Дөнья бу...

Атлар егылган чакта да без түздек, сыгылмадык

28 ноября

1948 елда “Ишембай — Ермолаево” тимер юлын салуда катнашкан Зөбәрҗәт Вәлиева шулай ди

— Без, сугыш чоры балалары, ниләр генә кичермәдек. Ач-ялангач килеш, өлкәннәр белән беррәттән җигелеп, үзебезне аямыйча көне-төне эшләдек. Авылдагы бөтен ир-ат сугышка алынгач, колхоз эше хатын-кыз, карт-коры һәм без, бала-чага, үсмерләр иңендә торып калды, — ди 78 яшьлек Зөбәрҗәт Гандәлиф кызы.

Журналист һәм …фокусчы

27 ноября

Бөтенләй бер-берсенә охшамаган сыйфатларны үзенә сыйдырган кешеләр була, Рәфис абыйны мин нәкъ шундыйлар рәтенә кертер идем. Ул – Нефтекама шәһәрендә танылган журналист, озак еллар урындагы “Красное знамя” гәзитендә эшләде. Ә менә яраткан шөгыльләренең берсе – фокус күрсәтү. Бу мавыгуы белән бәйле әллә күпме маҗаралар сөйли ала ул. Без, аптырап, аның “күз бууын” күзәтәбез, тик бернәрсә дә аңлый алмыйбыз. Рәфис абый исә рәхәтләнеп көлә: “Бернәрсәсе дә юк аның, фокус күрсәткәндә куллар осталыгы, җитезлеге генә кирәк. Минем кулларны күрәсезме, алар хәзер элеккечә йөгерек түгел инде, картаелды...”, — ди ул. Әле дә ялт-йолт уйнап кына торучы бу куллар элек ничек иде икән соң, дип баш чайкыйбыз.

Изгелек чәчсәң генә игелек урасың

26 ноября

Тормышта бу хакыйкатьне санламаган Сәмига апаның гомере бик аянычлы тәмамлана

Һәр авылның оста куллы, игелекле, уңган кешеләре була. Минем язмам героен да авылдашлары нәкъ шундый мәрхәмәтле булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр. “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләгәндә таныштым мин бу соклангыч, көчле рухлы кеше белән. Үзенең теләге буенча исемен үзгәртеп, Нуридә дип алдым. Иртән дә, кич тә аның бусагасыннан кеше өзелми. Яше дә, карты да аның янына килә. Биле авыртканга оста итеп массаж ясый, кемнеңдер аяк-кул буыны чыкса, утырта, имли, сылый, дигәндәй, һәммәсенә оста ул. Күңеле изгелек белән тулы булгангамы, куллары шифалы. Җитмәсә, тегү-чигүгә дә бик оста икән. Йорт эчен бизәүче төрле челтәр, япма, сөлге һәм башка кул эшләре шул турыда сөйли. Электән авыл халкы күлмәк, халатларны да гел аңардан тектергән, җылы киемнәрне дә аңардан сырыткан. Кыскасы, аның тегү машинасы туктап тормаган. Бер карасаң, монда гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк кебек, чөнки авылларда андый һөнәрле, игелекле кешеләр аз түгел.

Иҗатка юл - тетрәнүләр аша...

23 ноября

Ходай Тәгалә кайбер кешегә бик күп нигъмәтләр бирә: зиһен дә, күпьяклы сәләт тә, ихтыяр көчен дә, тырышлык-үҗәтлек тә, күңел хөрлеген дә, эчке һәм тышкы матурлыкны да. Учалы шәһәрендә табиб булып эшләүче медицина фәне кандидаты Айгөл Галиәкбәрова белән аның матур әдәбият өлкәсендәге зур уңышлары — “2013 елның яңа язучылары” дигән Бөтенрусия конкурсы лауреаты һәм философ, шагыйрь П. Кусков исемендәге халыкара әдәби конкурс дипломанты, соңгы арада әдәби иҗат өлкәсендә шау-шу уяткан “Нәсел каргышы” романы авторы буларак таныштык. Благовар районының Агарды авылы кызына кайдан килгән бу кадәр сәләт? Татар кызы урыс телендә романнар язарлык итеп ничек телне өйрәнгән? Көн буе авырулар белән эшләүче табиб, ике бала анасы фән белән шөгыльләнергә каян вакыт таба? Медицина фәне кандидатына әдәби иҗатта ни калган? Шушы аптырашлы сораулар безне Айгөл Радик кызы белән якыннанрак танышырга этәрде.

Таракан белән кандала ни өчен юкка чыкты?

21 ноября

Хәзер алар да дошман агентларына әйләнеп бара, ахры

Һәр җан иясенең яшәеш мохите, дуслары һәм дошманнары була. Шунысы да билгеле: кешеләр меңнәрчә ел элек хайваннарны үзләренә буйсындырып кына калмаган, ә үзара сугышларда дошманга каршы корал итеп тә файдаланган. Мисыр фиргавеннәренә арысланнарның ничек ярдәм иткәнен тарихтан беләбез. Ә этләр һаман да дуслыкка тугрылыгын саклый, кирәк чакта дошманыңны өзгәләргә әзер. XX гасырда диңгез сугышларында дельфиннарның батырлыгы да таң калдыра. Болары — зур хайваннар. Алардан хәзер хәрбиләр дә сакланырга өйрәнгән. Чиратта кемнәр дип уйлыйсыз? Кайбер илләрдә дошман тылына өйрәтелгән бөҗәкләрне җибәрә башлаганнар. Аптырамыйк, дөнья бу!

