Дөнья бу...
Сату – оста итеп тозак кора белүме?
20 февраляЯхшы сатучы мәңгелек бозлар илендә — карны, чүлдә комны да сатып бирәчәк. Иң мөһиме — кешенең психологиясен яхшы белү. Арытаба эш аздан гына торачак. Сатып алучыга тәэсир итү чаралары күп. Мизгелгә бәйле ташламалар, бәйрәм акцияләре, сатып алучыларга бүләкләр, даими клиент карталары... Нәрсәне дә булса арзанрак сатып алырга мөмкинме соң?
Сәяхәтче студент
19 февраляУфа кызы Айгөл — Мәскәүдәге “Югары икътисад мәктәбе” милли-тикшеренү университетында яхшы билгеләргә генә укучы студент. Аңа карыйм да гаҗәпкә калам. Дөресрәге, аның уку елларын ничек уздыруына, һәр көненнән ямь таба белүенә сокланам. Гадәттә, студентларга “хәерче” сүзен ялгарга яраталар. Ә хәерче түгел икән, димәк, ата-аналарының кесәсе калын. Айгөлебез акчага бер дә мохтаҗлык кичерми, әмма барысы да үз тырышлыгы белән.
Туйда - космонавтлар
18 февраляАрмиядә хезмәт итүче Равил Карамовка сеңлесенең никахлашу мәҗлесендә катнашырга Юрий Гагарин телеграммасы ярдәм иткән
Советлар Союзы маршаллары Г. К. Жуков, Р. Я. Малиновский, А. А. Гречко оборона министры булган елларда хәрби хезмәткә чакыру һәм хезмәт итү вакыты тулганнарны демобилизацияләү турындагы приказ 3 сентябрьдә дөнья күрә иде. Армиядә һәм Хәрби-диңгез флотында бу көнне өч һәм дүрт ел хезмәт иткән сугышчылар аеруча зур түземсезлек белән көтеп алды. Ләкин шунысы: яшь-җилкенчәкне чакыру икенче көнне үк диярлек башланырга мөмкин, ә менә хезмәт вакытын тутыручыларны кайтару ел ахырына кадәр дәвам итте. Бу, әлбәттә, халыкара хәлгә бәйле булгандыр. 1967 ел да искәрмә булмады, бу вакытта Советлар Союзы белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр шактый кискенләшкән иде, чик буенда кызу бәрелешләр дә булгалады. Командование безгә: “Октябрь бәйрәменә кадәр берәүне дә җибәрә алмыйбыз”, диде.
Утлы өермәдә тез чүкмәгән яугир
15 февраляУкып, һөнәр алып, матур тормыш корып яшәргә хыялланып Ленинградка юлланган Хәниф юлда барганда сугыш чыга. Тиздән илебезнең Төньяк башкаласы тулысынча чолганышта кала һәм тарихта тиңе булмаган, ике елдан артыкка сузылган Ленинград блокадасы башлана. Ерак Башкортстанның Борай районыннан килгән үсмергә снаряд һәм бомбалар шартлавы астында окоп, траншеяләр казырга туры килә.
Италия кояшы астында
13 февраляЯкташыбыз анда коллыкка төшүдән көч-хәл белән котылган
Италия — дөньяның иң алга киткән җиде иле исемлегенә кергән, нык үсешкән мәмләкәт. Анда гомернең уртача озынлыгы — 79,2 ел. Ирләр дә, хатыннар да пенсиягә 65 яшьтән чыга. Әмма бу эшче куллар җитешмәү проблемасын хәл итә алмый, шуңа күрә Италиягә матди байлыкларын тулыландыру максаты белән йөзләрчә эмигрант килә. Үзебезнең танышлар да, шушы илдә бер-ике ел эшләп, ярыйсы гына акча туплап кайтты. Ә бер группадашыбызның ире Илгиз анда бөтенләйгә торып калды. Китүенә ун-унбиш ел бар. Ике баласының ничек үскәнен, әти-әнисенең картайганын күрә алмады. Берничә елга бер тапкыр шалтыраткалый. Әмма кайтмый. Аның юклыгына инде туганнары да күнде. Шулай да “ни өчен” дигән сорау тынгы бирми. Кеше үз теләге белән шул гомер Италиядән кайтмый димени? Бәлки, аны анда көчләп тоталардыр?
