Дөнья бу...

Мәскәү күз яшьләренә ышанмый...

08 августа

Башкортстан кызы Маринаның язмышы билгеле фильм героинясыныкыннан да катлаулырак

Җәй башы... Табигатьнең гүзәл­леккә чорналган, үтә дә саф, ямьле чагы. Соңгы кыңгыраулар чыңлаган, мәктәп белән хушлашкан моңсу чак. Һәм шул ук вакытта очрашулар чоры да. Атна азагы җиттеме, авылда биш, ун, унбиш һәм тагын да күбрәк ел элек мәктәпне тәмам­лаганнар очраша.

Карават белән коляска арасында

07 августа

Миякә районының Өршәк авылында яшәүче 14 яшьлек Әдилә Карамуллинаның тормыш киңлеге шуның белән чикләнгән, әмма бер минутка да күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышкан бу кызның йөрәгенә бар дөнья сыя.

Настя ярдәм көтә

06 августа

Республиканың алты кешесе Төркиядә авариягә тарыды

Нефтекама шәһәренең “Виктория” үрнәкле эстрада-спорт бию төркеме республикада киң билгеле. Ул Башкортстанны Мәскәүдә генә түгел, чит илләрдә дә танытты. Парижда, ЮНЕСКОның штаб-квартирасында республика мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен презентацияләү барышында зал яшь биючеләрне аягүрә алкышлый, Франция гәзитләре “Виктория” төркеме турында язып чыга. “Виктория” биючеләре Бөтендөнья бию чемпионаты кысаларында үткән Русия Кубогында җиңү яулаганнан соң, безнең ил исеменнән Германиядә дә чыгыш ясый. Илле ике ил артистлары катнашкан бәйгедән яшь биючеләр “бронза” алып кайта. Виктор Мухин җитәкләгән бу ансамбльнең быел яулаган уңышларын санап үтү дә аларның нинди югарылыкта булуын ачык күрсәтә. Язын Уфада үткән Русия чемпионатында “Виктория”нең уртанчы төркеме беренче урын яулый. Казанда үткән “Весенние выкрутасы” Халыкара балалар һәм яшьләр фестивалендә — янә беренче урын. Кыскасы, әлеге төркем нинди генә бәйгедә катнашса да, чыгыш ясаса да, җиңү белән кайта, шуңа да “Виктория”нең уңышлары турында бик күп басмалар язды. Бүгенге язмабыз исә әлеге ансамбльнең солисты Анастасия Шәмиева турында.

Кеше сүзе кеше үтерә...

02 августа

Гайбәт алдында көчсезлек күрсәтү ике яшь йөрәкне гомерлеккә бәхетсез итә

...Алар беренче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы бергә укыдылар. 9 сыйныфта ныклап дуслашып киттеләр. Ә чыгарылыш кичәсендә ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабынды. Шушы татлы тойгы алар күңелен астын-өскә китерде. Өлфәт Галиягә багышлап, аның йөрәген дулкынландырырлык матур сүзләр табып, беренче шигырен язды. Аны зур открыткага язып, сөйгәненә бүләк итте. Галия үз чиратында бүләкне дә, Өлфәткә булган хисләрен дә гомер буе сакларга сүз бирде. Бер-берсенә булган саф мәхәббәтләрен вәгъдәләшү сүзләре белән ныгыттылар.

Балачактагы яралар һаман сыкрый әле

01 августа

Шаран районында яшәүче 90 яшьлек Шәмсинур Нургалиева колхозлашу чорын тетрәнеп искә төшерә

Нигә бу усал адәмнәр аларның яңа өйләренә хуҗа булды соң әле? Ни өчен әнисе сап-сары итеп ышкып юган идәнне пычрак итекләре белән таптап йөриләр? Ихаталарындагы иске йортларының тәрәзәсеннән качып кына күзәтеп торган җиде-сигез яшьлек Шәмсинурны бала акылы мәңге җавап таба алмаслык сораулар бораулый. Кичә генә алар гөрләп яшәп яткан зур матур агач йортта бүген килеп колхоз канцеляриясе урнашуын да, берсеннән-берсе яхшырак абзар-кураларында шул ук күмәк хуҗалык атлары күшәп торуын да аңлап бетми шул әле ул...