Кем гаепле?

20 ноября

Заманмы, дәүләтме, әллә җәмгыять үземе?

Тормышта уйланырга мәҗбүр иткән хәлләр байтак. Кайвакыт алар сиңа шулкадәр көчле тәэсир итә, бу хакта еллар дәвамында да оныта алмыйсың. Ни өчен, кем гаепле дигән сорауларга җавап эзлисең. Түбәндә бәян ителгән хәл-вакыйгалар да әнә шундыйлардан.

Кызым белән яңадан тудым

19 ноября

Башкалада яшәүче Алина белән күптәнге танышларбыз. Үз тырышлыгы белән шәхси эшен ачып, зур уңышларга иреште. Ике кыз әнисе, ире Рөстәм белән бик бәхетле яшиләр. Күптән түгел Алина белән янә очраштык, ун яшьлек кызы Әдилә өчен берчә шатлануын, берчә борчылуын яшермәде.

Урман каһәре

16 ноября

“Яшел калкан”га саксыз тотынучылар тормышта рәхәт күрми

Туксанынчы еллар башы иде. Авылда туып-үсеп, чит өлкәдә гомер кичергән бер абыйны табутта кайтардылар. Кырыкка да җитми хатынын, җиде яшьлек улын калдырып, бакыйлыкка күчүенең сәбәбе дә тиз ачыкланды: аны берни-чә тапкыр пычак белән чәнечкәннәр. Ирне җирләргә бөтен авыл халкы җыелды. Кемдер аны үтерүчеләргә рәнҗеде, икенчеләр баласын кочаклап, ялгыз калган хатынын кызганды. Кечкенә булсам да, шул вакытта әтинең: “Ул мариларның изге дип санаучы урынындагы агачларны кискән иде”, дигән сүзләре хәтердә уелып калган.

Сез минем чын әти-әнием түгел...

14 ноября

Унбиш елдан соң ачылган сер ана белән баланы яңа сынау алдына куя

Рәмилә бик бәхетле гаиләдә дөньяга килде. Әтисе — нефтьче, әнисе укытучы иде. Гаиләдә беркем дә авыр сүз әйтмәс, ачуланмас, рәнҗетмәс иде. Бигрәк тә әниләре һәрьяклап үрнәк булды. Әнисе белән урамга чыксалар, яше дә, карты да: “Исәнмесез, Лүзия Шәфыйковна!” — дип ихтирам белән исәнләшә иделәр. Рәмилә дә, үскәч, шулай бар халык аны яратыр дип уйлады. Бигрәк тә 1нче сентябрьне сөенеп көтә иде әнкәсе. Чәчкә бәйләмнәренә күмелеп кайтып кергәндә аннан да бәхетлерәк кеше булдымы икән? Укучыларының ничек үзгәрүе, үсүе турында сөйләп, бәйрәм ашлары белән сыйлый иде якыннарын. Илле яшен тутырганда инфаркттан бакыйлыкка күчте кадерле әнисе. Бар дөньяны өзелеп яраткангамы, түзмәде аның йөрәге, иртән “ашыгыч ярдәм” машинасында алып киттеләр дә, кире үз аякларында өйгә кайта алмады. Шул көннән башлап көннәре караңгыланды Рәмиләнең, укыйсы да, яшисе дә килмәде. Кияүгә дә кирәк булган өчен генә чыкты. Рәйханасы тугач кына, азрак дөньясы яктырды аның. Яңа туган нарасыена җан газаплары турында сөйләде, анысы, аңлаган кебек “гү-гү” килде, кулларын анасына сузды, матур итеп елмайды. Тик Ходай бу якын кешесен дә тартып алды аңардан.

Кибеттә кәеф кырылмасын, дисәң...

13 ноября

Берничә көн элек азык-төлек кибетендә йөргәндә якында гына кинәт нәрсәдер челпәрәмә килгән тавышка әйләнеп карасам, идәндә ватылган аракы шешәләре аунап ята. Нәрсә булганын үзе дә аңлап бетмәгән 40-45 яшьләр тирәсендәге ханым, күзләрен зур ачып, тирә-якка сибелгән пыяла ватыкларына карап тора. Ул арада әллә каушаудан, әллә кибеткә таралган аракы исеннән башы әйләнгән хатын янына сакчы егет килеп тә җитте. Баксаң, бичараның сумкасы ачык киштәләрнең нәкъ кырыена тезелгән шешәләргә тиеп киткән икән. Идәнгә бер-бер артлы тәгәрәгән өч-дүрт аракының икесе шундук ватылган. Сакчының: “Безнең камералар барысын да төшереп тора. Сезгә ватылган шешәләр өчен түләргә кирәк булачак”, — дигән сүзләрен ишеткәч, тавыш, гауга башланыр кебек иде. Тик бу хәлгә бик кыенсынган ханым тыныч кына кассага таба атлады. Шактый кыйммәт торучы аракыларның икесе өчен дә түләргә туры килде аңа.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»