Дөнья бу...

Губернаторны үлемнән татар егете коткарган

02 сентября

Таулар, урманнар арасында, җиде тау чишмәсе чыккан, чылтырап аккан саф сулы Җәйхуҗа елгасы буена урнашкан ул Айдагол авылы. Аксен станциясе белән Никифар авылы арасында үткән олы юлның ике ягына тезелгән ул. Утыз ихаталы гына булуына карамастан, ул авылдан күп кенә билгеле шәхесләр чыккан. Элегрәк анда Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан абзыйлар, бабайлар да яши иде. Шуларның берсе, өч “Георгий тәресе” ордены кавалеры Җәмил Галләмов турында бәян итәргә булдым.

Якут күленең суында бар диләр бер-бер хикмәт

30 августа

Республикабызның көньяк чигендә шушындый матур атамалы күлнең барлыгы турында күпләр белмидер дә әле. Әмма аның даны елдан-ел еракларга тарала. Эссе җәйдә шунда гына барып дәваланырга теләүчеләр саны бермә-бер арта. Бармаска ни, беренчедән, әллә ни ерак түгел, икенчедән, артык кесәгә сукмый. Ә шифасы Соль-Илецк күле суыныкыннан һич калышмый. Быелгы җәйнең соңгы көннәрендә Якут күленә безнең дә юл төште.

Фәнгә тартылучы җитәкче

28 августа

Борай — тырыш хезмәте белән танылу алган кешеләргә бай төбәк. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Бүгенге язмамда бар булмышын балалар тәрбияләүгә багышлаган танылган педагог, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре, Русия Федерациясенең халык мәгарифе отличнигы, В. Сухомлинский медале кавалеры Фәнис Абазов турында бәян итәсем килә. Олы хезмәт юлын районның ремонт-техника станциясендә тракторчы булып башлап, педагогия фәннәре докторы дәрәҗәсенә кадәр үскән кеше ул.

“Русиядәге хатын-кызлар — иң чибәре!”

26 августа

Язмыш кешене нинди генә тарафларда йөртми. Ләкин кайда гына булмасын, һәркем туган нигезен, әти-әнисен, туганнарын, телен сагына. Чит илдә аларның кадерен тагын да ныграк белә башлыйсыңдыр.

Калифорния, Гавай утраулары, Шамонино...

23 августа

Һәвәскәр спортчы Илһам Котләмбәтов үзе яшәгән авылда пляж волейболы мәйданчыгы оештырган.

Игезәк сыңары Макиша

21 августа

Дмитрий Макишаны Дәүләкән шәһәрендә дә, районында да белмәгән кеше юктыр. Бу буш сүзләр түгел, чөнки Дмитрий Владимирович 34 ел дәвамында район гәзитендә фотохәбәрче булып эшләде, вазыйфасы буенча төбәкне аркылы-буй гизде, шәһәрдә һәм районда ул булмаган предприятие, оешма, авыл калмагандыр. Ә менә аның Мәскәүдә яшәүче игезәк ише, туганы Алексей барлыгын бик сирәкләр генә белде.

“Йөз илледән артык самавырым бар”

20 августа

Мәкбүл Гыйлемхановның коллекциясе тагын нәрсәләр белән әсир итә?

“Хәер сорашучы” эт

19 августа

Беркемгә дә сер түгел, соңгы ике дистә елда хәер сорашучылар белән урам тулды. Без бу күренешкә күнегеп тә беттек шикелле. Бүген инде безне “хәер сорый белүче” эт кенә аптырата ала.
Мин андый этне күргәнем бар, дип кенә чикләнә алмыйм — ул эт белән яхшы танышмын. Күрәсең, “хәер сорашырга” да аны үзем, я минем кебек “эт җанлы” шоферлар өйрәткәндер. Чөнки бу урам этен бөтенләй дә “бомж”лар рәтенә куеп булмый. Аның даими “пропискасы” бар: ул Аксен — Миякә арасындагы тимер юл кичүен үз иткән.

Йорт иясе

14 августа

Элек-электән ата-бабаларыбыз йорт иясенә “Хуҗабыз, бичурабыз” дип эндәшкәннәр, алар мич артында, шүрлектә яши дип ышанганнар. Бала чакта, тыңлашмасак, дәүәни һәрвакыт: ”Шауламагыз, әнә бабай чыгып алып китәр”, — ди торган иде. Ничек кенә дисәң дә, һәркемнең шәхси йортында, фатирында күзгә күренми яши ул җан иясе. Кемнәргәдер “еш кына сәлам бирә”, ә кемнәрнедер борчымый да.

Белгәнеңне башкаларга белдер

13 августа

Кайда гына йөрми, ниләр күрми бу тынгысыз журналист башы. Әмма һәрберебезнең күңеле тарткан, исеме чыгу белән аяклар шул якка борылган төбәге, районы буладыр. Урал аръягына барырга яратабыз, андагы табигать, бер кенәсез, ихлас кеше­ләре, кымызы чакырып тора.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»