Дөнья бу...

Телеэкраннарда – нефтекамалылар

12 августа

Якташларыбыз үзәк телевидение төшергән шоуларда катнашты

Оҗмахның үзен күрдем

09 августа

Таиланд — тайлылар теленнән “тай” — ирекле, “ланд” — ил. Чынлап та ирекле, беркайчан да, беркем тарафыннан да колонизацияләнмәгән, бәйсезлеген саклап калган Көньяк-көнчыгыш Азиянең бердәнбер иле. Шаккатыргыч ил. Анда барган саен барасы гына килеп тора. Сәяхәттән алган тәэссорат­ларымны сезнең белән дә уртаклашасы килә.

Түзсә дә түзә икән адәм баласы!

07 августа

Ул, ишекне киң ачып, шактый җитез һәм ышанычлы атлап килеп керде дә: “Саумы, Фәрит туган!” — дип, бүлмәне яңгыратып исәнләште. “Капитан” дип язылган эмблемалы кәттә ак кепка, шулай ук соңгы модалы кызыл күлмәк, “Ватан сугышы” ордены, орден-медаль планкалары тагылган костюм кигән. “Камил абый?!” — дидем дә икеләнеп туктап калдым. Моннан 15-20 еллар элек йөрәкләрне әрнетерлек тарихи-публицистик язмалары белән гәзитебездә еш чыгыш ясаган Камил Миңнегалиевны ара-тирә хәтергә төшереп, исән микән, дип уйлап куйгалый идем. Минем исәп буенча, 90 еллар элек туган яугир бит инде. “Камил абзыеңа 89нчы яшь китте”, — диде ул, уйларымны күземнән укыгандай. Безнең даирәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары бармак белән генә санарлык калды, халык арасында бигүк күренеп тә бармыйлар. Камил абый — шуларның берсе. Ерак Көнчыгышта очучы булып озак еллар хезмәт иткән, арытаба гәзит һәм радио журналисты (шул исәптән, илленче еллар башында “Кызыл таң”да эшләгән), мәдәният һәм мәгариф хезмәткәре. Яхшы гаилә башлыгы. Ихлас, эчкерсез әңгәмәдәш. Ә бу кешенең бала чагында һәм яшьлегендә башыннан кичергәннәр!.. Шуларны белгәч, “Түзсә дә түзә икән адәм баласы!” димичә булдыра алмыйсың.

Ул Даманскийда сугышкан

06 августа

— “Ул сугыш тәмамланганга 69 ел, ничек инде син анда катнаша алдың? Әллә әтиеңнең кителен кидеңме?”, дип гаҗәпләнүчеләр күп, — ди Дүртөйле районы Әңгәсәк авылында гомер итүче Борис Смышляев. — Андый чакта бик төпченүчеләргә махсус таныклыгымны күрсәтергә туры килә.

“Беларусь”ны кабыздым да китеп бардым җиләккә

05 августа

— Кышын салават күпере калкамы?
— Юк.
— Ә яңа гына туган бәби тәпи китәме?
— Тагын юк.
— Бәлки көзен агачлар яфрак ярадыр?
— Һич булмас.
— Туксанны узган әби мотоблок белән җир сөреп, “Бе­ларусь”та җиләккә барамы?
— Алдашма, юкны сөйләмә!
Миңа да шулай җавап­ладылар. Үз күзем белән күргәч кенә моңа ышанырга мәҗбүр булдым.

Андрей Малахов белән Таиландта ялда

02 августа

Беренче каналның “Сөйләсеннәр әйдә!” тапшыруы һәм “Стархит” журналы “Андрей Малахов белән ялга!” дигән конкурс игълан итүе хакында ишетеп, телевизордан карап беләсездер. Әлеге конкурста катнашып, Малахов белән чит илгә барыр өчен нибары хат кына язып җибәрергә кирәк. “Ни өчен нәкъ Сез Андрей Малахов белән ялга барырга тиешсез?” дигән сорауга җавап язып, хатны Мәскәүгә генә юллыйсы. Сәлимә Нигъмәтованың кызы Гөлназ бәхетен сынап карарга була. “Исәнмесез, Андрей! Ялга минем әниемне дә үзегез белән алыгыз әле, зинһар. Аның авылдан беркая да чыкканы юк. Күптән түгел әтиебезне югалттык. Аның берүзенә хәзер бик авыр. Әниемнең бәхетле күзләрен күрергә хыялланам”, — дип язган ул. Алланың “Амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең. 35 мең конверт арасында бу хатка игътибар итәләр һәм Караидел районының Иске Акбүләк авылында яшәүче Сәлимә апа ярымфиналга эләгә. 30 кеше арасыннан бары тик яртысы сайлап алынганда ул финалга үтеп, Малахов белән Таиландка юл тота.

“Саламын яндырып, икмәген пешереп чыгара икән...”

31 июля

Һәрбер авылның үзенә күрә төрле-төрле мәзәгрәк кешеләре була. Айдагол авылында ул – Гөлнәфис әби!..

Йомшак агачны корт ашый

30 июля

Ерткыч ир-атка тарыган юаш хатын язмышы.

Шумахер... Дәүләкәндә яшәгән

29 июля

Башта колакка бигүк ятыш булмаган авыл исеменең ничек барлыкка килүен ачыклап үтик. Безнең якларда авыллар атаманы, башлыча, үзләре утырган елга, тау, урманнан алган. Ә менә Горчак топонимика белән бәйле түгел. Авыл үзенең гадәти булмаган исеме белән Русия тарихында киң билгеле кенәз Горчаковларга бурычлы.

“Бриллиантлар югалды!”

23 июля

Гадәттә такси хезмәтендә ир-егетләр эшли. Алар кайвакыт төнен дә руль артында. Еш кына аягөсте капкаларга, машинада гына йокларга туры килә. Бер белмәгән кешеләрне ерак араларга илтү өчен батыр йөрәкле булу да мөһим. Таксистларга һөҗүм итү очраклары да ишетелеп тора. Беренче карашка, хәвефле һәм авыр хезмәттә хатын-кызны күз алдына китерү мөмкин түгел. Мин дә шундый фикердә идем. Күптән түгел такси хезмәтеннән файдаланырга туры килде. Руль артында гүзәл затны күргәч, гаҗәпләндем. Төн уртасында “корыч ат”ын оста йөртә алырына бераз шикләнеп тә карадым. Лилия Ишмурзина бик оста водитель булып чыкты. Кагыйдә бозу түгел, юлда башкаларга кисәтү ясап барды. Мондый форсаттан файдаланып, таксистның язмышы белән кызыксындым.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»