Дөнья бу...

Галиәкбәр хаҗи

29 января

Заманында аңа 7нче сыйныфта укырга рөхсәт итмәгәннәр, ә олыгайган көнендә ул якшәмбе мәктәбе оештыра

Галиәкбәр абзый хәтер­лә­венчә, әти-әнисе намаз укыган. Күрәсең, шул вакытта малайда дингә хөрмәт хисе уянган да инде. Әти-әниләре балаларын укырга өндәгән. Тик ул елларда ирекле уку 5нче сыйныфка кадәр генә була. Шуңа карамастан, Га­лиәк­бәр 6нчы сыйныфта да уку мөмкинлеге ала. 7нче сыйныфка баргач, мәктәп директоры класска керә дә: “Кемнәр укыган өчен ярты елга 75 сум акча алып кил­мәде?” – ди. Күп кенә балалар акча түләмәгән булып чыга. Аларга классны бушатырга кушыла. Шулай итеп, Галиәкбәр дә башын иеп, өенә кайтып китә. Ә еллык уку өчен түләү — 150 сум. Бу акчага ул заманда сыер алырга мөмкин иде, дип хәтерли үзенең балачагын Галиәкбәр абзый.

Ата-аналы ... ятимнәр

28 января

...Бу турыда очраклы гына белдем. Эчкече хатын бала тудырды. Аптырарлык нәрсә юк, андый хәлләр еш була, диярсез. Ханым үзе дә “яшел елан” белән дуслыгын яшерми, аны “безнең нәсел чире” ди. Болай әйтергә нигез дә бардыр, чөнки ул үзе үскән гаиләдә аракыдан башка мавыгу күрмәгән. Бердәнбер көнне әтисе эчкән килеш йоклап китеп, иртәнгә уянмаган, күп тә үтми әнисе дә янып үлгән, җитмәсә, өеннән дә көл-күмер өеме генә торып калган. Фаҗиганең сәбәбе шулай ук эчү, әлбәттә. Ике абыйсы да, шул юлдан китеп, гаилә дә кора алмаганнар, ахыр чиктә үзләренә кул салганнар. Шул ук бәла апасының да гаилә тормышын бозган, ире куып чыгаргач, кем якты йөз күрсәтсә, шунда кунып йөри. Үз ишләре табыла, әлбәттә. Тик мине тетрәндергәне шул — бу хатынның ике баласы чит гаиләдә үсә, ә ире белән үзе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Ата кеше дә эчкече. Алар икесе дә эшләми, авылда эш юк, булса да аларга ышанып тапшырмаячаклар. Ничек көн күрәләрдер... Һәм менә тагын бала... Нинди булып үсәр ул?

Кызыл байрак һәм... киндер ыштан бавы

25 января

Югары вазыйфадан китеп, яше шактый өлкәнәйгән шәхесләрнең гади кешеләргә якынаерга, даими аралашырга тырышуы табигый хәлдер. Күренекле дәүләт эшлеклесе, журналист һәм язучы Таһир Ахунҗанов белән дә шулай булды. Нәшер ителгән барлык китапларын миңа да ул ихлас автограф язып бүләк итә барды. Минем беренче китапка да “Вечерняя Уфа” гәзитендә бик төпле рецензия бастырды. Ахунҗановларның фатирында, гаҗәеп кунакчыл хуҗабикә Зинаида Ивановна әзерләгән чәй табыны артындагы сөйләшүләрдән еш кына үземә киләчәккә темалар билгели, мәгълүматлар туплый идем. Ә сүз кемгә генә, нинди вакыйгага гына кагылмасын — абзыебызның фәһемле һәм мәзәк хикәяте тел очында гына. Көн дә диярлек телефоннан хәбәрләшкәндә дә ул бер-ике гыйбрәтле хәл турында сөйләп алырга иренми иде. Композитор Нариман Сабитовны бик хөрмәт иткән, иҗатын югары бәяләгән. Аңа бәйле истәлекләре бихисап булды.

Курчак кебек булу кемгә кирәк?!

