11.09.2014 - Дөнья бу...

Йөрәк әрнеше

Муллагали бабай, кипкән иреннәрен көч-хәл белән генә кыймылдатып, күзләрен ачты. “Бер генә йотым су...” Янындагы шәфкать туташы: “Юк, ярамый, бабай, аз гына түз инде”, — диде. “Түзәм, балам, түзәм... Операцияне кем ясады?” “Үзегезнең авыл кешесе – Газинур абый. Бик яхшы табиб”. Бу исемне ишеткәч, Муллагали эсселе-суыклы булып китте. Менә кайчан үч алу сәгате килеп җиткән – гомер җебе өзелергә торганда. Аны өзәргә сәбәбен тапкан – операцияне үзе ясаган. Ә хатирәләр узган елларга алып кайта...

Улы белән бергә уйнап үскән Газинур ни өчен картның күңеленә шундый кара шом салды әле? Йөрәгенең яшерен урынында сер бармы, әллә буыннан-буынга күчәчәк үчме?
Заманында “кызыл активист” булып йөргән Муллагали авылдашларына бик мәрхәмәтсез булды, кайберләрен “кулак” мөһере сугып Себергә сөрергә күп көч салды. Ә Газинурның әтисе — кан дошманы иде, чөнки ул аның яраткан кызы Зәкияне урлап алды. Шуннан туды да инде Газинур. Муллагали исә, ачуын яшереп, яратмаса да, күрше авыл кызына өйләнде, уллары Миңнегали туды, алар дошманының улы белән бергә уйнап үсте.
Репрессия елларында Газинурның әтисе мәңгелеккә “Себер китте”, Муллагали тырышлыгы белән инде, билгеле. Ә үзен сугышка да алмадылар, чөнки бер күзенә ак төшкән иде. Бригадир итеп куйгач, и эчте дә инде халыкның канын... Ялгыз хатыннарны, үсмер малайларны җәберләде. Ә беркөнне Газинурның утыннан кайтканын көтеп торды да, агачларын җиргә аударып, чанасын ваткалап ташлады, чыбыркысы белән үзенә дә эләктерде. Малай аның зәһәр ачуыннан чак качып котылды.
Еллар узды, Газинур үсте, яхшы укып, табиб һөнәре алды, тирә-якка билгеле хирург булып танылды.
Муллагали картка тиз арада операция ясарга кирәк булып, аны Газинур эшләгән дәваханәгә алып килгәч, карт калтырап төште. “Газинур ясамасын”, дип сөйләшеп карарга да уйлады. Әмма хәле шулкадәр мөшкел иде ки, аның бу мәсьәләне үзе теләгәнчә җайларга көче булмады. “Аның әтисез үсүендә мин генә гаепле бит, кычкырып әйтмәсә дә, ул аны беләдер, бу хакыйкать йөрәгендә әрнеш булып яшидер, хәзер үчен чыгарыр”, дип уйлады карт. Газинур аның өстендә пычак тотып торырга тиеш, ул-бу була калса, карт кешенең таушалган саулыгына япсара да калдыра! И, тормыш...
Операция уңышлы үтте, Газинур көн дә кереп картның хәлен белде. Аны алырга улы Миңнегали килде, табибка күчтәнәче дә мулдан иде. Әмма Газинур аңа борылып та карамады, ә Муллагалинең аркасыннан сөеп: “Егетләрчә нык булдың, абзый, алда да шулай яшәргә сиңа! Савыгып чыгуың табиб өчен үзе зур бүләк!” — диде. Шунда картның күңелендә дулкын күтәрелде, алдына егылып гафу үтенәсе килде. Әмма ул Газинурның кулын кысып: “Рәхмәт, улым! Булдыралсаң – кичер...” — генә дия алды.

Альмира ХӨСӘЕНОВА.
Бүздәк районы,
Урзайбаш авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»