Дөнья бу...

“Черт”ны шайтан котырткан

02 октября

Аның вәсвәсәсенә әллә хатыны бирелгәнме?

Унбер ел журналист булып эшләп, акча түләп интервью алганым юк иде әле. Бер авылга эш буенча баргач, авыл хакимияте янында торганда, авызыннан перегар исе аңкып торучы илле яшьләр чамасындагы бер ир килеп: “Таныш булыйк, авылның Чёрты булам!” — дип, күрешергә кулларын сузды. Шунда мин аның ике кулындагы бармакларының да төбеннән үк киселгәнлеген абайлап алдым һәм: “Нишләттегез боларны?” — дип сорамыйча булдыра алмадым. “Бушның атасы үлгән”, дигәнне ишеткәнең бармы? Булса, бер чәкүшкәлек акча бир, барысын да түкми-чәчми сөйләрмен”, — диде абзый, күзен дә йоммыйча.

Өйлә намазы үлемнән коткарды

01 октября

Моннан ике ел элек авылдагы коены яңарттык. “Әзер коены яңартуның нәрсәсе бар инде?”— диярсез. Бик куркыныч эш икән ул. Иске коеның черегән бурасын сүтеп алып, аны яңадан сипләү бик хәвефле икәнен ишеткән бар иде. Хәтта яңа кое казу ансатрак та, диләр. Алай дисәң, күрше авылда яңа урында ун метр тирәнлектәге коены казыганда, кырыйдан җир убылып, ике егет балчык астында калды. Берсенең аягы сынган, икенчесен көчкә коткардылар.

Мин янә “самосуд” ясаудан куркам...

28 сентября

Ун ел төрмәдә утырып кайткан Рифкать ярдәм көтә Русиядә ел саен 300 меңгә якын кеше төрмәдән чыга. Күпчелеге хезмәт яшендәгеләр, шуңа да алар ничек тә законнарны төгәл үтәүче башка гражданнар арасында үз урынын табарга тиеш. Әмма бу юлда элекке “зек”ларны кием юклыктан алып торак һәм эш проблемаларына кадәр бик күп бәла сагалап тора. Холык төзәтү учреждениеләрендә тотылучыларның 60 процентының һөнәри, ә күпчелегенең хәтта урта белеме дә юк. Тоткыннарның 36 проценты бәйләнешләрен югалткан, аңа хат язучы да, көтүче дә, арытаба яшәргә дәртләндерүче дә юк. Ә сыендыручысы, аңлаучысы, ярдәм кулы сузучы юк икән, аларның яртысыннан күбрәге янә җинаятькә бара. Бүген төрмәдә утыручы 732 мең кешенең 47 проценты, димәк, яртысы диярлек — рецидивистлар, ягъни бер тапкыр утырып чыгып, янә закон бозган кешеләр. Мин күреп сөйләшкән 47 яшьлек ир дә, кызганычка каршы, соңгылары сафын тулыландырыр кебек. Рифкать 3 сентябрьдә генә төрмәдән чыккан, аның бүген бик авырлык белән гадәти тормышка кайтып килеше... Гафури районының бәләкәй генә ямьле авылында туып-үскән ул, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Стәрлетамакта машинистка, тракторчыга укып чыккан. Авыл хуҗалыгы институтына керергә юллама бирсәләр дә, бармаган. Армиядә махсус гаскәрләрдә хезмәт иткән. Кайткач комсомол юлламасы белән Северодвинск шәһәренә киткән, Себердә дә эшләгән, Межгорьеда да хезмәт салган. Тәтешле районы кызы белән гаилә корган, улы туган.