23 января

Үсмер кызлар арасында анорексия авыруы елдан-ел арта

Ниндидер бик шикле матурлык стандартларына туры килү өчен ябыгу теләге үсмер кызны аяктан ега. Ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатсалар да, табиблар аны коткара алмый. Хәзер баланың үлемендә кем гаепле булуын, әти-әнисе һәм укытучылары ник вакытында чаң сукмавын тикшерәләр. Ярославль өлкәсендәге мәктәпнең 9нчы сыйныфында укыган бу кызның фаҗигале хәлгә таруына бәйле укытучылары да, ахирәтләре дә ачык кына бернәрсә дә әйтә алмый. Уку алдынгысы, елның иң яхшы укучысы, сыйныф журналында аның фамилиясе янында бары тик “5” билгеләре. “Аның ни өчен шулай ябыгырга теләвен беребез дә аңламадык. Ул болай да матур кыз иде. Шуңа да аның, симезмен, миңа ябыгырга кирәк, дигән сүзләренә бик аптырый идек. Барысы да әйбәт булачак, соңгы чиккә кадәр барып җитмәячәкмен, дигән сүзләре дә гаҗәп тоелды безгә”, — ди сыйныфташ кызлары.

Гыйбрәт

22 января

Электричкадагы малай Миләүшәнең күңел дөньясын тетрәндерде

Миләүшәнең иртәдән кәефе юк. Дүрт ел инде юньләп йоклаганы юк аның. Кичтән берничә сәгать черем итеп ала да, таңга кадәр борсаланып ята. Күңелендә тынычлык юк, яшәвенең тәмен тапмый. Гомер буе гаиләм, ирем, балаларым дип яшәп ятканда көннәрдән бер көнне иренең хыянәте тормышы­ның астын өскә китерде... Барысы да берничә ел элек башланды. “Ныклы гаилә төзедем, балаларым менә дигән!” — дип куанып йөргән чакта, 31 ел буе тормышны иңгә-иң куеп тарткан, алдагы көндә таянычым дип ышанган ире, әйтерсең лә, арттан килеп пычак кадады: зина өстендә тотылгач, ире куып чыгарган сөйрәлчек хатын белән яшерен никах укытып яшәп яткан! Эшкуарлык белән шөгыльләнүче иренең шә­һәрдән соңга калып кайтуларын “Эше күп шул, мескенемнең, гаиләбез өчен тырыша бит”, дип аклап, аны өйдәге мәшә­катьләрдән арындыруының нәтиҗәсе бик аянычлы тәмамланды. Бак­саң, бернинди “эшлекле сөйләшү­ләрдә” дә, “тормыш тарту да” булмаган икән иренең уенда, эшкуар ир зиначы хатын белән зина юлында йөргән икән. Иманның ни икәнен белмәгән килеш, “никах укыттык”, дип, динне мыскыл итүләрен күр әле! Үзе шактый еллар Исламда булып, дин кануннарын мөмкин булган кадәр үтәп яшәгән Миләүшәне, мөгаен, барысына караганда да “никах укыттык” дип әйткән сүзләре чиркандырды.

204нче санлы эш

21 января

Аның нигезендә Тәпәрешнең Ялан як мәхәлләсе мәчете 63 елга ишекләрен яба

Соңгы елларда тарих белән кызыксынучылар саны арта. Шунысы үзенчәлекле, тарихчы галимнәр билгеләвенчә, үткәннәрне өйрәнүчеләр арасында хәзер яшьләр күпчелекне тәшкил итә. Реферат язучы мәктәп укучылары яисә диплом эше башкаручы студентлардан тыш, авыллар тарихын тикшерүгә, әлеге материаллар нигезендә шәҗәрәләр төзүгә интеллигенция вәкилләре дә алынды. Чишмә районының Тәпәреш авылында яшәүче Раил Вәлетдинов та шундыйлардан. Төп һөнәре буенча авыл хуҗалыгы белгече үзенең нәсел агачын төзегән, туган авылы тарихы турында бай материал туплаган. Дингә бирелгән шәхес буларак, аны туган төбәгендәге мәчетләр тарихы да кызыксындыра. Тәпәреш авылындагы өченче мәхәллә мәчетенең 1939 елда җирле властьлар тарафыннан ябылуы турында ул җыйган архив материаллары утыз биткә якын.

