10.09.2014 - Дөнья бу...

Бала кайгысы

Илгиз белән Сәрия гаиләсенә олы кайгы килде — 25 яшьлек уллары Самат фаҗигале рәвештә һәлак булды. Улларын җирләгәннән соң Илгиз зираттан өйләренә кире кайтмады. Беркемгә берни аңлатмыйча, шәһәрдән ерак булмаган бакчасына китте. Анда төзи башлаган йортлары яшәрлек булмаганлыктан, мунчаның алгы өлешен җайлаштырып, шунда яши башлады.
Яши башлады... Тик яшәүме соң бу? Баласын югалту кайгысыннан картаеп китте, танымаслык булып үзгәрде Илгиз. Еш кына аклы-каралы иске телевизорга төбәлеп, ләкин аның тавышын ишетмичә, көннәр буе ятты да ятты. Кайгысын басар өчен “яшел елан” белән дуслашып китте. Тик кайгысы гына басылырлык булмады. Айныган чакларында Илгиз үз-үзен “Нигә болай булды соң? Ни өчен?” дигән сораулар белән камчылады да камчылады. Ә җавап табылмады...

...Сәрияне ул юл читендә кул күтәреп торган чагында күреп алды. Шәһәрчә пөхтә-матур киенгән, зифа буй-сынлы чибәркәй беренче күрүдән үк ошады Илгизгә. Ул үзе дә килеш-килбәте белән төшеп калганнардан түгел иде. Эше дә төшемле – такси йөртә. Егет югалып калмады, Сәриянең телефон номерын сорап алды. Аралаша торгач, араларында мәхәббәт кабынды. Яратышып, туйлап өйләнештеләр.
Башта берничә ел тулай торакта яшәделәр. Илгиз — көне-төне таксида, Сәрия кибеттә сатучы булып, икесе дә тырышып-тырмашып эшләгәч, кооператив фатир алырга җае табылды. Кавышуларына дүртенче ел киткәндә дөньяга яраткан уллары Самат туды. Теремек, матур малайны иркәләп үстереп ятканда Сәрия тупылдап торган кыз алып кайтты. “Лилия” исеме бирделәр. Балаларын бик яраттылар. Гаилә имин булсын, балалар бернигә мохтаҗлык күрмичә үссен, дип тырышты Илгиз. Яхшы киеме булсынмы, затлы уенчыклар, тәмле ризык булсынмы... Һәр җәй саен диярлек дүртәүләп җылы якта диңгез ярында ял итеп кайтырга тырыштылар. Илгизнең әнисе Маһира карчык кына сукрана иде: “Балаларыгызны трай типтерәсез. Каникулда авылга кайтсыннар, эшкә өйрә­нерләр”, — дия иде. Тик Сәрия, бергәләп кунакка кайтып киткә­ләсәләр дә, ике бөртек баласын “тиресле” авылда үстерәсе килмәде. Шуңадыр, гомер буе тир түгеп колхозда савучы булып эшләгән Маһира карчык шәһәр киленен баштан ук өнәмәде. Тормышларына кысылмаса да, түзалмаган чакларда: “Артык рәхәт яшисез. Бозасыз балаларны”, — дип әйткәләде.
Рәхәт яшисез, дигән сүзләрендә, бәлки, хаклык та булгандыр. Чөнки Сәрия кәеф-сафалы тормыш яратты. Кунактан — кунакка, туйдан — туйга, кичәдән кичәгә йөрделәр. Үзләреннән дә кеше өзелмәде.
Сәрия балаларын иң яхшы мәктәпкә бирде. Самат укуда артык алга китмәсә дә, Лилияләре дүртле-бишлеләре белән көн саен диярлек куандырып торды.
Самат... Кай арада эләкте ул әфьюн сатучыларның ятьмәсенә? Мәктәпне тәмамлагач, әлеге дә баягы әнисе сөйләшеп-җайлап, институтка укырга кертте. Тик Самат укып бетерә алмады. Өченче курсны тәмамлагач, Самат әнисенә: “Мин сезгә ияреп йөрергә бала-чага түгел. Барыгыз үзегез Кара диңгезегезгә. Ә мин дуслар белән Байкалга сәя­хәткә китәм”, — диде. Сәрия сөй­гән улы­ның теләгенә каршы тора алмады. “Барсын, дөнья күреп кайтсын”, — диде. Шул китүдән Самат югал­ды. Ил буенча эзләүгә бирделәр.
Бер елдан соң: “Юлга кайтырга акча салыгыз”, — дип хәбәр килде. Салдылар. Тик ул кайтмады. Тагын салдылар, тагын юк. Кайгыга төшкән Илгиз чак эзләп табып алып кайтты улларын. Тик Самат танырлык түгел иде шул. Ниндидер сектага ияреп, юлдан чыккан егет барлык булмышы белән әфьюн колына әйләнгән иде. Тырышмадылар түгел, әтисе белән әнисе улларын шул ятьмәдән йолып алу өчен ни генә эшләмәде. Җаннарын бирергә әзер иделәр. Дәрәҗәле табибларга күрсәттеләр, кат-кат дәваладылар. Тик ул шушы яман чиргә сабышкан иде шул инде.
Гаиләдән кот китте, ата-ананың җанын кайгы-хәсрәт телгәләде. Илгиз башта машинасын сатты. Аннан гаражын. Кеше кыяфәтен югалткан Саматның әнисеннән доза өчен акча талап алган чаклары да булды, хәйләләп тә, алдашып та, урлап та алды. Йорттагы сатарлык әйберне сатып бетерде. Өйгә кайтса — кайтты, кайтмаса — юк. Илгиз, син боздың аны, дип, Сәрияне гаепләде. Сәрия аңа күтәрелеп бәрелде. Сорамыйча түргә үткән кайгы алдында алар икесе дә көчсез иде. — Тора-бара аралары да салкынайды, бер-берсеннән читләштеләр. Ачык, ягымлы кызлары Лилия дә үз эченә бикләнде. Вакытын күбрәк дус кызлары янында үткәрергә тырышты.