Исемендә — җисеме

26 сентября

Гайнелгыйлем Хәйруллин Килем мәктәбендә зур гыйлемле укытучы буларак дан казана Августта 85 яшен тутырган Гайнелгыйлем Нурулла улы — Килем авылында гына түгел, Бүздәк районында да киң билгеле шәхесләрнең берсе. Педагогика ветераны 42 ел гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган, шуның 25 елында өзлексез рәвештә мәктәп директоры вазыйфасын башкара. Төбәкнең легендар укытучысына карата халык һәм укучыларының ихтирамы аның юбилее хөрмәтенә үткәрелгән чараларда бигрәк тә ачык чагылыш тапты. Бу җәһәттән шунысы игьтибарга лаек: юбилейга багышланган тантаналы кичә укытучы күп тапкырлар дәрес биргән мәктәпнең элекке бинасында – хәзер Русия әһәмиятендәге тарихи-архитектура һәйкәле саналучы Тәфкилев­ларның Килем сараенда үтә... Фидакарь хезмәте, һөнәренә мөкиббән бирел-гәнлеге белән олы абруй казанган, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы исеменә лаек булган бу кешенең тормыш юлы тәү карашка гына шома һәм сикәлтәләрсез кебек. Ул хәзерге вакытта Гафури авыл биләмәсенә караучы Яңа Килем авылында туып-үсә. Халык телендә “Атнагол” дип тә йөртелүче бу авылның нигезен исә унтугызынчы гасыр уртасында әлеге төбәккә күченеп килгән Килем крестьяннары сала. Соңрак бу җирләргә Шаран төбәгенең Каръяуды авылыннан дә бер төркем килеп урнаша. Дөнья бит бу, тормыш агышларына да кискен борылышлар хас. Җитәр бер вакыт, нәсел тамырлары әлеге ике авылдан баш алган Гайнелгыйлем белән Ләлә, кавышып тормыш коргач, Килемгә кайтып, мәгариф дөньясында балкырлар...

“Пешекче бул, ач йөрмәссең!”

25 сентября

Картәтисе киңәше Хәмид Сабирджонов язмышында хәлиткеч роль уйный Сер түгел, аш-суны, гадәт­тә, асыл затлар әзерли. Кәр­тә­ни­ләр, әниләр, хәләл җе­фет­­лә­ребез безне телеңне йо­тар­лык ризыклар белән сыйлый. Кеч­кенә кызлар да комга су, балчык кушып “аш” пешерә. Малайлар исә уенчык машиналарында ком ташый, “йорт төзи”, солдатлар сугыштыра. Кыскасы, аш-су бары тик асыл затлар стихиясе сыман. Шул ук вакытта, ни өчендер рестораннарда баш пешекчеләр асыл затлар түгел, ә ир-атлар. Дөньядагы иң оста пешекчеләр дә – ир-атлар. Уфаның иң затлы ресто­раннарының берсендә Бүздәк районының Каран авылы егете эшләве турында ишетү дә минем өчен зур яңалык булды. Вакытны озакка сузмый, аның янына ашыктым. — Ресторанга ничек ур­наш­тың? — Балачакта “Син үскәч ресторанда эшләячәксең!” дисәләр, ышанмас идем. Бу эшкә, бу вазыйфага урау юллар, күп сынаулар аша килдем. Мәктәп тәмамлагач, һөнәр сайларга кирәк иде. Үземне тимер юл тармагында һәм пешекче итеп күрдем. Киңәшне өлкәннәрдән сорыйлар. Картәтием: “Оныгым! Пешекче бул! Беркайчан да ач йөрмәс­сең!” — диде. Аны тыңлап, Туймазы районы Собханкул һөнәрчелек училищесында пешекче һөнәрен үзләш­тер­дем. Арытаба Октябрьский шәһә­ре­нең 22 санлы һөнәри лицеенда белемемне камилләштердем. Белем туплау гына җитми, тәҗрибә дә кирәк. Шушы максат белән Бүздәк авылы ашханәсенә камыр ризыклары бүле­генә эшкә урнаштым. Бер ел дәва­мында бүздәк­леләрне өчпочмаклар, вак бәлешләр белән сыйладым. Ашханәдә үз көчемдә ышаныч тоя башлагач, Уфага килдем. Миллионнан артык халык яшәүче мегаполиста минем ише пешекчеләр буа буарлык булганын белсәм дә, төшенкелеккә бирелмә­дем. Кафе, ашханәләр ишек­ләрен шакыдым. Йөри торгач, бер кафега эшкә алдылар. Пешекче булып бер ел эшләгәч, өйгә кайтып барганда белдерүгә юлыктым. “Ресторанга пешекче кирәк”. Эшкә алдылар. Һәм ел ярымнан соң баш пешекче итеп тәгаен­ләделәр. Бүген минем кул астында унике кеше эшли. Клиентлар өстәленә китерелгән һәр ризык өчен җавап бирәм.

