Дөнья бу...

“Бар байлыгым — Тимәштән”

14 сентября

Башкортстанның атказанган механизаторы, Миякә районының Яңа Ишле авылы пенсионеры Сәгадәт Хәйруллин шулай, ди Узган гасырның 70-80нче елларында Сәгадәт Хәйруллинның фоторәсеме район гәзите битләреннән төшми – ул республика күләмендә татлы тамыр үстерү остасы буларак таныла. Аңа атказанаган механизатор исеме бирелү дә шуның белән бәйле. — “Октябрьнең 60 еллыгы исемендәге” колхозыбызны ул чорда данлыклы рәис, берничә орден кавалеры, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Барый абый Сәйранов җитәкләде. Рәхмәт аңа – халыкны эшләтте дә, ашатты да. Заманында аның акыллы киңәшен тыңламавым өчен үземне шелтәләп куйган чакларым да бар. Берничә тапкыр “Жигули” алырга тәкъдим ясады Барый абый: “Алдынгы механизаторга дип колхозыбызга җиңел машина бүленде: акчаң бар, җитмәсә — өстәрбез, шул машинаны барып ал, ул — синеке!” дип, күпме тапкыр мине кодалады. Тик мин — тискәре, авызга кергәнне чәйнәп йотарга ирендем. Янәсе, “Беларусь” руле артында да арып бетәм, миңа ул машина нигә кирәк. Биргәндә алмадым, аннары соң булды. Акчалар да күз алдында янды. Берничә машиналык акчабызга хатынымның әтисеннән калган “Муравей” мотороллеры сатып алдым. Бар байлыгым — бабайдан инде минем, Тимәштән! — дип, сөекле хатынына һәм аерылгысыз дусты-мотороллерына ымлап елмая Сәгадәт абый.

Сабырлыклар төбе бәхет икән

12 сентября

Стәрлетамак районының Бүреказган авылына юлым төшкәч, бер күркәм гаилә турында язасым килүне белдердем. Авыл җитәкчеләре мәктәп директоры Азат Богданов гаиләсе турында язарга тәкъдим итте. Сөенеп киттем, чөнки Азат Вәлиҗан улын гәзитебезне актив пропагандалаучы, тырыш, тыйнак кеше, укытучыларга булган мөгамәләсеннән бик кешелекле җитәкче дип беләм. Өч дистә елга якын гомерен мәктәпкә багышлаган ул. — Хатыныгыз кайда эшли? — дип сорадым юл уңаеннан. — Ул һөнәре буенча укытучы иде, хәзер инде егерме еллап инвалидлыкта,— дигән җавапны ишеткәч, уңайсызла­нып киттем. Азат Вәлиҗан улы машинасын тәрәзә аллары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән гаҗәеп тә матур йорт алдында туктатты. Ишек алдындагы пөхтәлеккә сокланмаслык түгел иде. Безне матур итеп җиһаз­ландырылган, ялт итеп җыешты­рылган, зәвык белән бизәлгән өйдә Азат әфәнденең өлкән яшьтәге әнисе Минсәрә апа кар­шы алды. Ул арада җә­мәгате Дания үзе дә күренде. Күзләре көлеп, йөзләрендә кояш нуры балкып тора аның. Йөзеннән балалык чалымнары да кит­мәгән, җыйнак гәүдәле, гаҗәеп киң күңелле ханым үзгә бер нур чәчеп тора кебек. Залда ихлас сөйләшеп утырдык. Баштан кичергәннәрне искә төшергәндә күзләрендә ялтырап киткән яшьләрендә ачыну да, рәхмәт һәм шатлык хисләре дә бар иде.

Курай җанлы Карпат егете

11 сентября

Украинаның Ивано-Франковск өлкәсендә туып-үскән Роман Рогив гомерлек бәхетен дә, бизнесын да Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә таба Бер күрүдән гашыйк булу бар, диләр. Һәрхәлдә, Роман белән Айгөлнең мәхәббәтен бары тик шулай атап була. 22 яшьлек талантлы музыкант Роман Рогивның карашы Айгөлне тамаша залында утыручы йөзләгән хатын-кыз арасыннан эзләп таба. — Көнчыгышта туып-үскән тыйнак һәм сылу мөселман кызларына үсмер чактан гашыйкмын. Шундый кызларның берсенә үлеп гашыйк буласымны һәм аны гомерлек яр итәсемне белә идем! — ди бүген танылган скрипкачы һәм курайчы, “Экспромт” инструменталь ансамбле җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роман Рогив. Үзенең мәхәббәтен Роман Ырынбур өлкәсенең Бозаулык шәһәрендә очрата. Монда ул Ивано-Франковск өлкә филармониясеннән концерт куярга килгән була. Залда утырган көнчыгыш сылуына бер күрүдә гашыйк булган Роман концерт тәмамланганын көтеп алалмый. “Кияүдә булмаса гына ярар иде!”, “Концерттан соң күздән югалтмасам иде!” — дип борчыла. Кызның кайсы ишеккә юнәлгәнен чамалап, ул аны фойеда көтеп ала һәм диңгездәй тирән, карлыгандай кара күзләренә туп-туры карап: “Чибәр кыз, сезнең белән танышырга мөмкинме?” — дип эндәшә. Тегесе артист дигәндә егылып китүчеләрдән түгел икән, авыз чите белән генә мыскыллы елмаеп: — Сез һәр концерттан соң шулай чибәр кызларны аулыйсызмы? — ди.