Мәндүзәнең мамык шәлләре

18 января

Заманында Әлшәй районының Слак авылында кул остасы буларак танылган Мәндүзә Зарипованың озын гомерлелек сере нәрсәдә?

Моннан берничә ел элек без “Кызыл таң”ның йөзьяшәрләр клубын булдырган идек. “Йөзьяшәрләр” рубрикасы астында озын гомерле дистәләрчә әби-бабайларыбыз турында яздык. Аларның яшәү рәвеше, озын гомерлелек серләре гәзит укучыларда, әлбәттә, ихлас кызыксыну тудырды. Яшәү рәвеше, тормыш сыйфаты төрле-төрле булган геройларыбызның барысына да хас бер үзенчәлек бар. Бу – аларның хезмәт яратуы, тормышның һәр минутын файдалы итеп үткәрергә омтылуы, иң мөһиме — үзенең бу тормышта кемнәргәдер бик кирәк булуын тоюы.

“Үлсәм, җирсеп кенә үләрмен инде...”

16 января

Көзнең матур бер киче. Оныгымны урамда йөртәм. Сабый коляскада изрәп йоклый. Көн җылы булгач, ишек алды бала-чага тавышыннан гөрләп тора. Эскәмиягә килеп утырып, аларны күзәтә генә башлаган идем, яныма таякка таянган, аякларына яңа галошлар кигән, ак яулыгын алга төшереп бәйләгән, пөхтә киенгән кечкенә гәүдәле бер әби килеп утырды. Бераз тын алгач, “Саумы, кызым, бәләкәчең белән саф һавага чыктыңмы? Кем, кызмы, малаймы?” дип, миңа җавап бирергә дә ирек бирмичә, бер-бер артлы сораулар яудыра да башлады.

Тыныч тормышта да ул солдат

15 января

Әфган сугышыннан инвалид булып кайткан Фирдәт Сабиров үз эшен ачарга рухи көч таба

Әфган крестьяннарының тыныч тормышын тәэмин итү бурычы куелган экипаж хәрби частька кайтырга чыга. Олы юлдан ялгыз танкта бару хәвефле, гранотомётлар белән коралланган дошман утына эләгүең бар, шуңа алар юлсыз җирдән кайтырга карар итә. Танк астында мина шартлау егетләрне сискәндереп җибәрә. Дөрес, инде бер ел Әфган­стан­да хезмәт иткән экипаж өчен бу зур яңалык түгел, әмма тау-таш арасында кичкә каршы мондый хәлгә таруның ахыры бик аянычлы булуы да мөмкин. Шартлаудан соң ату тавышлары яңгырамагач, егетләр тирә-якны күзәтеп, саклык белән танктан чыга. Хәрби машина минага эләккән. Шартлаудан танк ярыйсы ук зыян күргән. Шулай да танк командиры Фирдәт Сабиров машинаны үз көчләре белән ремонтлап кайтырга карар итә. Егет әлеге вакыйганың үз язмышында тирән эз калдырачагын ул мизгелдә күз алдына да китерә алмый...

Авыргазы Вангасы

14 января

Толбазыда ачы балачак язмышы белән дә, Ходай биргән сәләтләре белән дә легендар күрәзәче Вангага охшаган чуваш хатыны яши

Мондый кешеләрнең уникаль сәләтенә ышанырга да, ышанмаска да була, әлбәттә. Бу – һәркемнең үз ихтыярында. Шул ук вакытта, без бит, һич икеләнүсез, барлык дөньяга билгеле Кисловодскига, Пицундага яки үзебезнең Янгантауга, Красноусолга әллә нинди чирләрдән дә сихәтләнүгә өмет итеп барабыз. Анда сырхауларыбызга дәва табабыз, чөнки җир йөзенә бәндәне яраткан Хак Тәгалә кешеләргә савыгу чыганакларын да барлыкка китергән. Рәсми медицинага әле берничә йөз ел гына, ә халык медицинасы кешелек белән бергә барлыкка килгән, һәр төбәкнең, һәр халыкның танылган табиблары булган. Ә бит аларның күбесе укый-яза да белмәгән, әмма авырулардан дәва таба белгән! Әгәр “югарыдан” булмаса, бу каян?!


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»