Учак утын сүндермәүче Ләлә

24 сентября

Ләлә Гыйззәтуллина-Рәфыйкованың нинди генә мәкаләсен, әсәрен алып укысаң да, алар күңелне баета, бу гүзәл дөньяның серләрен ачып бирергә булыша. 2009 елда аның “Учак уты” дип аталган биографик китабы дөнья күрде. Ләлә Гыйззәтуллинаның бу китабы гаиләсенә һәм балаларына багышланган. “Авылда яшәү мине эштән курыкмаска, табигатьне, туган якны сөяргә өйрәтте. Миңа гомер бүләк иткән әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен. Әни миңа иң авыр чакларда гел ярдәмгә килде, “сабыр төбе — сары алтын” икәнен белеп яшәргә өйрәтте. Аның “Ут йотсаң да түзем бул” дигән сүзләрен мин үземә тормыш девизы итеп алдым. Алар миңа тормыш юлында очраган сынауларны лаеклы үтәргә ярдәм итте!..” “Нәнәй белән без йорт аша гына яшәдек. Мин аның янына еш барып йөрдем. Ул мине 13 яшькәчә тәрбияләде. Сугыш башлангач, аның дүрт улын да, шул исәптән әтине дә, сугышка алып киттеләр. Берсе дә кире кайтмады... Нәнәй миңа авылның тарихын сөйләде, догалары аша сабыр булырга, бик күп кул эшләренә өйрәтте. “Минем өчен эшләсәң, үзең өчен өйрәнәсең,” дигән канатлы сүзләре әле дә колакта чыңлый. Ул ничек хаклы булган! Ә керосин лампасы яктысында кич утырулар!.. Аларны, күрше-күлән чиратлап үткәрә иде, апа-әбиләр фронтка бияләй-оекбаш бәйли, мин аларга әкиятләр укыйм!..”

“Кешеләр, тәрбиягә бала алыгыз!”

21 сентября

Бу сүзләр балалар йортында тәрбияләнүче 11 яшьлек Динарның көндәлегеннән Без бәләкәй чакта мультфильмнар аз иде. Телевизордан берничә каналны гына карап булганлыктан, аларның һәркайсын көтеп ала идек. Әмма әнисен югалткан мамонт баласы турындагы мультфильм аеруча күңелдә калган. Боз кисәгенә утырган бәләкәчне диңгез дулкыннары төрле якларга бәргәли, ачы җилдән ул салкын бозга ныграк сыена. Бераз шулай йөзгәннән соң, ул бер утрауга барып чыга. Биредә ул фил белән таныша, аны үз әнисе дип кабул итә... Кечкенә Динарның язмышы да шушы мультфильм героеныкына бераз охшаш. Тик ул әнисен тапкач, аны яңадан югалта. 2002 елның салкын мартында “ашыгыч ярдәм” машинасы дәваханәгә яңа гына туган сабыйны китерә. Табиблар бу төргәкне кулларына алу белән аның беркемгә дә кирәк түгел­леген аңлый. Бәхеткә каршы, аның сәламәтлегенә артык зыян килмәгән була һәм, берникадәр вакыт дәва­лан­ганнан соң, малайны сабыйлар йортына җибәрәләр. Кечкенә Динар өч яшенә кадәр шунда тәрбияләнә. Биредә ул беренче адымнарын ясый, тәүге сүзләрен әйтә, дөньяны танып-белергә өйрәнә. Соңыннан аны мәк­тәпкәчә балалар йортына күчерәләр. Янә ике елы үзе кебек үк үксез балалар арасында үтә. Ә беркөнне, ниһаять, сабыйның зарыгып көткән кешесе килә. Урта яшьләрдәге хатын малай­ның үз әнисе булмаса да, Динар аны беренче күрүдә үк иң якын кешесе дип кабул итә...

Әти...

