Дөнья бу...

Күрәчәкләр аера да, кавыштыра да икән...

27 августа

Гөллия белән Наил Казахстанның Шахтинск шәһәрендә очрашып кавыша. Тик гаилә корып берничә ел үтүгә аларның юллары аерыла: Гөллия Шахтинскида кала, Наил туган ягына — Илеш районының Кадер авылына кайтып китә. Икесе дә кабаттан гаилә кора. Тик, озак та үтмәстән, икесенең дә гаиләсе таркала. Илдә үзгәртеп кору еллары башлана. Нәкъ шул чакта кызлары Зирина, тормыш авырлыгыннан зарланып, әтисенә хат юллый. Шушы хат Гөллия белән Наилне төгәл 13 елдан соң кабат кавыштыра. Бу үзенчәлекле мәхәббәт һәм гаилә тарихы “Кызыл таң” укучыларын да битараф калдырмас, дип уйлыйм.

Пенсиясе бәләкәй булса да, абруе зур

24 августа

Әлшәй районының Түбән Әврез авылында гомер кичерүче Флүрә һәм Рәүф Әхмәдуллинарны олысы да, кечесе дә олы ихтирам белән телгә ала

...Адашым белән танышу шактый кызыклы килеп чыкты. — Мин Әврездән Әхмәдуллин Рәүф булам. Туган, юл төшкәндә минем янга бер кереп чыгар идең, эчемне тырнаган сүзләрем күп. Рөхсәт итсәң, бәлки, мин үзем синең янга барырмын, ерак ара түгел, — дип тавышы бик яшь ишетелгән бу абзый кесә телефоныма шалтыратты.

Ну, шушы “интирнит”ны!..

22 августа

Килен белән каенана арасындагы мөнәсәбәтләр бозылуга заман техникасы да сәбәпче була икән

Каенана белән килен мөнәсәбәтләре элек-электән халык телендә. Дөрес, үзара килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп озак еллар бергә яшәүчеләр дә бар. Ләкин андыйлар барыбер сирәк. Сабыр булып, өйдәге чүпне урамга чыгармау сәләте һәркемгә дә бирелмәгән шул. Ә тормышта исә каенана белән килен арасын бозучы сәбәпләр чыгып кына тора...

Улың боламык булса, киленгә үпкәләмә!

21 августа

Болай килеп чыгар дип уйламаган иде Җәмилә. Дөнья гел ул дигәнчә генә барыр, кешеләр аның сүзенә генә карап торыр, уллары фәрештәдәй затларга өй­ләнер, ата-аналарын кулларында гына күтәреп йө­ртерләр дип өметләнде. Алай уйларлыгы, бу өметләренә ышанып яшәрлеге дә бар иде хатынның.

Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп...

20 августа

Ун елдан без хайваннар һәм башка җан ияләре телен дә аңлый башлаячакбыз, ди галимнәр

Америкада йорт хайваннары авазларын кеше теленә күчерүче җиһаз әзерлиләр. Бу шулай булачак: песи килеп аякка сырпаланачак һәм мияулаячак, ләкин сез: миңа тавык ите кирәкми, сыерныкын бир, дигән сүзләр ишетәчәксез. Кеше белән хайваннар аралашуында чын мәгънәсендә ачыш булачак шундый могҗизаны АКШның Төньяк Аризона университеты галимнәре биш-ун елдан соң ук эшләп чыгарырга вәгъдә итә. Алар кесә телефоны зурлыгындагы гаджет һәм йорт хайваннарының авазын кеше теленә әйләндерәчәк программа эшли башлаган.

Язмыш сыный, ә ул сыгылмый!