Яраткач, ярлы да якын...
12 февраляШушы көннәрдә 80 яшен тутырган Рәмзия Нигъмәтҗанова моннан 60 ел элек сугыш ятиме гомерлек яр итеп сайлавына беркайчан да үкенмәгән
1934 елның ачы буранлы февраль аенда туган Рәмзия Габделвәли кызының гомер юлы Совет дәүләтендәге тормышның ачысын-төчесен бар тулылыгында чагылдыра. Бик диндар һәм шактый бай гаиләдән булган Габделвәли Муллагалиев авылдагы эзәрлекләүләрдән качып, егет чагында ук Урта Азия якларына чыгып китә. Монда ул үзе кебек качаклар арасында гомерлек парын — Татарстан кызы, язмыш сынаулары аркасында ятим калган Мәгъзүмәсен очрата. Яныңда җаныңа якын кешең булганда кыенлыкларны да, тормышның барлык сынауларын да җиңәргә була. Бер нәрсәне генә җиңеп булмый — туган якны, туганнарны сагыну хисен.
Ә кайда соң сезнең кабер, хәбәрсез югалганнар?..
05 февраляӘнисә апа редакция бүлмәсенә кечкенә төргәк тотып килеп керде. Нәрсә тотканы билгеле булмаса да, өлкән яшьтәге бу апаның бөтен кыяфәте: “Ә сез ышанмадыгыз, менә карагыз, табылды-ы-ы!” дип бөтен дөньяга оран сала төсле иде. Бераз тынычлана төшкәч, Әнисә апа төргәктән алтын хәрефләр йөгертелгән кызыл тышлы кечкенә кенәгә тартып чыгарды да миңа сузды.
“Балалар хакына мин яшәргә тиеш...”
04 февраляӘҗәл белән көрәштә Гөлнара Маликова әлегә җиңүче булып кала
Нәрсә ул бәхет? Күпләр аны сәламәт булуда, дияр. Кызганычка каршы, һәртөрле авырулар кешене сагалап кына йөри.
Берничә ел элек дәваханәдә яткан Ләйсәннән сәламәтлеге турында кызыксындым. Сүзгә-сүз ялганып, бәйнә-бәйнә дәваханәдәге вакыйгалар турында да сөйләде ул.
“Тыныч кына үз өемдә үләр идем...”
01 февраляКөн тудымы, күңел начар хәбәрләрдән тетрәнә. Кемнеңдер җанын кыйганнар, кемнедер талаганнар, өченчеләрне алдау юлы белән кыш уртасында балалары белән урамда калдырганнар... Хәйлә, ялган, мәкер, дошманлык, хөсетлек һәм көнчеллек тулы авыру җәмгыятьтә яшибез. Ата-бабаларыбыз зур гөнаһка санаган кеше рәнҗетү хәзер берни тормый.
Агыйделдә ГЭС төзү Башкортстанны баетачак
30 январяТик бу язманы чит илләрнең сәнәгать шпионнары күрмәсен иде
Декабрь булуга карамастан, Мәскәүдә һава торышы бик йомшак. Вагон жылы, кәефләр яхшы. Поезд кузгалып китәргә җыена. Купеда берүзем генә. Уфага кадәр юлдашлар булмас микәнни инде, дип борчылып утырганда купега өч егет килеп керде, берсе — негр. Егетләр сумкаларын җайлап урнаштырды, минем белән кул биреп күрештеләр. Күңелемә җылы йөгерде. Әһә, әдәплеләр, жулик-фәлән түгелләр. Поезд кузгалгач, проводница чәй китерде. Чәй эчкән арада бер-беребез белән танышабыз. Егетләрнең икесе Уфадан булып чыкты. Әсхәт белән Марат — студентлар, урысча да, татарча да сөйләшәләр. Туган якларына негр егетен дә алып, Яңа ел бәйрәменә кайтып баралар. Негр Русиягә укырга килгәч урыс телен белүенә ышанам.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”