04.09.2014 - Дөнья бу...

Гарасат китергән һәлакәт

 

Гарасат, смерч, өермә, тайфун, торнадо дигән табигать афәтләрен элек телевизордан гына карап белә идек. Аеруча Америка Кушма Штатлары гарасатлар һөҗүменнән интегә, анда ел саен берничә өермә булып, зыян салып кына тора. Җир шарындагы иң куркыныч “Кенна”, “Галвестон”, “Айк”, “Катрин” гарасатлары да нәкъ Америкада булды.
Ә менә иң куркыныч һәм фаҗигале гарасат 1970 елда Пакистанда теркәлә. “Бхол” циклоны вакытында үлүчеләр саны биш йөз меңгә җитә яза. 1992 елда Гавайда узган “Иники” гарасаты вакытында җилнең тизлеге сәгатенә 235 чакрым тәшкил итә. Шунысы гаҗәп: матди яктан иң зур зыян китерсә дә, әлеге өермә вакытында нибары алты кеше һәлак була. Русия территориясендә гарасат-давыллар ешрак Хабаровск крае, Камчатка, Курил утраулары, Сахалин, Чукоткада булып тора.

Белгечләр гарасатларның категориясен Саффир-Симпсон шкаласы буенча билгели, иң көчле давылларга бишенче категория бирелә. Әгәр дә җилнең тизлеге секундына 32 метрдан артса, ул “гарасат” төшенчәсенә керә. Рәсми теркәлгән иң көчле торнадоның тизлеге сәгатенә биш йөз чакрымга җиткән, ә менә аның “авызының” — бүрәнкәнең диаметры дүрт чакрымга җиткән очраклар бар. Шунысы да сәер: белгечләр, өермә буласын алдан билгеләп булмый, ди. Ул үзеннән-үзе һич көтмәгәндә барлыкка килә, хәтта 10-20 минут алдан да аны билгеләү кайчак мөмкин түгел икән, шуңа да гарасатлар китергән зыян, гадәттә, зур була. Җир шарында беркайчан да гарасат очрагы теркәлмәгән урын – Антарктида. Ә менә чит планеталарда өермә-давыллар еш кына котыра икән.
Соңгы елларда андый бәлаләр безнең якларда да ешаеп китте. 2007 елда Дүртөйле шәһәре янында узган гарасат кешеләргә, ничә гектар агачларга зыян сал­ган иде. Күләме белән ул кадәр булмаса да, көчле давыллар башка районнарда да булгалап торды. Әле менә җәйнең соңгы көн­нәрендә, 29 августта, табигый афәттән Краснокама, Яңавыл районнары зур зыян күрде.
Синоптиклар бу көнгә яшенле яңгыр көтелүен хәбәр итсә дә, бернинди дә гадәттән тыш хәл, көчле җил-давыл вәгъдә итмәгән иде. Көн кояшлы торды, ә кичкә, күк йөзен кара болыт каплап алып, боз, яңгыр яварга тотынды. Нефтекама шәһә­реннән ун чакрымда урнашкан Курый, Еноктай авыллары янында гарасат куба, кап-кара җил өермәсе авылның берничә урамы аша үтеп, Яңавыл районына таба юнәлә. Юлындагы Конигово авылына зыян салып, Яңавылның Көнчыгыш бистәсендәге йортларны кыра, Иске Көек авылына кагылып үтә. Нә­тиҗәдә, йөзәрләгән йорт җимерелә, авыллар утсыз кала, ике гомер өзелә.

Ярый әле баз бар

— Басу ягыннан кап-кара булып болыт килә иде. Авыл өстендә хәтта яңгыр да явып тормады, кисәк кенә коточкыч җил, өермә башланды. Мин МЧС системасында эшлим, хәлләрнең кая таба баруын бик тиз аңлап алдым, безне укулар вакытында өйрәтәләр. Мондый чакта баздан да ышанычлырак урын юк, шуңа күрә мин тиз генә базны ачтым да, документларны эләктереп, олы яшь­тәге әниемә, хатыныма, балаларга шунда төшәргә куштым. Үзем дә шунда сикергәндә йорт селкенә башлаган иде инде. Ике-өч минут та узмагандыр, җил тынды. Чыксак, йорт­ның түбәсе юк, мунча-абзарлардан, чүп өеме кебек, такта, шифер кисәкләре генә калган. Шунда калган булсак, без нәрсәләр күрер идек, билгесез, ярый әле авыл өйләренең базы бар! — ди Курый авылыннан Сергей Вәлиев.
Аларның йорты Яшьләр урамында урнашкан. Бу урам — иң нык каза күргән урамнарның берсе. Сергей бакча артларындагы наратларны күрсәтә, алар нәкъ уртадан кыркып алынган сыман. Гарасатның радиусы бер чакрымлап булгандыр, дип бәяли алар. “Әл дә исән калдык әле!” – Барысы да шушы сүзләрне кабатлый. Күршеләре Васильевлар 58 яшьлек гаилә башлыгын югалткан.

