03.09.2014 - Дөнья бу...

Көнләшү

Ләйләнең күңеленә сәер дә, серле дә бер халәт хас. Ул шатлыкны да, кайгыны да алдан сиземли. Хәер, бу артык хисле кешеләр өчен гадәтидер ул. Берни тоймый яшәргә кеше робот түгел лә. Менә бүген дә иртән күзләрен ачу белән карашын бүлмәдәге зур, якты тәрәзәләргә юнәлтте Ләйлә. Нихәл, кояш? Син дә елмаясыңмы? Исәнме, якты көн! Саумы, тормыш! Аның күңелендә — җиңеллек, рәхәтлек һәм... ниндидер сөенеч көтү халәте.

Кап-карадан киенгән Ариса уллары белән килеп табут янында “разборка” оештырды. Мәет янында дога укып утырыр урынга, җенләнеп-җенләнеп котырды ул. Әй, ишеткән сүзләре Рәсимәнең ул көнне! 

Мондый чакларда Ләйлә үзен бик бәхетле тоя, әйтерсең аңа тормышның өр-яңа мәгънәсе ачыла, яшәүнең кадере, яме арта кебек. Иртәнге чәйне утыртып та өлгермәгән иде, телефон шалтырады. Уфадан бертуган апасы икән. Улы армиядән кайткан, иртәгә кунакка килергә ниятлиләр. Аһ, рәхмәт яугыры бала! Менә бит, исән-сау булгач, ике ел үтеп тә киткән, Аллаһыга шөкер, Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтып та җиткән. Телефон трубкасын урынына кую белән, Ләйлә гаиләсен табынга чакырды һәм өстәлгә ризык-нигъмәт тезә-тезә өйдәгеләргә шатлыклы хәбәрен ярып салды. Тегеләренең авызы ерылды, ни дисәң дә, туганнар белән тату, аңлашып яши алар. Гаилә башлыгы Урал бер генә бала булып үссә, Ләйләләр бишәү булды. Шуңа да, Уралының хатынының күңеленә хуш килгән күркәм сыйфаты — әнә шул күпсанлы туганнарына хөрмәт белән каравы, аларны күпсенми кабул итүе иде. Улы белән кызы да ике туганнары өчен өзелеп тора. Гаилә чәйне кунак көткәндә кемгә нинди бурыч төшәчәген сөйләшә-сөйләшә эчте. Ләйләне инде кырыктан узган хатын да димәссең, ул көлә, шатлана, оча иде. Өйне туй төшәргә әзерләгәндәй, юып-җыештырып куйдылар. Көне буе камыр ашлары пешереп, шашлык өчен ит әзерләнеп, тавык чистартылгач кына, Ләйлә канәгать кыяфәттә тын алды. Аның өчен бик кадерле шул бу туганнары. Хәер туганның кадерсезе була микән... Ниһаять, иртәгәсе көн туды, тик таң белән кайдандыр бер болыт кисәге килеп чыкты да, бөтен күк йөзен каплап алып, яңгыр коя башлады. Һи, яңгыр гына киртә була аламы соң бу көтеп алынган очрашуга? төштән соң Рәсимә апалары, мәһабәт гәүдәле, ягымлы йөзле улы Азатны ияртеп килеп тә җитте. Шау-шу килеп, кочаклашып-үбешеп күреште туганнар. Айгөл белән Айнур бәхетнең җиденче катына менгәндәй шатлана. Шулай булмый ни, солдат абыйларын бик сагынып көтте бит алар. Ләйлә туганына карап туя алмый, үзенең күзләреннән яшь ага. Азатның сөрмәле яшькелт-зәңгәр күзләрен тирәләгән куе керфекләре дерелдәгәндә апасының уйлары еракка, хәсрәт иленә оча бара, шунда чума бара иде. Әйе, бүгенгедәй шатлыклы күрешү минутлары туганнарның иңнәренә канат үстерсә дә, йөрәкләрен әрнетер кайгылары шул канатларны каерып, күз яшьләре аша көләргә дә, еларга да мәҗбүр итә шул...