Илгиз үзенчә көрәште, бер-ике “үлем” сатучыны төрмәгә дә утыртты. Шул арада үзләренең якын танышлары читләште, бергә ашаган-эчкән, күңел ачкан дус-ишләре аларны онытты. Ә Самат, үзе кергән капканнан чыга алмыйча, яшәгән йортларының каршысындагы биек торак башыннан сикереп җан-тәслим кылды.
...Илгизнең башы авыр уйлардан арына алмады. Вакыт — җанга табиб, дисәләр дә, бу аңа карата атап әйтелмәгәндер шул. Вакыт үткән саен, Илгиз югалтуның никадәр зурлыгын, чынлыгын, аны инде төзәтеп булмаслыгын көннән-көн ныграк тойды. Улын саклап кала алмаганы, килгән бәла алдында көчсезлеге өчен үз-үзен гаепләде. Хатынына да рәнҗеше кимемәде. Тормышка тәмам өмете өзелде. Чиргә сабышкан уллары әти-әнисен күпме җәфаласа да, ул киткәч, барысын да кичерде Илгиз. “Яшәсен генә иде, тере генә булсын иде”, — дип өзгәләнде ул.
...Ярым айнык Илгиз шуларны тагын бер кат башыннан кичереп ятканда кемдер мунча ишеген шакыды. Китмәсләр микән, дип тормый яткан саен ныграк шакыдылар. Илгиз беркемне дә күрәсе килмәсә дә, торып ишекне ачкан иде, мунчага таякка таянган Маһира карчык килеп керде. Улының ябыккан, саргайган йөзенә, төпкә баткан күзләренә карады да: “И, балам, балам...” дип озак кына башын селкеп торды. Югалып калган Илгиз әнисен сүзсез генә утырырга ымлады да, тагын ятагына ауды.
— Улым, мин сиңа вәгазь укырга дип килмәдем, — диде Маһира карчык. — Тик әйтмичә дә булдыра алмыйм. Саматны күмгәнгә биш ай үтте. Син шул арада үзеңне дә күмеп өлгердең. Ә син бит – гаилә башлыгы. Рәхәт чакта Сәрия белән бергә булдыгыз. Ә хәзер аны ташладың...
Киленен гомергә яратмаган Маһира карчыкның бу сүзләреннән аптырабрак калган Илгиз башын борып әнисенә карады.
— Әйе, моңа кадәр бик рәхәт яшәдегез. Тик, улым, бер рәхәтнең бер кыены була шул. Үзегез артык иркәләп боздыгыз да, харап иттегез алма кебек баланы. Икегез дә гаепле. Аллаһ кичерсен барыбызны да. Нинди генә булмасын, Сәрия — синең хатының. Авырлыкны да бергә күтәрергә тиешсез. Син, улым, ир кеше. Без – мин, хатының, кызың — синсез дә, Саматсыз да ятим калдык. Кемгә сыенырга безгә синнән башка? Беләм, аңлыйм сине, улым. Кайгың бик тә авыр. Сабырлык сорыйк Ходайдан, улым. Түземлек сорыйк. Кайгы биргән икән, аны күтәрерлек көч тә бирә ул адәм баласына...
Илгиз өнсез генә әнисен тың­лады. Кара, үз кайгысына батып, әнисе барлыгын да истән чыгарган бит ул!
— Шундый ул тормыш, улым, — дип сүзен төгәлләде Маһира карчык. — Биек күкләрдә очып барган җиреңнән таш кыяга китерә дә бәрә. Канатларың сынган килеш үрмәләп кара таш кыяга... Кемдер авыртуга карамый, өскә үрмәли. Кемдер аска егыла...
Иртәгәсен Илгизнең аяклары автобус тукталышына таба атлады. Биш ай буе бармаган улы янына, зиратка китте ул. Самат каберенә җитәрәк анда басып торучы ике хатын-кызны күреп туктап калды. Кызы Лилияне тиз таныды. Ә ярты ел эчендә ябыккан, картайган, бө­реш­кән хатынын чак таныды. Лилия, әтисен күреп алып, кулыннан тартып диярлек әнисе янына китерде. Һәрвакыт көләч йөзле, шаян Сәрия сагыш тулы, яшьле күзләрен кү­тәреп, Илгизгә төбәде. Тынлыкны Лилия бозды. “Әти, әни, Самат хәзер юк. Тик мин бар бит. Нигә минем турында онытасыз?” диде. Шуны гына көткәндәй, Сәрия буылып еларга тотынды. Хатын-кызның күз яшенә түзә алмаган Илгиз, башка сүз таба алмыйча, хатынының башын күк­рәгенә кысты. ”Карагыз әле, күптән түгел утырткан чәчәкләр тамырланып киткән”, — дип, Лилия чәчәк төпләрен йомшартып алды. — Их, сибәргә су ал­маганбыз...” Аның сүзләрен ишеткәндәй, җылы яңгыр сибәли башлады. Сәрия, “Яңгыр...” дип уч төпләрен ачып кү­ккә карады. “Яңгыр, Сәрия... Кайта­бызмы?” – диде Илгиз. “Кайтабыз... кай­табыз...”, — дип кабатлады Сәрия.
...Зират капкасыннан, бер-берсенә тотынып, бер ир, ике хатын-кыз чыкканда, аларның баш очында, күксел болытларны аралап, кояш чыгып килә иде...

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»