Дөнья бу...

“Баламның язмышына кысылмыйм”

17 декабря

“Гражданский” кодагыйларның тумаган оныкларында эше юк

Коръәндә егет белән кыз бергә яши башлау алдыннан никах укытырга тиеш, диелә. Моның өчен яшьләрнең ризалыгы, ким дигәндә, ике шаһит, никахка керү өчен каршылыклар булмау (мәсәлән, егет белән кызның туган булуы) һәм кияүнең кәләшкә бүләге булу шарт. Никахсыз яшәүгә Ислам гына түгел, башка диннәр дә каршы. Ләкин моның Аллаһ каршында зур гөнаһ булуыннан тыш, җәмгыятьтә, закон алдында каршылыклар тудырачагы да көн кебек ачык.

Иптәш Сталинга хат

14 декабря

Бөек Ватан сугышында каты яраланып, фашистларга әсирлеккә эләккән, концлагерьларда газап чиккән яугирләр Туган илгә кайткач та җәберләүләрдән котыла алмыйлар. “Сатлыкҗан” дип тамгалап, күпләрен шунда ук тайгага урман кисәргә озаталар, яисә озак елларга төрмәгә утырталар. Махсус оешмаларда җентекле тикшеренү үтеп, гаепсез дип табылганнарының да язмышы җиңелдән булмый. Андыйларга урындагы вак-төяк чиновниклар, күрше-тирәләр, хезмәттәшләр төртелгәләп тора.

Эчкече... Рекс

12 декабря

Хуҗасына ияреп, эт тә хәмер колына әйләнә

— Рекс! Бир кулыңны! Әфарин! Ят. Утыр. Утыр, дим бит, эх син, исәр, нишләп аңламыйсың? Сабыйсың шул. Ә үзең шундый да матурсың... Назлаганны тоеп Рекс аягыма килеп сылаша, иелсәм, кечкенә телен чыгарып, бармакларымны ялый иде.

Тәрбияче... абый?!

11 декабря

Нигездә, гүзәл затлар катнашкан Бөтенрусия конкурсында бердәнбер ир-егет җиңде

Соңгы вакытта иң яхшы пешекчеләр, иң яхшы сыер савучылар арасында ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә аларның иң яхшы тәрбияче булуын исә күз алдына китерү дә кыен. Бигрәк тә балалар бакчасындагы сабыйларга әкият укып утырган, яки аларны кыстый-кыстый манный боткасы ашаткан тәрбиячеләр арасында көчле затларны күргән юк иде әле.

Салкын чорның җылы хатирәләре

10 декабря

Күренекле актер Юрий Яковлев хезмәт юлын Уфада банкта башлаган

Күптән түгел күренекле актер, СССРның халык артисты Юрий Яковлев вафат булды. Ул катнашкан киноларны карап, аның геройлары белән бергә янып-көеп үскән буын өчен бик зур югалту бу. “Идиот” фильмында сынландырган кенәз Мышкин роле генә дә аның исемен мәңгеләштерергә җитәр иде. Ләкин бу фильмнан соң “Гусар балладасы”нда поручик Ржевский, “Анна Каренина”да Стив Оболенский, “Иван Васильевич һөнәрен алмаштыра” комедиясендә Явыз Иван белән Бунша, “Язмыш ирониясе”ндә Ипполит һәм башкалар пәйда булды. Ул гомере буе үз эшенә, билгеләнешенә тугры булып калды. Чын мәгънәсендә Халык артисты, исеме буенча гына түгел. ә халык тануы буенча да.

“Бер ай тере мишень булдык”

07 декабря

ди Тәтешле районында яшәүче Хәмит Усманов

Полкны төнге уникедә тревога буенча күтәрәләр. Диңгез пехотасында хезмәт итүчеләр өчен бу гадәти хәл. Әмма бу юлы “тулысынча коралланып машиналарга төялергә” дигән приказ килә... Моннан 45 ел элек Варшава Договоры илләренең Чехосло­вакия­дәге чуалышларны туктатуга юнәлтелгән “Дунай” операциясендә катнашу Югары Тәтешледә яшәүче Хәмит Усманов өчен шулай башлана. Районның бай табигатьле поч­магында урнашкан Сараштыбаш авылында 1949 елның июлендә дөньяга килгән ул. Урта мәктәп тәмамлагач, Совет Армиясе сафларына чакыралар. Кече яшьтән әти- әнисенә ярдәмләшеп үскән, үсмер чагында ук өлкәннәр белән тигез эшләгән таза гәүдәле типсә тимер өзәрлек егетне элита гаскәрләрдән исәпләнгән диңгез пехотасына алалар. Ул елларда хәрби хезмәткә чит илгә җибә­релүчеләрне Дәүләт иминлеге комитеты аша ныклап тикше­рәләр иде. Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград блокадасын үтеп туган ягына исән кайткан Логман аганың улы бу яклап та барлык таләпләргә җавап бирерлек була. Шулай итеп ул 1968 елның 4 маенда Венгриянең Диор шәһәрендә урнашкан диңгез пехотасы полкында хәрби хезмәтен башлый. Беренче көннәрдән үк аларга: “Сез илнең йөзе. Сезгә карап Советлар Союзы турында фикер йөртәләр”, дип аңлаталар. Чит илдәге элита частьта хезмәт итү ул матур киенеп йөрү генә түгел, киресенчә, көнне төнгә ялгап хәрби хезмәткә өйрәнүләр, күнегү­ләрдән тора.

