09.09.2014 - Дөнья бу...

“Әгәр мин солтан булсам...”

Кызларыбыз Урта Азиядән килүче ир-егетләр “капканына” эләкмәсен иде.

Үзбәкстаннан килгән Нигъмәт белән күршеләр фатирына ремонт ясаганда таныштык. “Бигрәк уңдык эшчебездән, нәрсәгә генә тотынса да, барысын да җиренә җиткереп башкара. Акчасын да күп сорамый”, — дип куанычы белән уртаклашты хуҗабикә. Чыннан да, төзү эшеме, электр үткәргечләре, сантехника алыштыру дисеңме — һәр эш кулында уйнап тора аның. Мөлаем, ачык булганга безнең белән дә тиз арада уртак тел тапты ул.
Күршеләрдә ремонт тәмамланган көнне без дә аны өйдәге кайбер вак-төяк эшләрне башкару өчен чакырдык. “Ким дигәндә бер көнлек эш бар монда”, — диде ул һәм икенче көнне үк сөйләшенгән сәгатькә килеп җитте. “4-5 сәгать эчендә башкарып чыгарга тырышырмын, юкса, машинада хатыным көтеп утыра”, — диде Нигъмәт ишектән кергәндә үк. “Үзбәкстаннан килдемени? Эссе көнне шулай озак машинада утыра алмас бит. Бар, аны да алып кер”, — дип үгетли башладык. “Юк, ул минем мондагы икенче хатыным, керми, ояла”, — ди бу. Күз алдыма 17-18 яшьлек, кыюсыз гына үзбәк кызы килеп басты. Ишек алдында Нигъмәттән 6 яшькә өлкәнрәк, үзеннән бер башка озынрак, чибәр татар кызы Эльвираны күргәч, гаҗәпләнүебезнең чиге булмады.


“Мине көчләп өйләндерделәр”

Нигъмәт 1985 елда Үзбәкстанда туган, шунда ук белем алган. Әнисе аны тудырганда гарипләнеп калса, әтисе малайга 4 яшь чагында вафат булган. Үзенә һөнәр алганнан соң, әле мәктәптә генә укып йөрүче, үзеннән 6 яшькә кечерәк бер кыз белән очраша башлый ул. Яшьләрнең мөнәсәбәте тиз арада якын-тирәдәгеләргә билгеле була. Бераздан әти-әнисеннән кызны сорап бара егет. 
— Әтиең юк, әниең гарип. Кызыма нәрсә бирә аласың син? Юк, никахка ризалыгым юк, — дип, кызның әтисе аны кире борып чыгара. Бу вакыйгадан соң Нигъмәт Уфага эшкә килә. Дүрт ел башкалада эшләгәч, егетне ике туган абыйсы Үзбәкстанга чакырып кайтара.
— Элек йөргән кызыңның әти-әнисе килде. Алар сезнең өйләнешүегезне тели. Син аның белән бергә булырга тиеш, — ди ул.
Инде хисләре бераз сүрелгән булса да, Нигъмәт абыйсы сүзеннән чыга алмый. Баксаң, Үзбәкстанда кызның егет белән очрашып йөрүен урындагы халык күрә икән, бу кызны соңыннан башка егет кияүгә алмый, имеш. Шулай итеп, Нигъмәт элек йөргән кызы белән чәчләрен чәчкә бәйләргә мәҗбүр була. Никахтан соң егет кызны әнисе янына алып кайта да, берничә көннән янә Башкортстанга эшкә китә. Елына берничә тапкыр гына кайта ала ул туган якларына. Яшь гаиләдә бер-бер артлы малай һәм кыз туа.

“Иремнән уңмадым”

Эльвира Яр Чаллыда туып-үскән. Яшь кенә чагында Башкортстан егете белән язмышын бәйли һәм Уфага күчеп килә. Әмма бәхетле көннәр озакка сузылмый. Тәүдә гаилә башлыгы уен автоматларына ияләшә, соңрак, өйгә эчеп тә кайта башлый, хатынына кул күтәрүдән дә тартынмый ул. Ун ел шулай яшәгәннән соң Эльвира аерылышырга карар итә. Гаилә башлыгы да аның белән килешә. 
— Ун елда телгә алырлык бернәрсә дә туплый алмадык. Кеше фатирында яшәдек, балабыз булмады, — ди хатын.
Бераздан Эльвира шәһәр читеннән йорт сатып алып, әнисен дә бирегә күчерә.
Тәүлек әйләнәсенә эшләгән чакларым да күп булды, чөнки акча җиткерә алмадым. Шул иске йортка бура өстәп, өйне зурайттым, төзекләндердем, уңайлыклар булдырдым. Әнием рәхәт яшәсен, дип тырыштым. Ә узган ел Нигъмәт белән таныштык. Аның ягымлы, шул ук вакытта таләпчән, эшчән булуы, мине кайгыртуы әсир итте, — ди Эльвира.
Озак та үтми Нигъмәт Эльвирага никах укытырга тәкъдим итә. Ирнең туган төбәгендә гаиләсе барлыгын белсә дә, ризалыгын бирә хатын. Яшәү урынын да тиз таба Эльвира. Апасының тулай торактагы бүлмәсендә көн күрә башлыйлар.
Нигъмәттән әлеге тормышы турында сорамый булдыра алмадым. Ул киләчәктә шәһәр читеннән җир алып, өй салырга хыяллана, ә соңрак улын да үзе янына алып килергә уйлый.
— Беренче хатыныңны кызганмыйсыңмы? Ул берүзе балалар тәрбияли, әниеңә ярдәмләшә, ә син икенче гаилә коргансың, — дип сорыйм.
— Мин аларга акча җибәреп торам, алар мохтаҗлык кичерми, — ди ул.
Нигъмәтнең беренче хатыны һөнәре буенча укытучы икән, әмма ир аңа эшкә чыгарга рөхсәт итми. Шулай итеп, хатын көннәр буе балаларны, бианасын тәрбияләүдән, йорт мәшәкатьләреннән арына алмый. Иренең биредә башка гаиләсе булуын белсә дә, каршы төшми.
Эльвираның гына күзләрендә бераз борчылу сизелә. Нигъмәт туган якларына кайтып китсә, ул янә ялгыз калачак. Шул ук вакытта сөйгәненең балаларының әтисез үсүе дә хатынга тынгылык бирми.
Әлеге хәл-вакыйгаларның уңай якларын табарга тырыштым. Нигъмәт — гаилә башлыгы, балаларына даими акча җибәреп тора. Эльвира — беренче тапкыр үзен кайгыртучы ир белән танышкан, әлбәттә, аның да бәхетен кулдан ычкындырасы килмидер. Әмма... Күптән түгел Нигъмәтне урамда очраттым, ул бер яшь кенә кыз белән кочаклашып китеп бара иде. Мине күргәч тә кыенсынмады. Чын күңелдән Эльвираны кызгандым. Нигъмәт үзен генә уйлаучы, эгоист кеше булып чыга түгелме? Чыннан да, ул рәхәт яши: фатир өчен түләргә кирәкми, ике хатыны, балалары бар, әмма башка кызлар белән очрашудан да баш тартмый. Ирексездән популяр кинофильм искә төште. Анда герой “Әгәр мин солтан булсам, өч хатыным булыр иде” дип җырлый. Нигъмәткә моның өчен хатыннарын матди яктан тәэмин итү дә кирәкми. Ул үзен әле үк солтан итеп хис итә ахры.

Гөлия Гәрәева. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»