19 сентября

Галимҗан Госманов сиксән яшь үрендә дә газиз кешесенең каберен эзләп табарга өметен өзми Бүгенге тыныч тормышка Бөек Ватан сугышы кырларында әтиләрне, абыйларны, туганнарны югалту исәбенә ирешелде, бик күп кеше корбан ителде. Яшьләр моны онытмасын иде. Бәхет күктән төшмәде, җирдә яуланды. Һәлак булучылар арасында Туймазыда яшәүче Госман Галимҗановның әтисе дә бар. — Без, дүрт бертуган, каһәрле сугыш аркасында әти тәрбиясеннән мәхрүм ителдек, әниебез тол калды. Әтисезлек бала чактан зиһенгә кереп оялады да, кара күләгәдәй, гомер буе озатып килә. Моны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Мин хәзер сиксән яшькә җитеп барам. Әтинең көчле куллары, зирәк акылы һәм бай тормыш тәҗрибәсе булганда, бәлки, безнең тормыш баскычлары да башкачарак салыныр иде, — ди ул. — Без Туймазыга терәлеп диярлек торган Райман авылыннан. Өсән елгасы гына аларны аера. Элек елга аша агач күпер бар иде. Аны оста куллы ир-егетләр бизәкләп эшләгән. Шул исемдә калган: әтинең эштән кайтып килүен күреп, аңа каршы йөгерәм, аның белән күпердә очрашабыз, аннары җитәкләшеп кайтабыз... Әти зур гәүдәле, киң кулбашлы, көләч йөзле кеше иде. Ул җиргә ышанычлы басып атлаганда җир селкенгән кебек тоела иде миңа. Сабан туйларыннан бер дә бүләксез кайтмады. Райманда тагын бер “батыр Галимҗан” булган. Икесен бутамас өчен безнең әтине “чибәр Галимҗан” дип йөрткәннәр. Әти башта райпода, аннары нефть трестында кибет мөдире булып эшләде. Йөк төягәндә-бушатканда аңа сокланмаган кеше юк иде. Авыр әйберләрне дә җиңел генә күтәрә иде. Бервакыт шулай вагоннан керосин мичкәләре бушаталар. Эчтән кемдер тәгәрәтеп китерә, мичкә җиргә оча дигәндә, әти аны эләктереп ала да, ат арбасына илтеп сала. “Ых” та итми, елмая гына. Менә нинди көчле иде безнең әти!..

Кыз алырга — “Беларусь”та, ЗАГСка — “ КамАЗ” белән!

18 сентября

Көзге муллык тантана иткән 6-7нче сентябрьдә Илеш районында туйлар гөрләп узды. Шулар арасында Югары һәм Түбән Яркәй авылларында үткән икесе анда яшәүчеләрнең игътибарын аеруча җәлеп итте. Эш шунда: Ишкар авылы егете Рөстәм Ногманов Түбән Яркәй авылында яшәүче сөйгән яры Рита Хәйруллинаны алырга — “Беларусь” тракторында, ә Югары Яркәй авылы егете Илвир Борханов кәләше Венера Фәйзуллина белән ЗАГСка язылышырга “КамАЗ” машинасында бардылар. — Барысы да өчтуган абыем Алмаз Хәлиуллинның: “Энекәш, әйдә, синең туеңны элеккечә, колхозчарак үткәрәбез — кәләшеңне алырга “Беларусь” белән барабыз!” — дигән тәкъдименнән башланды , — ди кияү егете Рөстәм. Музыкант буларак, мин үзем дә туйларда еш йөрим. Туй барышында төрлесен күрергә туры килә. Ә менә кияү егетенең “Беларусь” тракторында кәләш алырга баруын бер дә күргәнем юк иде. Шуңа ике дә уйлап тормыйча, “ярар” дип җавап бирдем. Бу идеяне шәхси “Беларус”е булган дустым Ленар Фазлыев та күтәреп алды һәм, туйда йөргәне юк иде әле, дип, тракторын миңа тапшырды. Ишкар белән Түбән Яркәй арасы — унбишләп чакрым. “Беларусь” белән барып җиткәнче шактый вакыт уза. Шуңа юлны кыскартырга, трактор белән Түбән Яркәй авылы янындагы заправка яныннан гына кыз алырга барырга булдык. Башта, барыбыз җыйнаулашып, тракторны бизәдек, арбасына диван белән өстәл мендереп куярга да онытмадык. Анда баянчы Илназ Мөсәлләмов белән җыр-моңга оста башка дус егетләрне утырттык. Күңелле тавышлар ныграк чыксын өчен арба артына төрле шалтырамалар тактык. Техниканы тулысынча бизәп бетерүгә мин һәм шаһитым Илдар Хәйбрахманов тракторның алдагы кунына ( көрәгенә) менеп бастык, калганнар арбадан һәм арттан килүче җиңел машиналардан урын алды. Кәләшнең өенә туры гына бармадык: башта бөтен урамнарны урап чыктык. “Вәт бу кияү егете булдыра!” — дип, барча халык без узганда сызгырып, кул чабып сәламләп калды. Урамнарны әйләнеп чыкканнан соң, Риталарның капка төбенә килеп туктадык. Минем трактор кунында басып торуымны күрүгә, барысы да шаркылдап көләргә тотынды. Аннары: “Һай булдыра да соң безнең кияү, бу туйны мәңге онытып булмас инде!” — дип, миңа мактау сүзләре яудырдылар. Бер сүз белән әйткәндә, трактор белән кәләш алырга баруым минем үземә дә, башка туганнарыбызга һәм дусларыбызга да ошады. Ә иң мөһиме — без ул көнне күпме кешегә яхшы кәеф өләштек. Әнә шуның өчен дә күңел әле булса рәхәт бер дулкында йөзә, үзенчәлекле туебыз тәэсиреннән һаман арынып булмый, — дип елмая Рөстәм.