1995 ел, июнь ае. Бүгенгедәй хәтерендә Ләйләнең, ул көн якты, җылы, кояшлы, ямьле иде. Ул өлкән шәфкать туташы булып эшләгән завод профилакториеның телефоны аша шыксыз, салкын, кара үлем хәбәре килде: Салих җизнәсе фаҗигале һәлак булган. Апасы белән җизнәсе Йосыф һәм Зөләйхадай пар иде. Яратышып, озак кына танышып йөргәннән соң өйләнеште алар. Салих — авиация инженеры, югары класслы белгеч. Эше туктаусыз командировкалар белән бәйле, айлап кына да түгел, берничә елга да җибәрергә мөмкиннәр. Андый чакта, әлбәттә, гаиләсе белән китә Салих. Кыскасы, ире кайда, Рәсимә дә шунда. Ә гаиләдә тупылдашып өч бала үсә, хатын яраткан һөнәрен ташлап, үзен бар булмышы белән гаиләсенә багышлады. Кояштай балкып торган яшь, чибәр артистка уңган хуҗабикә, күпбалалы ана булып китте. Азат — коеп куйган Салих, Алина йөзе белән Салихның әнисен хәтерләтә, ә инде төп­чекләре Гөлназ әтисеннән дә, әнисеннән дә алган охшаш якларын. Рәсимә сабыйларын балалар бакчасына йөртмәде, үзенең белеменә, әнисе һәм картәнисе тәҗрибәсенә таянып аларны тәрбияләде. Күргән-белгәннәр бу балаларның җыр-биюгә әвәслегенә, сөйкемле гамәлләренә, үзләрен тәртипле тотышларына таң калды. Әтиләренең эше таләп иткәнчә, төрле илләр гизделәр. Ә инде кыска вакытлы сәфәрләргә үзе генә барып кайта иде Салих, гел-гел гаиләне кузгату мәшә­катьлерәк шул. Ачык йөзле, нечкә күңелле Салихның кешелеклелеге күзгә бәрелеп тора иде. Ул әти-әнисен гомере буе хөрмәт итте, ялгыш кына да аларга каты бәрелмәде. Кая гына барсалар да, күч­тә­нәчләрен, затлы кием-салымнарын төяп алып кайттылар. Гомумән, үзләре байлык җыймады Салих белән Рәсимә. Якыннарының күңелен күрү, чит илләрдән моңача алар күрмәгән-белмәгән әйберләр алып кайтып сөендерү юмарт ир белән хатынның матур гадәтенә әверелгән иде.


