Дөнья бу...

“Сүнми дә, сүрелми дә...”

23 октября

Мәхәббәт хакында шулай җырлыйлар. Чыннан да, нәрсә соң ул? Гомер узуга сүреләме? Һәр мавыгуны мәхәббәт дип буламы? Гүзәл дә соң Юрүзән буйлары! Бу хозур табигать байлыгы, чал Урал тауларын аркылы-буйга кисеп, инде ничә гасырлар ага. Аның гүзәл­легенә кем генә сокланмаган, кем генә аның хакында шигырьләр, җырлар язмаган!

Без - “Рашен”!

22 октября

Бу сүз кайчан чит илләр халкында югары мәдәниятлелек, әхлаклылык, үсешкәнлек төшенчәсе белән билгеләнә башлар?

“Кайда гына булсагыз да, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәре икәнегезне онытмагыз!” дип кабатларга ярата баш мөхәрриребез. Бу аңлашыла — йөз яше тулып килүче гәзиткә тап төшерергә ярамый. Гәзитнең абруе үзе үк синең тәртибеңне тәгаен кысаларда тота. Эш буенча командировкаларда гына түгел, ял вакытында да “кызыл таң”лылык ычкындырмый: әдәплелеккә, тәртипкә өйрәтә.

Сабырларны сынармын, дигән...

19 октября

Шәфкать туташы булып эшләгән Зөбәрҗәткә һөнәри белемен тормышта еш кулланырга туры килә

Зөбәрҗәт апаны беренче күргәндә ул өстенә матур күлмәк кигән, бөдрә чәчләрен өскә күтәреп җыеп куйган, килешле итеп бизәнгән иде. Көләч йөзле хатын янында аңа карата һәрвакыт хөрмәт һәм игътибар күрсәтүче урта яшьләрдәге ир дә бар иде. “Язмышың белән канәгать, яныңда таянырдай кеше булса гына иллегә якынлашканда да шундый чибәр, яшь булып калып буладыр”, дип уйлаганым хәтердә...

“Белемгә омтылышны ачлык-ялангачлык җиңә алмады...”

17 октября

Сары келәм булып җиргә түшәлгән яфракларны кыштырдата-кыштырдата мәктәпкә таба атлаучы балаларны көн саен күз карашы белән озатып кала Вәсил абый. Өс-башлары бөтен, йөзләрендә шатлык нуры балкыган кызлар һәм малайларга карап, олы яшьтәге абзыйның күңеле берчә сөенү, берчә авыр балачак елларыннан ук килгән әрнү хисләре белән тула...

Җен-пәри дип сөйләшүләр искеләрдән калган ул...

15 октября

Шулай дисәләр дә, тормышта аңлата алмаслык күренешләр әледән-әле булып тора

Бу дөньяда аңлата алмаслык хәлләр булып тора. Алар турында без китаплардан, гәзитләрдән укып аптырыйбыз, аңлатма эзлибез, таба алмагач, моны могҗиза, мистика белән бәйлибез. Түбәндә шундый берничә хәл турында бәян итмәкчебез.

Рәхмәт үстерә, рәнҗеш үтерә

12 октября

Әлшәй районының Яр Ташлы авылында яшәүче Равил Шаһаповны күпләр бик уңышлы эшләүче фермер буларак белә. Әмма аның нәселдән килүче күрәзәлек сәләте дә бар. “Әйткәннәремнең чынга ашмаганы, теләкләремнең кабул булмаганы юк”, — ди Равил Барый улы.

Түзсә дә түзә икән адәм баласы!

09 октября

Коточкыч газаплар кичергән Нурия Рәхимованың рух ныклыгына шаклар катарлык

Уфа сәнгать училищесының концерт залында күренекле композитор һәм музыкаль фольклорчы Камил Рәхимовның 100 еллык юбилее үткәрелгәндә бу шәхеснең бертуган сеңлесе Нурия апаның сөйләгәннәре залдагыларны бик тәэсирләндергәне исемдә калган. Казаннан килгән ханым абыйсының һәм башка туганнарының данлы да, фаҗигале дә язмышы белән таныштырды. Үзенең тормыш юлына тукталып тормады диярлек. Ә бит аның күргән-кичергәннәрен күз алдына китерсәң, “Түзсә дә түзә икән адәм баласы!” дип шаклар катарлык.

Эт белән песи кебек...

08 октября

Вәлиша бабайның Шәмсинур карчыкка рәнҗеше турында

Картның эч серләрен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. Димәк, тулышкан. Болай, Вәлиша бабай артыгын сөйләп бара торганнардан түгел. Аз сүзлерәк булгангадырмы, аның хәтта “Төнбоек” кушаматы да бар.

Күңелендә һаман әрнү-сагыш...

05 октября

Ихаталарыннан атлар-атламас кына кузгалып чыккан малкайлар әллә ни ерак та китеп өлгерми, урамга ат арбасына төялгән буш флягалар тавышы тарала. Әле күптән түгел генә сөт җыярга тотынган Нәһрия, үзен капка төбе саен көтеп торучы авылдашларын сәламләп, сабыр гына үз эшен башкара. Күңеленә тулган әрнү-сагышлары кинәт тышка бәреп чыгуыннан курыккан хатын, яшьле күзләрен күзлек астына яшерергә тырышып, юлын дәвам итә. Юл өстендә урнашкан зиратка якынлашкан саен ана йөрәге ныграк сулкылдый, төзәлеп өлгермәгән яралар яңадан ачыла. Чәчкәдәй вакытында гомере өзелгән кызын югалткан көн күз алдына килеп, Нәһриянең йөрәге тибүдән бөтенләй туктагандай тоела...

Төшкән җирендә таш булды

03 октября

Иренең вафаты да, йортларының көлгә әйләнүе дә украиналы Еленаны Яңавыл төбәгеннән аералмый

...Үз гомерендә бер тапкыр да авырмаган иренең кинәт кенә инсульттан вафат булуы Еленага, балаларына һәм якыннарына аяз көнне яшен суккандай тәэсир итә. Бар табигать йокысыннан уянган мәлдә, апрель уртасында югалта ул сөеклесен. Зөфәрнең гәүдәсен өйдән ихатага чыгаргач, күкрәгенә козгын килеп куна, күктә каңгылдашып кыр казлары очып үтә. Елена моны югарыдан хәбәр буларак кабул итә һәм: “Тагын ниләр күрәселәрем бар икән?” дип шик-шөбһәгә төшә. Бер атнадан көндезге сәгать дүрттә эш телефоны шалтырауга дертләп китә. Көненә дистәләрчә тапкыр шалтыраган телефон тавышы бу юлы ни өчендер шомлы тоела — ялгышмаган, күршеләре өендә янгын чыгуын хәбәр итәләр. Өйдә тугыз яшьлек улы һәм өч яшьлек оныгы була. Эльдар баланы алып чыгарга өлгерә. Гөрләп торган гаиләсе, яшәргә үз дөньясы булган бәхетле хатын менә шулай бер атна эчендә урамда торып кала. “Эт елында кияүгә чыктым, Эт елында шушы аяусыз хәлгә тарыдым”, — ди Елена Васильевна тормышының иң авыр мәле турында.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»