь нигезләрен яңадан караулар һәм кешеләр расасына яңа караш ташлаучы археологик һәйкәлләр ачылуы белән билгеләнә. Шулар арасында Стоунхендж (Англия), Аркаим, Кырым ташлары, Тибет тауларындагы Кайлас пирамидасы һәм Башкортстанның Стоунхенджы — Ахун мегалитларын атап үтәргә мөмкин.

Сибай белән Учалы язмышы... “пионерлар” кулында

02 июля

Яшь галимә Альбина Мозафарова экологларны гына түгел, җитәкчелекне дә уйландырырлык ачыш ясаган

1881 елда Швейцариянең Чингель шәһәрендә коточкыч фаҗига була. Альп тауларыннан унбиш миллион кубик метр тау токымнары ишелә һәм бер мизгелдә дүрт авылны юк итә. Күп тә үтми, янә ун миллион кубик метр җир ишелә һәм ике минут эчендә 89,5 гектар мәйданны күмә, 572 кеше һәлак була. Мондый куркыныч таулы төбәкләргә, шул исәптән Башкортстанга да яный. Мәгълүм булуынча, Учалы тау баектыру комбинаты һәм Сибайдагы сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге нәтиҗәсендә тирән чокырлар барлыкка килгән. Карьерлар ишелмәсен өчен нинди чаралар күрелә? Башкортстан дәүләт аграр университеты фәнни-укыту үзәгенең биологик төрлелек лабораториясе җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты Альбина Мозафарова бу мәсьәләне ун елга якын өйрәнә. Ул фәнни тикшеренүләргә нигезләп, кайбер нәтиҗәләр ясаган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»