Тәүге салкын җил Салихның Ариса исемле апасы ягыннан исте. Чибәр чәтнәбикә киленне үзенең килбәтсез, җирән иреннән көнләшә башлады. Гаделлек өчен әйтергә кирәк, совхоз директоры Өметбаев әфәнде чынлап торып яшь киленне ошатты, күрешкәндә “апа-җизни” дип, яннарында орчыктай бөтерелеп йөргән Рәсимәне яратмаслык түгел иде шул. Пөхтә, аш-суга оста, уңган яшь хатын яңгыравык тавыш белән җырлап та җибәрсә, туганнар арасында усаллыгы белән дан тоткан Ариса ханым икегә ярылырдай булып бүселә башлый. Китте өйдә тавыш-гауга, урынлы-урынсыз мөнәсәбәтләр ачыклау. Мәсьәләгә хәтта үсмер малайларын да җәлеп итте Ариса. Беркөнне ике малаеннан әтиләрен Салихларга алып барып, “очная ставка” оештыруны таләп итте ул. Бәллүр чишмәдәй саф күңелле Рәсимә башта эшнең нидә икәнлегенә төшенә алмый интекте, йөгерә-йөгерә табын әзерләде, малайларны шаяртты. Тегеләре җавап итеп карашларын аска төбәп мыгырдаудан узалмады. Өметбаев уңайсызлана-уңайсызлана кайне­шенә хәлне бераз аңлаткач, өнсез генә чәй эчтеләр дә, өйдән чыгып та сыздылар. Әлбәттә, бер гаебе булмаган Рәсимәгә бу тамаша аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Ни еларга, ни көләргә белмәгән хатынын Салих бик тиз тынычландырды. Моның өчен ул бәхәскә урын калдырмаган сүзләр таба белде, чөнки аналары бер, аталары икенче булган апасының электән үк үзсүзле, тискәре булуы, үзен генә яратуы аңа таныш иде. Арисаны беркем дә узарга тиеш түгел! Ире бары тик аңа гына сокланырга тиеш. Гел генә Өметбаевны бозау итеп күрергә өйрәнгән ул. Каян килгән “фәрештә” әле бу! Хәер, Салихны Рәсимә белән ул үзе таныштырган иде бит. Офицер энесенә тиң булырлык бердәнбер “йолдыз”ны район мәдәният йортында барган бәйрәм концертында очратты һәм ялгышмады, Салих белән Рәсимә бер-берсенә мөкиббән китеп гашыйк булдылар. Боларны исәпкә дә алмады Ариса, гүя бөтенләй оныткан иде. Аның зиһенен тоташы белән Өметбаевның Рәсимәгә ягымлы караш ташлавын күргәннән соң туган көнләшү томалады. Чынында, буш стаканда “давыл” чыгаруга тиң бу гамәл туганнар арасына хәрәкәте акрынайтылган бомба ташлауга тиң булды. Шартламады да ул “бомба”, аны алып очыручы да булмады, хәлбүки, барысы да аның бар икәнен белә иде. Салих белән Рәсимәнең арасын мондый ясалма җәнҗал гына суыта алмады, алар элеккедәй сөеп-сөелеп яши бирде. Бу дөньяда бер бөтеннең ике яртысы булган ир белән хатын, Салих командировкага киткән чакларда бер-берсенә тугры булып, күрешүләрен сагынып-саргаеп көтәләр иде. Бөтеннең сыңарына бүтән ярты калыбы белән дә, килеш-килбәте белән дә туры килми бит ул, шуңа да Салих белән Рәсимәнең башына хыянәт кебек бозык уйлар кереп тә чыкмады. Ә менә Ариса ханымның эшләре бүтәнчәрәк торды, аның Рәсимәне күралмавы яман шешкә әйләнеп, хуҗасын эчтән кимерә башлады һәм ул, тикшереп-күзәтеп тә киленен оят эштә тота алмагач, төпчек сеңлесе Алиягә мәкерле план өйрәтте. Алия теләп риза булды моңа, чөнки үзе дә соңгы вакытта җиңгәсенә карата ризасызлык күрсәтә иде: чит илдән алып кайткан матур күлмәкләрне Рәсимәнең сеңелләре белән бүлешергә туры килә. Югыйсә, абыйсы белән җиңгәсе бүләк иткән долларларны йомарлап, башкаланың “Березка” кибетенә аз поход ясамый да соң! Берчак ул абыйсының чираттагы командировкадан кайтып керүен туры китереп, арып-талып йокыга киткән Салихның куенына фәхишә китереп салып куйды. Арисаның бу планын тормышка ашыру кыен булмады Алиягә. Ул Мәскәүнең үзендә яши, ә Салих командировкадан туры башкалага кайтып төшә, андагы төп конторада отчет биргәч кенә өенә, Уфага оча. Мәскәүдә ул Алияләрдә туктала.
Ял иткән чакларында бераз сыра эчеп утырырга ярата Салих. Сеңлесе абыйсының стаканына, апасы өйрәткәнчә, “серле” порошок та өстәгәч, үзен гипнозланган төсле тойды ир һәм йомшак камыр хәлендә кайдадыр упкынга очты. Теге фәхишә ни генә кыландырмады Салихны, тәненең кайсы гына урынына “мәхәббәт эзләре” чәпәмәде. Шәп итеп бизәлгән “кәртинкә” рәвешендә кайтты Салих хәләле янына. Аңлаштылар алар. Ышана иде хатыны иренә, ярата иде. Шуңа бу давыл да “түбәне тузгытмыйча” үтте. Теге “бомба” да йоклый иде. Әлегә. Гаилә элеккечә тату, күңелле итеп яши бирде. Һәрхәлдә тыштан шулай күренде. Ә эчтән, эчтән нидер купты, өзелде. Бер-берсе өчен җанын да кызганмаган ир белән хатын арасында юеш еландай салкынлык үтте. Ул салкынлык бигрәк тә Салих туганнары белән