Дөнья бу...

“Кара каргалар өерендәге ак пингвин”

11 января

бокс буенча тренер Мария Карабанова үзе турында шулай ди

Хабаровск шәһәрендә бокс буенча Русия чемпионатында Башкортстан вәкиле Артур Собханкулов бронза медаль яулады. Якташыбызның җиңү пьедесталына күтәрелүе әллә ни зур яңалык түгел. Безнең боксчылар ел саен ил җыелма командасына алыналар. Ә менә шундый оста боксчы әзер­­ләгән тренер бик күп­ләр өчен зур яңалык, ачыш булды. Артурның остазы – Мария Карабанова. Хатын-кызлар боксы Олимпия уеннары программасына кертелде. Боксчы ханымнар хәзер гадәти күренеш. Ил чемпионатында призлы урын яулаган боксчы әзерли алган гүзәл затлар Русиядә бө­тенләй юк. Андый бел­гечләр дөньяда да бармак белән генә санарлык. Шуңа күрә, вакытны озакка сузмыйча, Мария Карабанова белән очраштым.

“Тел Римгә дә, мәгърибкә дә илтә”

09 января

ди ун елдан артык чит илдә эшләп кайткан якташыбыз Светлана Шәйхетдинова

Чит ил телләрен яхшы белүче кешеләр, гадәттә, шәһәрдә туып-үсә дигән фикер яши. Әмма моңа каршы бик күп дәлилләр китерергә булыр иде. Чөнки чит ил телләре укытучылары, тәрҗемәчеләр һәм дипломатлар арасында да авылдан чыккан кешеләр бихисап. Күпьеллык тәҗри­бәгә ия педагог, якташыбыз Светлана Әмир кызы да нәкъ шундыйлар исәбеннән. Әтисе — Караидел, әнисе Балтач районнарыннан булган Светлана сабый чагыннан ук Башкортстанны аркылы-буй йөреп чыга. Моңа әтисе Әмир Усман улының агроном буларак төрле районнарга эшкә җибәрелүе сәбәпче була. Светлана Хәйбулла районында дөньяга килә. Мәктәпкә Караидел районында төшә. Ә өл­гергәнлек аттестатын Аскын районы мәктәбендә алып чыга. Менә шушындый күчмә тормыш алып барырга туры килә бу гаиләгә. Светлананың әнисе Дания Солтан кызы филолог буларак балаларында тел һәм әдәбиятка карата яхшы мөгамәлә тәрбияләргә тырыша, китап белән дуслаштыра.

Авыл кешесе рәхәт яши, имеш...

05 января

Беркөнне эштән кайтышлый, подъездагы почта тартмасын караган арада, консьерж хатын белән олырак яшьтәге абзыйның сөйләшүенә тап булдым. — Базардан кайтып киләм әле. Ит хакларын карап йөрдем, — ди абзый. — Сыер итенең килограммы 230 сумнан башлана. Анысы шыр сөяк җире әле аның. Итлерәк урынын алыйм, дисәң, кесәңнән килосы өчен 260-290 сум чыгарып салырга кирәк. Фарш 300 сум тора. Ат итенә якын килерлек түгел, анысының хакын да 300гә күтәреп куйганнар. Әле берничә ел элек кенә авылда яшәүче туганнар итне боты белән биреп җибәрә иде. Хәзер бушлай кая ул! Күчтәнәчкә сумкага ике-өч килограмм да салмыйлар. Ә сатып алсаң, рәхим ит! Авылга шалтыратып белешкән идек, быел сыер ите 230-240 сум белән йөри икән. Базар хакына тиңләштереп куйганнар. Алар яхшы яшәми, кем яшәсен инде...

“Пионерка Гөлчәчәк”не күрдем

28 декабря

Бишбүләк районының Ает авылы дөньяга бик күп танылган шәхесләрне биргән. Шуларның берсе – дүрт дистә елга якын татар теле һәм әдәбияты укыткан легендар педагог Фатыйма Кәримова-Вахитовага күптән түгел 90 яшь тулды. Фатыйма Габдрахман кызына әлеге күренекле дата уңаеннан Русия Президенты Владимир Путиннан, республика һәм район җитәкче-ләреннән котлау телеграммалары килгән. “Сез берничә буын укучылар өчен яраткан укытучы булдыгыз. Тормышыгыз, фидакарь хезмәтегез яшь буын өчен бүген дә үрнәк булып кала”, дип язылган район хакимияте башлыгы Наил Гатауллин җибәргән котлау хатында.