Әнкәй кайда? — Балыкта

30 июля

Менә инде унсигез ел Роза Назарованың кулыннан кармак төшми

Атна арасында кичләтеп кенә ирем белән авылга кайттык. Ишек келәсе аркылы салып куелган, димәк, әткәй белән әнкәй ерак китмәгән. Бакчада күренмәгәч, балыкталардыр дип, өйгә кердек. Аш бүлмәсендә борынга кыздырылган балык исе бәрелде. Чәй куеп җибәрдек. Чәй кайнаганчы бакчага чыгып керим дисәм, иңбашына өч кармагын салып, бер кулына балыклы сумкасын тотып, әнкәй кайтып керде. “Әткәгез ауларын карый”.

“Теге урыныгыз” кайда?

27 июля

Бәдрәфләр юклыгы республиканың барлык шәһәрләренә дә диярлек хас күренеш

Урамда яныма килеп сүз каткан апа кулга каләм алырга мәҗбүр итте. — Балам, сезнең “теге урыныгыз” кайдарак ул? Кызым да кысталды, үземнең дә түземлек бетеп бара, — дип пышылдап эндәште ул. Мин апаның нәрсә хакында сораштырганын тәүдә аңламадым. — Читтән килгән идек, кече йомыш белән кереп чыгар урын тапмадык, — дип ачыклык кертте ул, кыенсынып кына. Баксаң, ул миннән бәдрәф турында сорый икән.

Иң зур бүләк - кешеләрдән рәхмәт ишетү

25 июля

Флүрә ханым белән безнең очрашу Ходай Тәгаләнең “Бирим дигән колына — чыгарып куярмын юлына” дигән сүзләренә туры киләдер. Баланың кайнар суга пешеп, бик авыр хәлдә дәваханәдә яткан чагы иде. Реанимациядан палатага күчергәч, мине берничә көнгә тормыш иптәшем алыштырды. Тәмам арып, авыр кичерешләр белән автобуста Нефтекамага кайтып барам.

“Ходай газизләрегездән аермасын...”

23 июля

Авыр югалтулар кичергән Зөләйха апа Хәйбуллина һәркемгә шундый теләктә

...Каз бәбкәләре чирәмдә уйнап утырган нәни Зөләйха янына якын ук килеп, томшыклары белән кызның әле күлмәк итәген тарткалыйлар, әле кояшта елкылдап торган галошларына төртәләр. Якында гына ана каз тавыш бирүгә, сары йомгаклар яшел келәмгә сибелеп, әниләре янына йөгерешә. Сабый да нәкъ элекке кебек: “Әни-и-и-ем, күр әле үзләрен...” — дип ихатаны яңгыратып кычкырырга укталып куя. Тик инде газиз кешесенең бу дөньяда юклыгын аңлап, янә тынып кала...

Мич чыгарып, зур туй ясады

20 июля

Галия Ибәтуллина мәрхүм иренең булдыклылыгын һәм тәвәккәллеген зур хөрмәт белән искә ала

Дәүләкән шәһәрендә яшәүче 85 яшьлек Галия апа бергәләп 60 елдан артык тату гомер кичереп, шушы көннәрдә гүр иясе булган сөекле ире, Бөек Ватан сугышы инвалиды Усман Ибәтуллинны бары тик рәхмәт сүзләре белән искә ала. 1926 елның 1 гыйнварында Мәкәш авылында Казан татарлары гаиләсендә туган Усман Миңнеәхмәт улы Дәүләкәндә зур абруй яулый. Ул районның тынычлык һәм тугрылык символы да иде. Бөек Ватан сугышында ул дошманны кыйрату белән бергә, тыныч тормышта кирәкле бик күп һөнәрләр дә үзләштерә — фронттан кирпеч салу, мич чыгару остасы булып кайта. Сугыш ахырында ярымҗимерек шәһәр һәм авылларда мич чыгаручыга ихтыяҗ зур була. Усман шулай итеп, фронттан ата-бабадан калган һөнәрне тагын да камилләштереп, остарып кайта.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»