12.08.2014 - Дөнья бу...

Телеэкраннарда – нефтекамалылар

Нефтекама шәһәрендә мәдәниятне үстерүгә зур игътибар бирелә. Атаклы “Виктория”, “Миллениум”, “Арт-данс” төркемнәре биючеләре, музыка, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, Балалар иҗатын үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ил күләмендәге бәйгеләрдә үзләрен әледән-әле танытып тора.

1999 елда Юрий Николаев алып барган “Иртәнге йолдыз” тапшыруында “Виктория” бию ансамбле финалда җиңеп, телевизион конкурс җиңүчесе исемен яулаган иде. Аннан соң Беренче каналда барган һәм ул вакытта бик популяр булган “Йолдызлар фабрикасы” тапшыруында Нефтекамадан Валерий Исламов катнашты. Аның махсус музыкаль белеме юк, әмма ул кечкенәдән сәхнәдә, шәһәрнең “Уралочка” халык ансамблендә җырлады. “Йолдызлар фабрикасы” хакында ишетеп, сайлап алу турына салган дисклары буенча аны Мәскәүгә чакыртып алалар. Жюрида булган Алла Пугачева Валераның җырлавын аеруча нык ошата. Тик яше конкурс шартларында каралган утыз биштән зуррак була. Шулай итеп ул башка катнашучылардан өлкәнрәк булганы өчен генә тапшырудан төшеп кала.
Узган ел нефтекамалылар Марат Хәләфов катнашлыгындагы “Хорлар ярышы” тапшыруын карап, аңа көч биреп торды. Марат Нефтекамада туып-үскән, машиналар төзү техникумын тәмамлаганнан соң Казан технологик университетына укырга керде. Ул Нефтекама тамашачысының күз алдында үсте дияргә була. Шәһәрдәге зур концертларның берсе дә аның катнашлыгыннан башка узмагандыр. Биредә ул Балалар сәнгать мәктәбенә йөрде, укытучысы Любовь Щербакова белән шөгыльләнеп, республика, ил, халыкара музыка бәйгеләрендә бик күп җиңүләр яулады. Казанда да егет берничә бәйгедә үзен танытты, “Йолдызлар юлы” халыкара бәйге-фестивальдә җиңү яулады. Күптән түгел Марат үзәк телевидениенең “Хорлар ярышы”нда катнашу өчен кастинг үтәргә чакыру ала. Нәкъ шул вакытта Воронеж шәһәрендә дә кастингка гариза язган була. Казандагы кастингны танылган җырчы Жасмин үткәрә һәм 200дән сайланган 20 кеше арасында Марат та була. Аның җырлавын Жасмин бик ошата һәм берсүзсез командага ала. Әмма сайлап алу узгач кына продюсерлар, проектның шартларын үзгәртеп, әлеге хорларны гаиләнеке итәргә дигән тәкъдим кертә. Һәм Марат, монда эләкмәвен аңлап, тиз арада Воронежга оча. Андагы кастингны да уңышлы үтә, җирле гәзитләр “тавыш көче һәм диапазоны белән Казаннан Марат Хәләфов барысын да таң калдырды” дип яза. Шартлар тагы үзгәрәдерме, шулчак аңа Казаннан: “Жасмин Сезнең кандидатураның хорда булуын бик тели”, — дип шалтыраталар. “Казан өчен чыгыш ясаргамы, Воронеж өченме?” дигән сорау килеп баса егет алдына. Нәтиҗәдә ул әлеге вакытта үзе яшәгән һәм укыган Казан шәһәре өчен чыгыш ясарга карар итә.
— Әлеге проектта, җырлаудан тыш, үзеңне сәхнәдә тоту, хәтта хореографик сәләт тә кирәклеге ачыкланды, — ди Марат. Хәер, бу аның өчен проблема булмый, Марат кайчандыр “Виктория” бию ансамбленә йөргән, оста һәм җиңел бии. Биредә проектта катнашучылар белән вокал буенча Виктор Дробыш, Олег Газманов, Дмитрий Маликов, Татьяна Буланова, Доминик Джокер, Жасмин, Михаил Бублик шөгыльләнә. Нефтекамалыларны экраннар алдына җыйган яшь җырчы Марат Хәләфовка уңышлар телибез.
Әле яңарак кына тагы бер нефтекамалы — Ренат Хәйруллин ТНТ каналында барган “Биюләр” проектында үзенең көчен сынады. Сайлап алу турларын уңышлы үтте. Әйткәндәй, әлеге проект аның өчен дебют түгел. Тәүдә ул үзенең көчен “Дан минуты” тапшыруында сынады, барлык турларны да уңышлы үтеп, биш финалист исемлегенә керде. Аннан соң без аны “Кагыйдәләрсез бию” тапшыруында дулкынланып күзәттек. Биредә дә Ренат үзенең искиткеч осталыгы, тырышлыгы белән өченче урын яулады һәм йөз мең сум акча белән бүләкләнде. Дәрәҗәле жюрины ул гомер буе халык биюләре белән шөгыльләнеп, башка бию юнәлешләрендә дә бердәй оста биюе белән таң калдырган иде. Егетебез Нефтекаманың биючеләр шәһәре икәнлеген тагы бер кат раслады . Ул кечкенәдән “Альтаир” халык биюләре ансамблендә шөгыльләнә. Казан сәнгать һәм мәдәният университетын тәмамлый. Бер ел шәһәр филармониясенең “Түнгәвер” бию ансамблендә эшли, бу аңа бик зур тәҗрибә була, һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә. Казанга укырга керүе дә бәхетле бер очрак. Кичке клубларда, банкетларда биеп акча эшләүче Ренатны Нефтекамадагы бер банкетта Салават Фәтхетдинов шәйләп ала һәм аңа укырга кирәклеген әйтә, Казанга чакыра. Шулай итеп, Ренат университет дипломына ия була. Тамашачылар аны Габделфәт Сафин төркемендә биюеннән аеруча яхшы белә торгандыр, биредә тамашачы аны һәрчак алкышларга күмә.
Ренат биюгә абыйсы Равилне дә җәлеп итә. Бергәләп алар халык биюләре һәм брейк-дансны кушып бөтенләй яңа юнәлеш уйлап чыгара. Әйтергә кирәк, бу адым бию дөньясындагы белгечләргә бик ошый. Ренат Хәйруллин катнашлыгындагы “Биюләр” проекты сентябрь аенда зәңгәр экраннарга чыгачак, без аңа зур уңышлар, җиңү теләп калабыз. Менә шундый сәләтле кешеләргә бай ул Нефтекама.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»