Дөнья бу...

Тагын бер кат берләшик

12 ноября

һәм Михайловлар гаиләсенә ярдәм итик

4 ноябрь календарьда Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнә. Тарихтан билгеле булуынча, бу көнне бар катлам, бар милләт, шәһәр һәм авыл кешеләре берләшеп, илебездән полякларны куып чыгару турында бәян итә. Әйе, авыр чакта без, төрле телдә сөйләшүче, төрле дин кешеләре бер йодрык булып берләшә беләбез.

Бал да японнардан булырмы?

09 ноября

Башкортстан дәүләт аграр университетында белем алучы Япония студенты Кэндзи Гото шушы кәсепне үзләрендә җайга салмакчы

Япониядән күп нәрсәгә өйрәнергә мөмкин. Әйтик, бу илдә яңа технологияләрне уйлап табу, алар нигезендә алдынгы җитештерү җайга салынган. Дөрес, бездә дә дөньяда тиңе булмаган җиһазлар, яңа технологияләр уйлап табыла. Әмма, эш шуннан ары китә алмый. Япониядә алдынгы карашлы халык яши. Шуңа да безнең галимнәр, яшьләр бу илгә тәҗрибә өйрәнергә еш бара. Баксаң, Башкортстанда да Япония яшьләре юк түгел икән. Мәсәлән, Япониянең Хонсю утравыннан Кэндзи Гото бүген Башкортстан дәүләт аграр университетында белем ала.

“Террористка” Гамилә

07 ноября

Килен белән каенана көрәшендә җиңүче булмый

Каенаналар белән киленнәр мөнәсәбәте турында күп языла, сөйләнә, алар сәхнәдән күрсәтелә. Утыз елга якын авыл Советы рәисе булып эшләгәндә миңа да бик күп гаиләләрдәге четерекле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмгә килергә туры килде. Кырык ел элек булган гыйбрәтле очракны сөйләп үтәсем килә.

Кабер ташлары нинди сер саклый?

06 ноября

Венер Усманов шушы хакта унбиш китап язган

Бакча авылы ямьле Күндерәк буендагы таулар куенына урнашкан. Мин бу авылны күптәннән белсәм дә, анда яшәүчеләр белән якыннан таныш түгелмен. Гөлем авылының шәҗәрәсен төзегәндә генә элекке авылдашым, биредә яшәп, гомер буе балалар укыткан Миңниса апа Тимербулатова янына берничә тапкыр барырга туры килгән иде.

Әнкә-ә-әй!

02 ноября

Без әнкәй белән өч бала үстек: апа, мин һәм сеңелкәш. Ул безне тигез яратты, беребезне дә өстен куймады, үзебезчә әйткәндә, аермады. Шулай да үз янында күбрәк мине йөртте шикелле. Базарга барырга, әрәмәдә коры-сары җыярга гел мине ияртә иде. Бригадир аны еш кына көндезге эштән туктаган тракторны, комбайнны төнгелектә сакларга җибәрә иде — анда да әнкәй иптәшкә үзе белән мине алды. Кая барса да, әйдә генә дисен, һич карышып тору юк — әнкәй янында шулкадәр рәхәт булгандыр, күрәсең.

Партизан Закир кыйссасы

31 октября

Корманайның гына түгел, тирә-яктагы берничә кечерәк авылның балаларына 1928-1972 елларда аң-белем биргән мәктәп шактый гына биек калкулыкта урнашкан иде. Күңелне тартып торган үзенчәлекле архитектуралы агач бинаның гаять зур тәрәзәләре кышкы иртәләрдә һәм кичләрен авыл өстенә якты нур сибеп торды. Авыллар үзәктән электрлаштырылганчы әле, алтмышынчы еллар башында, мәктәп ихатасында дизель двигателе ярдәмендә электр энергиясе алына башлагач, бу нурлар тагын да яктырак була барды.

Ришвәт бирмичә яшәп кара!

30 октября

Русия җәмгыяте халыкны үзе шуңа этәрә

Күптән түгел телевизордан актер, режиссер һәм язучы Василий Шукшинның “Печки-лавочки” фильмын яңадан карадым. Бу, тәү карашка, гади сюжетлы, әмма тирән мәгънәле фильм бүгенге тормышыбыз турында уйланырга мәҗбүр итте.

Ул “президент”ны савыктырган

29 октября

Яңа гына Башкортстан дәүләт медицина институтын тәмамлап, берсе — хирург, икенчесе терапевт дипломы алган Ләйлә һәм Зөфәр Хәмәтҗановларга укуларын аспирантурада дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Әмма яшьләр табиб булып эшләргә теләк белдерә һәм аларны Борайга җибәрәләр.

“Бишекләре “К-700” кабинасы булды...”

26 октября

Биш ул тәрбияләп үстергән Рәмзия Әдеһәмова авылның киләчәге өчен дә борчылып яши

Рәмзия Вәгыйзь кызы Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында яши. Язмыш безне аның белән беренче тапкыр 2007 елда очраштырган иде. Аның шунда: “Кызлар, улларыма киленнәр табарга ярдәм итегез әле”, — дип мөрәҗәгать итүе безне бераз гаҗәпкә калдырды. Тик ул вакытта иркенләп сөйләшү мөмкинлеге булмагач, моның өчен янә бер очрашу булырына өметләнеп калган идек. Һәм менә, ниһаять, мондый мөмкинлек алты елдан соң туды.

Бишкәҗә революционерлары

24 октября

Алар 100 ел элек Русия самодержавиесенә каршы күтәрелешкә чакырып, авылда листовка бастырганнар

1913 елның сентябрендә хәзерге Чишмә районының Бишкәҗә авылында татар телендә революцион рухтагы листовкалар бастыру җайга салынуы КПСС тарихына бәйле әдәбиятта күптән билгеле. Ни хәл итәсең, заманы шундый — хәзер бу тема модада түгел. Шуңа карамастан, үткәнне тикшерүчеләр әлеге тарихи фактны барыбер читләтеп үтә алмый. Туган якны өйрәнүче Әсхәт Билалов өчен әлеге истәлекле вакыйга туган авылы Бишкәҗә тарихының мөһим бер өлеше булып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»