Яхшы ирләр... саруны кайната

17 сентября

Яки заман хатын-кызларына нәрсә җитми? “Әле берничә көн элек кенә безнең гаиләдә тынычлык иде. Иремә аңардан китәргә җыенумны әйткәч, тормышыбыз челпәрәмә килде. Иң элек шунысын әйтим: минем тормыш иптәшем бик яхшы кеше. Акыллы, чибәр, эшчән. Минем өчен дә, алты яшьлек кызыбыз өчен дә өзелеп тора. Без үз фатирыбыз белән яшибез, акчага интекмибез. Ирем күземә генә карап тора. Тугыз ел бергә яшәү дәверендә аның соңгы тапкыр дус-ишләре белән кайчан очрашканын да хәтерләмим. Өйдән — эшкә, эштән өйгә кайта. Нәрсә кушсам, шуны эшли. Әнә шул артык яхшылыгы белән биздерде дә инде ул. Һәрвакыт миңа ярарга тырыша. Вак кына мәсьәләләрне дә үзе генә хәл итми. Хәтта кибеткә сөт алырга кергәч тә, ассортимент күплегеннән югалып кала. “Кайсын алыйм соң?” — дип шалтыратырга тотына. Ачулана да белми бит, ичмасам! Тирги башласам, авызын ерып тик тора. Бер сүз белән әйткәндә, “уҗым бозавы” инде. Элек андый түгел иде ул. Ә минем янымда көчле, үз сүзе булган ир-атны күрәсем килә. Кичә аңа: “Мондый тормыштан арыдым, әйдә бераз аерым яшәп карыйк”, — дидем. Йодрыгы белән өстәлгә сугып, “Нәрсә җитми сиңа!” — дип җикеренә башлар инде дисәм, иремнең күз яшьләре бәреп чыкты... Аның җебегәнлегеннән саруым кайный. Нишләргә икән миңа, кызлар?..” Екатеринбург шәһәрендә яшәүче Лиза Маркелованың Интернет челтәрендә, илебезнең бик күп хатын-кызларын берләштергән төркемдә язган ачык хаты зур бәхәс тудырды. Бер көн эчендә генә 140тан артык җавап хатларында күбесе Лизаны ахмаклыкта, туеп сикерүдә, эгоистлыкта гаепләде. “Өйгә исерек килеш кайтып, үзеңне ишектән үк бәреп очырган ир белән яшәсәң, белер идең кадерен!” — диючеләр дә, “Их, миңа шундый кеше туры килсә, нинди бәхетле булыр идем...”, — дип күз яшьләре аша язучылар да булды. Шул ук вакытта, “бәхетсез” Лизаны кызганучылар, аның кебек яхшы ирләр белән яшәп,“иза чигүчеләр” дә аз түгел икән арабызда. “Мин сине аңлыйм. Үзем дә шундый “амеба” белән гомер кичерәм. Ул иске чемодан шикелле: үзе уңайсыз, ә ташларга — җәл...” — дип яза берсе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»