Благовар Узары

26 декабря

Ул һөнәрендә танылу алу белән бергә бай тәҗрибә турында китап та чыгарды

Колхоз-совхозлар таралып, алар урынында шәһәрләрдән кайткан инвесторларның шәхси милеккә нигезләнгән эреле-ваклы хуҗалыклары барлыкка килгәч, авыл хуҗалыгы белгечләренең зур өлеше яңа икътисади шартларга яраклашып китә алмады. Әмма тормыш дәвам итә, дөнья көтәргә кирәк. Нәтиҗәдә берәүләр авылның яңа байларына ялланды, икенчеләр һөнәр алыштырып, хәтта авыл хуҗалыгына һич катнашы булмаган өлкәләрне сайлады, өченчеләр вахта ысулында эшләргә Себер тарафларына юлланды. Благовар авылынды яшәүче, төп һөнәре буенча агроном, утыз елга якын “Благовар” совхозында баш белгеч булып эшләгән Узар Шәфыйковка соңгы егерме ел аралыгында тормышның шушы баскычлары-ның күпчелеген үтеп, хәтта китап чыгарырга да насыйп була.

“Мәрхәмәтсез илгә чирлеләр кирәкми...”

25 декабря

Җиде ел элек бер-бер артлы ике улын югалткан ана шулай ди

Уфа шәһәрендә яшәүче Гәүһәрә апа Диваева “Кызыл таң” гәзите редакциясенә моннан җиде ел элек килгән иде. Ялгызы өч ир баланы аякка бастырып, аларның икесен берничә ай эчендә югалткан ананың йөрәге тулы әрнү һәм үпкә иде ул чакта. Хәер, вакыт аның яраларын һич тә төзәтмәгән. Югалган Юрисының кайгысы, елларга сузылган билгесезлек бичара ананың өзгәләнүләрен көчәйтә генә төшкән.

Яшәү кадерләре

24 декабря

Кеше туа... Дәваханәдә табиблар, өйдә әти-әни, картәти-картәниләр аның янында йөгерешә. Бар галәм ак биләүдәге кечкенә шушы җанлы курчак тирәсендә әйләнә диярсең – ашадымы, йокладымы, биләвен ничә тапкыр юешләтте?..

Балаңа бәла килсә...

21 декабря

Үзләре бик бәхетле парлар да кайчак балалары кайгы-хәсрәтенә көенеп яши

Бөек Лев Тол­стой­ның гаилә мөнәсәбәт­ләренә багышланган классик романы “Барлык бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаган, бәхетсезләре генә һәркайсы үзенчә бәхетсез”, дигән сүзләрдән башлана. Хөрмәтле якташларым Әлфия апа һәм Фәнил абый Галиевларның кадерле оныклары Әдиләнең туенда төшкән фотосурәтен караганда, ирексездән, яраткан язучыбызның шул сүзләре искә төшә.

Мин ничек “Орленок”ка бардым

19 декабря

Кызык та инде бу дөнья. Кайвакыт артка әйләнеп карыйсың да үткәннәрне барлап аласың. Барыбызның да хәтердә нык уелып калган хәл-вакыйгалар, мәзәкләр бар, аларның кайберләрен һич кенә дә онытып булмый, киресенчә, искә төшереп бер көләбез, бер сагышланабыз. Менә шуларның берничәсе.

Мираж? Параллель дөнья? Табигать шаяруымы?

18 декабря

Бу турыда озак бәхәсләшергә була, шулай да әлеге гаҗәеп күренеш бер табышмак булып калачак. Могҗизага ышанасы килә, әлбәттә, бигрәк тә Яңа ел алдыннан... Журналист һәр нәрсәне үзе күреп, белеп, ишетеп, инанып язарга тиеш. Бөрҗән районы “Таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Таңсылу Баһаветдиновага сирәк мөмкинлек бирелә — могҗизалы күренешнең шаһиты гына булып калмыйча, аны фотога да төшереп ала ул. Аның нәкъ тиешле вакытта кирәкле урында булуы очраклылыкмы, ниндидер этәргеч булганмы? Шул турыда җитди уйлана журналист. Сүзне Таңсылу Сәйфетдин кызының үзенә бирик.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»