Иң матур йорт иде

Һәр йортта — кайгы. Владимир Яранов, йортына карап, утырып еламый гына.
— Ничекләр тырышып салдым бит мин бу йортны! 2006 елдан башлап бөтен көч, тырышлык шунда китте. Хатыным белән матур итеп яшәргә хыяллана идек. Ике ел элек аны җирләдем. Кулымда алты яшьлек улым калды. Хатыным истә­легенә йортны бетереп керү минем максатыма әйләнде. Мин аны урамда иң матур йорт булсын дип төзедем: мансардалы түбәләр эшләдем, Данилкага бүлмә җит­кердек, әле яңа гына 65 мең сумлык тәрәзәләр куйдым. Менә-менә күченәбез дип тора идек. Әти, яңа йортка күчик инде, дип түзем­сезләнгән улыма “Ахырына кадәр эшләп бетерик инде, улым!” — дип әйтә килдем. Ахыры шушылай булырын кем белгән!? — ди ул.
Владимирның күршеләрендә ике яңа йорт: берсе блоклардан төзелеп, кирпеч белән тышланган, икенчесе — брустан. Икесеннән дә өем генә торып калган. Әлеге йортларның хуҗалары да бүген-иртәгә күченергә җыенган.
25 яшьлек Артем Илтыбаев та, Санкт-Петербургка эшкә йөреп, йортын хәләл көче белән төзегән. Исәбе — быел көз булмаса, язга өйләнеп, яңа йортка күчү. Тик йорт шактый җимерелгән. Гаражга куйган машинасы ташлар арасында утыра, гараждан таш өеме торып калган.

Бүген этләр дә өрми…

Яңавылга иткән юл өстендә – ауган агачлар, өзелгән электр чыбыклары. Төне буе йокы күрмәгән халык капка төбендә. Кичә генә булган коточкыч хәлләр турында сөйләшәләр. Гарасатны кемдер өендә үткәргән, кемдер кунакта калган, кайтып кереп, шушы җиме­рекләргә тап булганнар. Берничә кешене ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткәннәр, күпләр, табибларга мөрәҗәгать итеп тормаса да, баш авыртуына зарлана. Шок хәленнән әле дә айнымаганнар, “куркып, гасабиланып, куллар, тәннәр катып калган, йомшарып булмый, җибәрми” диләр.
— Аш бүлмәсендәге суыткыч ихатада ята, келәмнәрне күршеләр бакчаларыннан табып, кертеп бирде, — ди бер апа.
— Коточкыч давыл башлангач, бер бүлмәгә кереп, почмакка посканмын. Һушыма килсәм – кулымда телевизор. Нигә аны тотып йөгер­гәнмендер инде, өйдәге иң кадерле әйбер шул диярсең! — дип, еларга да, көләргә дә белми икенче бер ханым.
— Былтыр гына түбә ябып, веранданы эшләп куйган идек, күрәселәр булган икән! – дип хәсрәте белән уртаклаша Мәдәния Хәкимова. Давыл аларның йорт түбәсен алып ыргыткан, койма, верандаларын җимергән.
— Бакчаны да тигезләп кенә куйды, анда үстергәннәрдән бернәрсә дә калмады, — ди Эльвира Хис­мәтуллина.
Ихатада бер абзый йөргән йортның капкасын ачам. Оясында – эт.
— Тешләмиме? — дип сорыйм.
— Бүген хәтта өрми дә. Башка вакыт булса, ул сезне якын да китермәс иде, ярты чакрымнан өрергә тотыныр иде! — дип каршыма килә хуҗа.
Олы гәүдәле овчарка, куркуыннан оясына сыена. Көчле җил бәйдәге мәхлукларның котын алган, алар әле дә куркуда, өрмиләр, акрын гына шыңшыйлар.
Ихатада — “төреп салынган” теплица. Помидор, кыяр сабаклары белән бергә. Йортларны җимерердәй җил теплица, атынгыч, беседка ише җиңел корылмаларны йомычка кебек кенә очыртып йөртте, диләр.
— Нәрсәгә тотынырга, нәрсәдән башларга да белмим, — ди аптыраган хуҗа.
Нефтьчеләр, Муса Гәрәев, Урал урамнарында да шундый ук хәлләр.