17 августа

Тәтешле районының Сәүкияз авылында яшәүче Җәмига әби Гыйльмикарамова 1919 елның 5 маенда якты дөньяга килгән. Чордашлары кебек, аңа да заманның барлык ачысын-төчесен татырга туры килгән. Әнисе белән колхоз малын көткән, беренче хезмәт хакына 38 килограмм борчак биргәннәр. Мәктәп тәмамлагач, авыл Советы рәисе зирәк кызга укырга барырга тәкъдим итә һәм Тәтешлегә җибәрә. Районның мәдәният бүлегендә Җә­мигага китапханәчегә укырга барырга юллама бирәләр. Ләкин канатланып кайткан кызның бу теләге тормышка ашмый, колхоз рәисе читкә китәргә рөхсәт итми. Күп тә үтми, балигъ булмаган Җәмиганы Свердловск өлкәсенә “торф чыгарырга” җибәрәләр. Районнан барлыгы унсигез кеше алты айга эшкә китәләр. Анда баргач, Җәмиганы Уралмаш заводы төзелешенә күчерәләр. Кайтыр вакыт җиткәндә, беркадәр акчалы булган кызлар өс-башларын юнәтмәкче булып Свердловск шәһәренә килә. Шунда Җәмигага бер хәрбинең күзе төшә. Чиләбе өлкәсеннән Гыйләҗетдин Зәйнет­динов ялга кайтып, Свердловскида яшәүче туганнарына кунакка килгән була. Гый­ләҗетдин Җәмиганы циркка чакыра, үз гомерендә андый тамаша күрмәгән кыз риза була. Яшьләр икәүләп егетнең туганнарына килә, анда табын әзерлән­гән, мулла чакырылган була, никах укыталар һәм икесен генә калдырып өсләреннән бикләп чыгып китәләр. Җәмиганың авылда яратып йөргән егете кала. Бу кичтән соң егетнең туган ягына кайтып, законлы никахка керәләр. Хәрби кешенең кыска гына ялы бик тиз тәмамлана. Яшьләр башта Чиләбедә яши, аннары Чибәркүлгә күченә. Күп тә үтми Гыйләҗетдинне Монголиягә җибәрәләр, Җәмига ят җирдә япа-ялгыз кала, җитмәсә юньләп урысча да белми. Ул елларда хәрбиләр гаиләлә­ренә паёк бирә торган булалар. Җәмигага тары ярмасы ошый, тик аны урысча сорап ала белми. Чиратта халык беткәч, бар кыюлыгын җыеп, “желтый крупа” дип әйтеп сала. “Аннан киткәнче “желтый крупа” дип шаярттылар”, — дип хәтерли ул чакларны Җәмига әби.

“Улымны ике тапкыр җирләдем”...

15 августа

Изге Рамазан аеның соңгы көннәре иде. Мәчеткә хәер салырга килдем. Көн инде кичкә авышкангамы, кеше аз. Минем алдан гына өлкән яшьтәге бер апа тартмага хәер салды да мулла каршына килеп утырды. Мулла матур тавыш белән дога укый башлады. Мин дә тыныч кына бу апа янына килеп утырдым да, башымны түбәнрәк иеп, мулланы тыңлый башладым. Күрәм, хатынның күз яшьләре кулларына тама. Мулла, укып бетергәч, кемнәргә багышларга икәнлеген сорады. “Улларыма”, диде ул, һәм ике исем әйтте...

Ир башын... хатын ашый

14 августа

Картлык көнендә булса да Анатолийга бәхет елмаермы?

Кайберәүләр таныш булмаган кешегә дә эчен бушатырга, күңелен ачып салырга тартынмый. Күптән түгел авылыбызның шәфкать туташы: “Уколга килгән һәр кеше миңа иң яшерен серләрен ача. Әллә күңелләре бушана, әллә дәвалау хуш килә — авырулар терелеп кайтып китә”, дип сөйләде.

Мәхәббәт көткәнне явызлык өткән

13 августа

Билгесез кешеләр белән сөйләшмәгез, белмәгән кеше машинасына утырмагыз — бу хакта безне бәләкәй чактан алып гомер буе кисәтәләр. Шулай булуга карамастан, танышабыз да, сөйләшәбез дә, утырабыз да. Күптән түгел Нефтекама шәһәрендә булган фаҗига да шуңа дәлил. Анда 21 яшьлек кыз төн уртасында чит кеше белән танышкан һәм аның машинасына утырып киткән...

Каеннар елый, тупыллар сыкрый...

10 августа

Яшь галим Заһир Рәхмәтуллин кыр ышыклау полосаларының кешелек киләчәге өчен әһәмияте зур булуын ачыклаган

Мәгълүм булуынча, Советлар Союзы капиталистик илләр белән кораллануда гына түгел, башка юнәлешләрдә дә узышкан. Авыл хуҗалыгын яңа чәчүлек җирләре үзләштереп үстерү генә дә ни тора! 1954-60 елларда Казахстан, Идел-Урал буе, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә 43 миллион гектар чирәм күтәрү максат итеп куелган. Баштагы мәлдә мондый алым югары нәтиҗә бирә. Алты елда Казахстанда гына да 597,5 миллион тонна бодай игелә. Кызганычка каршы, арытаба җир уңдырышлылыгы кинәт кими башлый. Кола яландагы басуларга җилләр, яңгырлар зур зыян сала. Мәсьәлә басу читләренә агачлар утыртып хәл ителә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»