күрешкәннән соң пәйда була. Ариса белән Алия бөтенесенә дә Рәсимәнең “этлекләрен” сөйләп кинәнә, әниләре — картаеп барган Гадилә түти кызларын акылга утыртырга чамалый да соң, тегеләре бирешми. Тик сафлыкка күпме генә нәҗес буяма, аңа шакшы ябышмый. Моны яхшы аңлый Рәсимә, шуңа да бернигә игътибар итмичә балаларын тәрбияли, ирен каршылый, озата, көтә. Үз мәшәкатьләре баштан ашкан, ире югында өч бала тәрбияләү җиңел эш түгел. Эчендә ут йомгагы бөтерелсә дә, сүтелеп сибелергә хакы юк аның. Тик теге хәтәр салкынлык кына өшетеп-өшетеп ала. Ниндидер аңлаешсыз халәт били Рәсимәне. Аерылганда өзелеп сагына ул Салихын, ә күрешкәч кайнар хис-тойгылар гаҗәеп рәвештә салкынлык сандыгына бикләнә. Салих та шундый ук хәлдә. Ул ничек тә бирешмәскә тырыша. Ерак юлдан кайтып төшү белән, үлеп сагынган Рәсимәсенә якын килә алмый интегә, әйтерсең кемдер ике кулыннан каерып артка тарта. Эшкә киттеме — күз алдында Рәсимәсе. Хатынына җиңелрәк, ул балалар белән. Онытылып тора. Ә менә Салих ялгызы көрәшә бу халәт белән, тик мәхәббәте бикләнгән шыксыз сандыкны ватып ачарга аның көче юк. Бу хәлне күреп-белеп торган якыннары кисәтсә дә, моның Ариса түтиләренең тырышлык җимеше — сихер икәнлегенә ышанасы килмәде ир белән хатынның.
Хәзер менә ышандылар да бит, тик соң шул инде. Хәер, ышандылар дию дөрес түгел. Рәсимә ялгыз, аның өзелеп сөйгән Салихы тимер табутта ята. Командировкага киткән җиреннән зур фаҗигагә юлыкты ул. Сәбәбен беркем анык кына әйтә алмады. Хәтта шаһитлар табылмады. Тикшерүчеләр дә төптән казынып тормады, ә бит Салих Галимуллин дәүләт серенә ия булган сирәк белгечләрнең берсе иде. Аның өзгәләнгән җәсәден ике катлы тимер табутка салып бикләгәннәр. Табут иләмсез киң, фатир ишегенә сыярлык түгел, шуңа да ирнең гәүдәсе соңгы тапкыр үз өенең түренә кереп урын алмады, биш катлы йорт алдындагы чирәмгә урнаштырылды. Рәсимәсе, өч баласын кочаклап, “Ишектән сыймагач, тәрәзәдән кертегез”, — дип елый-елый ялварды. Мулла: “Мөселманга килешмәгән эш бу, балам”, — дип, аның үтенечен кире какты. Туганнар бар да җыелды. Кап-карадан киенгән Ариса уллары белән килеп табут янында “разборка” оештырды. Килендәшләре Арисаның Рәсимәгә җиткерәсе зәһәр сүз-укларын өйдән тышка, тыштан өйгә ташып бер булдылар. Бигрәк тә Фазилә тырышты. Ариса Салихның үлемендә Рәсимәне гаепләде. Мәет янында дога укып утырыр урынга, җенләнеп-җенләнеп котырды ул. Әй, ишеткән сүзләре Рәсимәнең ул көнне! Шулай да Салихы хакына, аның үле гәүдәсен сискәндереп, җанын рәнҗетеп, бер кәлимә сүз дә кайтарып дәшмәде. Шулай мөселман хатыннарына хас булган сабырлык белән үз өстенә ябырылган язмыш сынавын күтәрде. Ә Ләйлә апасыннан күпкә көчсезрәк иде. Җизнәсен, апасын, туганнарын кызганып елады да елады. Әтисен җирләп кайткач, йокы бүлмәсенә кереп йөзтүбән яткан килеш өнсез генә сыктаганын күрде ул Азат туганының. Янына барып чәчләрен сыйпады, аркасыннан сөйде: Азатның гәүдәсе тартылган пружина кебек, саксыз кагылсаң өзелер, ялгана да алмаслык хәлгә килер иде. Юк, табылмады әтисенең туганнары арасында: “Түз, энем, сабыр бул” диюче берәү, табылмады. Ә Азат моңа бик мохтаҗ иде.
Менә шул хәсрәтләрне үткәреп тә сынмаган-сыгылмаган Рәсимә апасы Ләйләләргә кайтты. Азат үзе теләп армиягә китте.
...Ике озын-озак ел узган икән лә. Бер елдан Азат ялга кайтып киткән иде, тик ул санаулы көннәр төш кебек бик тиз үтте шул. Чиләбе өлкәсендә хезмәт итте егет. Кемнәрдер армия хезмәтеннән качып йөргәндә, Азат бабалары, әтисе, башка ир туганнары кебек туган иле каршындагы бурычын үтәүне намус эше итеп кабул итте. Ә бүген әнә нинди шат ана белән бала. Шул шатлык артында югарыда бәян ителгән хәл-вакыйгаларның кара сөреме куе томандай күтәрелмәсә иде дә бит. Юк шул, барысы да яңарып, дәһшәтле кино кадрлары кебек Ләйләнең күз алдыннан үтте алар, күзләренә яшь булып сарылды, йөрәген өзгәләде.
Рәсимә апаның йөзендә элеккедәй кояшлы елмаю. Хәзер аның яклаучысы — улы бар! И, Раббым, бу гөнаһсыз затларның алдагы тормышын кара эчле “Арисалар”дан сакласаң иде! Ләйлә күз яшьләрен сөртә-сөртә туганнарын табын артына чакырды... Ә тышта яңгыр туктап, болытлар таралып та өлгергән икән. Аяз күктән алсу кояш җир йөзендәге бар тереклеккә бердәй назлы итеп җылы нурларын сибә иде.

Зөлфия Гыйззетдинова. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»