Бәхет хакы

05 декабря

Быелгы ялны туган Башкортстанымда, Агыйдел шифаханәсендә үткәрергә мөмкинлек тугач, шатлыгымның иге-чиге булмады. Шифаханә нәкъ Агыйдел елгасы ярында, куе нарат урманы эчендә урнашкан. Әкияттәге патша кызының алтын сараеннан һич тә ким түгел. Бүлмәләр пөхтә итеп җыештырылган. Кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән. Өр-яңа тәрәзәләр якты кояш нурыннан балкып тора. Бүлмәдәшем Зифа апа миңа караганда өлкәнрәк яшьтә булса да, зәвыклы итеп киенгән. Йөзенә килешле коңгырт чәчләрен баш түбәсенә матур итеп җыеп куйган. Бик сөйләшеп бармый, үз эченә бикләнгән кебегрәк. Көннәр шулкадәр матур тора. Дәвалану процедураларын алып бетергәч, кичке аштан соң Зифа апа белән саф һава суларга чыгабыз. Табибларның ихтирамлы мөгамәләсе, шифалы куллары, ашханәдәге телеңне йотарлык тәмле ашлар Зифа апага уңай тәэсир итте, ахры, йөзендә елмаю билгеләре ешрак чагыла башлады. Катлаулы язмышының серле йомгакларын сүтәргә Зифа апаны нәрсә мәҗбүр иткәндер, хәзер анык кына әйтә алмыйм, тик аның сөйләгәннәрен сезнең белән дә уртаклашасым килде...

“Мин түбәннән, тормышның төбеннән күтәрелдем...”

04 декабря

Илеш районының Иске Күктау авылында яшәүче тимер бөгү остасы Равил Рәшитов шулай ди

Иске Күктау авылында яшәүче тимер бөгү остасы Равил Рәшитовны бүген тирә-як районнарда да яхшы беләләр. Тимердән бөгеп эшләнгән әйберләргә сорау шулкадәр күп ки, заказлар өч-дүрт ай ялсыз эшләсәң дә, бетәрлек түгел. Бүген Равил Шәрәфислам улының тимер бөгү һәм чүкү цехы, заманча җиһазландырылган йорты, күркәм гаиләсе, чит ил машинасы бар. Ә бит унөч ел элек кенә ул болар хакында хәтта хыяллана да алмаган. Чөнки ул вакытта Равил Шәрәфислам улы тормышның иң төбенә — эчкечелек сазлыгына төшеп чумган булган. Равил Мәскәү шәһәрендә Түбән Новгород кызы Хәнифә белән Илеш районының Иске Күктау авылы егете Шәрә­фислам гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Малайга биш яшь тулганда гаилә Иске Күктау авылына күченеп кайта. Малайга сигез яшь булганда әтисе дөнья куя. Урта мәктәптән соң район үзәгендәге һөнәрчелек училищесында укый, биредә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Укуын тә­мамлагач туган колхозына кайтып, эшкә урнаша. Берничә елдан Дуван районы кызы Альбина белән чәчләрен чәчкә бәйли. Бер елдан кызлары Ралина дөньяга аваз сала.

Кешегә баз казысаң...

03 декабря

Разия бүген иртәдән телефоны яныннан китмәде. Оныгы Илнур соңгы имтиханын тапшыра, техникум тәмамлый бит. Имтиханнан чыгу белән дәүәнисенә шалтыратырга вәгъдә бирде. Төш авышканда гына телефон шалтырады. Йөгереп килеп трубканы алса, бәйләнештә Илнур түгел, элекке хезмәттәше Сания булып чыкты. ”Ишеттеңме Зареманың балалары турында хәбәрне?”— дип башлады ул.

Әти-әни, картәти-картәни һәм безнең яшь гаилә...

30 ноября

Бер түбә астына дүрт буын вәкилләре сыеша аламы?

Сер түгел, бүген күп кенә киленнәр каенана белән сыешып яшәү түгел, төп йортта бер көн дә тормый. Яшәгән хәлдә дә, үз йортын тергезеп, тизрәк башка чыгарга омтыла. Шәһәр кызлары исә үз фатиры булган кияүләрне сайлый. Әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә үзгәреш кичерде. Өч-дүрт баласы булып та, авылда ялгызы яшәүче өлкәннәр бихисап. Алар фәкать күршеләренә күз төбәп яши. Шул ук вакытта, шәһәрдәге балаларының тормышы да җиңел түгел. Шулай икән, ни өчен төрле буын вәкилләренә бергәләп яшәмәскә? Ул очракта алар бер-берсенә ныклы терәк була алыр иде. Әлегә хыялда гына төзелгән бу йортны “Драйхаус” дип атадык. Немец телендә “драй” – өч, “хаус ” – йорт дигәнне аңлата. Әйдәгез, бергәләп “Драйхаус”ның уңай һәм кире якларын барлап карыйк.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»