Беркем дә ярдәмсез калмаячак

Конигово авылы Яңавылдан берничә чакрымда гына. Бер урамнан торган кечкенә авыл. Әлеге торак пунктына Яңавыл ягыннан да, Нефтекама ягыннан да өзлексез машиналар агыла – туганнары, балалары ярдәмгә кайта. Сәгать иртәнге ун гына булса да, бөтен халык урамда, җыештыралар, техника гөрли, электрчылар ут чыбыкларын тергезү белән мәшгуль. Авыл Советы рәисе Вакытҗамал Вәлиуллина да биредә, эшләрне оештыруда беренче ярдәм күрсәтә.
Шөкер, гарасат авылның астын-өскә китерсә дә, үлүчеләр юк. Дөрес, давыл үткәннән соң, урамга чыгып, бер-берсен, күршеләрен барлаган авылдашлары 67 яшьлек Зинаида әбине югалткан. Җимерелгән мунча, сарай астында калмадымы икән, дип, хәтсез генә эзләгәннәр. Тәмам хәлдән таеп, иң начарга юрап, балаларына хәбәр итәргә дип торганда, син күр дә, мин күр, урамнан ашыга-ашыга Зина әби кайтып килә икән. Әбиебез күрше авылга туганнарына киткән булган. “Мине үлгәнгә санагач, озын гомерле булырмын инде”, ди ул. Әле бертуган энекәше, Пермь краенда яшәүче кияве кайтып җиткән, хәрабәләрне актаралар. Зинаида әби, безне йортка алып кереп, җылылык казанының торбасын күрсәтә, аны давыл төбе-тамыры белән йолкып, тартып алган.
— Нишләрбез инде, йортны ничек тергезербез? Мин ялгызым гына да түгел бит әле, алай булса, вакытлыча балаларга да сыеп яшәр идем. Украинадан кайткан дүрт туганым миндә яши, әле менә бишенчесе дә кайтырга тора иде. Ничекләр кыш чыгарбыз? — дип өзлексез кабатлый ул. Аннары, үзен тынычландыргандай: — Ярар, нишлисең, бер миңа гына түгел, бөтенебезгә килгән кайгы бит. Уртак кайгы җиңелрәк ул… — дип куя.
Күршесендә генә — 90 яшьлек Биби Шакирҗанова яши. Бәләкәй генә гәүдәле әби, әлеге мәхшәрне күзәтеп, капка төбендә елап утыра.
— Күмәкләп эшләүчеләр йортларын ничек тә тергезер ул, менә мин ялгыз яшим, кызым да дүрт ел элек үлеп китте. Нәрсәләр генә эшлим икән? Булышырлар микән безгә, балам? — дип, кулъяулык белән яшьләрен сөртә.
— Кайгырма, без сине ташламыйбыз бит, җыйнаулашып ярдәм итәрбез! – дип тынычландыра аны күршеләре.
Евгений Семенов шушы иртәдә генә Себердән вахтадан кайтып кергән. Хатыны Вилия белән яшь тә өч айлык улы Сашаның исән булуына Ходайга рәхмәт укып бетерә алмый.
— Яшьләр программасы буенча финанс ярдәме алып, 2011 елда йорт сала башлаган идек. 2012 елда төзеп бетердек. Әле монда пропискага керергә дә җитешмәгән идек, безгә ярдәм булырмы икән, шунысы өчен борчылам, — ди Женя.
Евгений ялгызы гына түгел, йортлары страховкаланмаган, документлар тәртипкә салынмаган очраклар бик күп. Шуңа да алар белән эшләргә, тиз арада ярдәм күрсәтергә адвокатлар, юристлар билгеләнде. Республика җитәкчелеге гарасат нәтиҗәсендә зарар күргәннәрнең берсен дә хөкүмәт ярдәмсез калдырмаячак, дип ышандырды.

Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»