“Шофирка Сәмига”

10 сентября

Һәр төбәкне данлаган шәхесләр бар. Үзләре бер дәвергә тиң гомер яшәгән күренекле абый-апалар — килер буыннарга горурлык үрнәге. Бүгенге героем унике ел элек фани дөньяны калдырса да, аның турындагы якты истәлекләр якыннары, якташлары күңелендә яши. 1919 елда Балтач районының Иске Тимкә авылында туган Сәмигага язмыш авыр сынаулар әзерләгән. Биш яшендә әти-әнисез калып, ятимлек ачысын татып, күршеләре тәрбиясендә үсеп буй җиткерә. Кыз, Бөре шәһәрендә укып, өченче класслы шофер таныклыгы ала һәм Карыш МТСында хезмәт юлын башлый. Хезмәт кенәгәсендәге тәүге юлга “Карышевск. МТС. Шофирка” дигән язма теркәлгән. Чаялыкта, чибәрлектә тиңнәре аз булган комсомолка Сәмигага егетләр дә игътибар итми калмый, билгеле. Комъязы авылыннан механизатор булып эшләүче Масһар исемле егет аның күңелен яулый һәм 1940нчы елда яшьләр язмышларын бәйләргә карар итә. “Кызыл туй” ясап килен төшерәләр. Туй матур үтә, тик Сәмиганың гына никтер кәефе төшенке, йөрәге чәнчеп-чәнчеп куя, күңеле урынында түгел. Һәм менә, авыл урамыннан үткәндә кияү белән кәләш утырган тарантасның күчәре сына... “Их, болай булгач, яшәп булмас инде...” дигән уй кәләшнең башыннан йөгереп үтә. Әллә тәкъдире шул, әллә юраганы юш килә — туй үтеп озак та яшәмиләр, ияләшә алмыйм, дип Сәмига Иске Балтач авылына күченә. Яраткан эшенә бирелә. Водитель була, тракторда да эшли. Гомере руль артында үтә аның. Карыш МТСыннан соң “8 Март” колхозында шофер булып эшли. Фрунзе исемендәге колхозда, Балтач МТСында эшләгәннән соң ВКП(б) район комитетына шофер итеп алынган елның җәендә сугыш башлана. Ир-атлар фронтка алына, төп көч булып авылларда хатын-кыз, бала-чага, өлкән яшьтәгеләр кала.

Юл — ул үзе бер тормыш...

05 сентября

Аның шатлыклы мизгелләре дә, газаплары да бихисап Зур шәһәрләрдә яшәүчеләр гомеренең ярты елын светофорда яшел ут януын көтеп үткәрә икән. Ә эшкә бару-кайтуга күпме вакыт сарыф ителә? Көненә бер сәгать дип кенә алганда да, гомернең 4 проценты юлда үтә булып чыга. 50 еллык хезмәт дәверендә ул 3 елга тула. Мегаполиста исә бер якка бару өчен генә дә кимендә ике сәгать сарыф ителә. Уйлана калсаң, ярты гомерне юлда үткәрәбез. Мин озак еллар авылдан шәһәргә йөреп эшләдем. Җәмәгать транспорты белән хәл катлаулы чорлар да булды. Тукталышта берәр сәгать автобус көтә идек. Аннары инде консерва банкасындагы балык кебек барасың, шунысы бар: туңган булсаң, бик тиз җылынасың. Кече шәһәрләрдә, аеруча кышларын, автобуслар йөрүдән иртә туктый да, җәяүгә каласың. Ә бу — 1,5-2 сәгать. Хосусый пассажир транспорты йөри башлагач, кешеләр җиңел сулап куйган иде дә, ул зур шәһәрләрдә тыгыннар мәсьәләсен китереп чыгарды. Җәмәгать транспортында төрле кызык, сәер, кызганыч хәлләр әледән-әле булып тора. Шуларның кайберләре хәтергә уелып калган.

Кеше акылы бар иде аңарда...

04 сентября

Тормышта һәркай­сы­быз­ның ниндидер бер яраткан җан иясе бар. Мин үзем песи, этләрне бәлә­кәйдән яратмадым. Яратырлык сыйфатларын бәлки күрә белмәгәнмендер. 1999 елда әткәй бер көчек алып кайткан, аңа “Шарик” дигән кушамат таккан. Менә шушы Шарик барыбызның да, шул исәптән минем дә, этләргә карата булган кире фикеремнән кайтырга мәҗбүр итте. Шарик кечкенәдән безнең әйткән һәр сүзне, ымны аңлавы, тәртипле булуы белән үзен яраттырды. Бәләкәйдән бәйдә тормады ул. Өй турыннан үткән-сүткән кешеләрне һау-һаулап бераз озатып куйды. Ялга кайткан чагыбызда тыкрык чатына чыгып көтеп торды. Безне күрү белән ничек сөенүен күрсәгез! Без дә Шарикны нык яраттык. Балалар аңа солдат фуражкалары, күзлек, тельняшка, кофталар кидереп, бергәләп фотога төште. Шундый чакларда койрыгын болгап, тик кенә утырды. Ул чорда барыбызда да җиңел машина юк иде әле. Авыл башына кадәр койрыгын болгый-болгый янәшә атлап барып, безнең белән бергә машина көтте.

Өч көндә – Малевич, бер атнада – Ван Гог!

03 сентября

Баш миенең уң як ярымшарын эшкә җиккән очракта һәркем чын сәнгать әсәре тудыра ала Кешенең баш мие элек-электән бик күп галимнәрнең тикшерү объекты булып тора. Баксаң, без соры күзәнәкләрне тулы көченә файдаланмыйбыз икән. Фәнни ачышлар да шул хакта сөйли. АКШ галиме Бетти Эдвардсның “Раскрой в себе художника” китабы байтак телләргә тәрҗемә ителеп, бестселлерга әверелгән. Әлеге хезмәт сәнгать дөньясында революция ясады дияргә дә мөмкин. Фән докторы һәркемнең күз явын алырдай рәсем төшерә алуын исбат иткән. Бу максатка иҗади фикерләү өчен җавап бирүче баш миенең уң як ярымшарын эшкә җигеп ирешеп булуын дәлилләгән. Бетти Эдвардсның замандашы һәм фикердәше Роджер Уолкотт Сперри баш мие эшчәнлеген өйрәнеп, 1981 елда Нобель премиясенә лаек булган. Сперри хайваннарда тәҗрибәләр үткәреп, баш миенең һәр ярымшары үзаллы эшләвен ачыклаган. Бер ярымшар үзләштергән мәгълүмат икенче ярымшарда чагылмаска да мөмкин икән. Чыннан да, һәркем сәнгать әсәре тудырырга сәләтлеме? Моның өчен ничек баш миенең уң як ярымшарын эшкә җигәргә? Шушы сораулар белән Бетти Эдвардсның хезмәтен гамәлдә оста кулланучы, теләге булган һәркемгә рәсем сәнгатен төшендерүче Гүзәл Солтановага мөрәҗәгать иттек.

Бишләтә бәхетле Гөлнур

31 августа

Сөекле хатынын, берсеннән-берсе бәләкәй ике кызын калдырып сугышка киткән Бакир Габитовка яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. “Минем гөлләрем!” — дип ярата торган була ул эштән кайтып керүенә үк кочагына ташланучы кызларын. Әтисен озатканда өч яше дә тулмаган Гөлнурның хәтерендә шул гына сакланган. Алты яше белән барган Миңнегөл апасы, билгеле, әтисен яхшырак хәтерли. Шуңа да Гөлнур әтисен юксынган чакларында апасын бер үк үтенеч белән бимазалый: “Әти турында сөйләле, апа!” — дип ялвара. Бәхеткә, алар кияүгә дә бер авылга чыга, кайгысын да, шатлыгын да бергә кичерә. — Әле дә апам бар, ул янәшәмдә, чак кына боексам да аңа йөгерәм, аны чакырам, сөйләшеп сүзләребез бетми! — ди инде күптән үзе биш кызчыгын — биш кошчыгын читләргә очырган Гөлнур апа. Каһәрле сугыш аркасында бу дөньяда икәүдән-икәү торып калгангадырмы, Миңнегөл апасы Гөлнурга тормыш юлында иң якты маяк та, иң ныклы терәк тә була. Ул хәтта кияүгә дә апасы язмышына ияреп дигәндәй чыга. Җизни буласы Әнвәрбәк атлы кеше Миякәтамактан Мәндәнгә кәләш алырга килгәндә кучер итеп Әдунис исемле бик чибәр һәм чая егетне сайлый. Һәм, билгеле, Миякәтамакның иң шәп егете белән Мәндәннең иң чибәр кызының туйлары барган дүрт көн эчендә алар арасында да иң якты мәхәббәт уты, иң саф хисләр кабынырга өлгерә.

Күргән дә капланган

29 августа

Җәйге ялыбыз вакытында бик кызык пар белән танышкан идек. Башларында мөгез үсмәгән үсүен, бары тик хатыны иреннән унөч яшькә өлкәнрәк. Ун яшьлек уллары да бар. Кызыгы исә кырыкны узган хатынның... бала булып күренергә тырышуында. Кызганычы – ул иренең саруын соңгы чиккә җиткереп кайната иде...

Кәлимулла картәти кабере

28 августа

Берничә дистә елга сузылган эзләнүләрдән соң оныклары аны Псков өлкәсеннән эзләп таба

Бөек Ватан сугышында 70 ел элек хәбәрсез югалган кызылармияче Кәлимулла Моратовның җирләнгән урынын оныклары Псков өлкәсендә эзләп таба.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»