02.08.2014 - Дөнья бу...

Андрей Малахов белән Таиландта ялда

Беренче каналның “Сөйләсеннәр әйдә!” тапшыруы һәм “Стархит” журналы “Андрей Малахов белән ялга!” дигән конкурс игълан итүе хакында ишетеп, телевизордан карап беләсездер. Әлеге конкурста катнашып, Малахов белән чит илгә барыр өчен нибары хат кына язып җибәрергә кирәк. “Ни өчен нәкъ Сез Андрей Малахов белән ялга барырга тиешсез?” дигән сорауга җавап язып, хатны Мәскәүгә генә юллыйсы. Сәлимә Нигъмәтованың кызы Гөлназ бәхетен сынап карарга була. “Исәнмесез, Андрей! Ялга минем әниемне дә үзегез белән алыгыз әле, зинһар. Аның авылдан беркая да чыкканы юк. Күптән түгел әтиебезне югалттык. Аның берүзенә хәзер бик авыр. Әниемнең бәхетле күзләрен күрергә хыялланам”, — дип язган ул. Алланың “Амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең. 35 мең конверт арасында бу хатка игътибар итәләр һәм Караидел районының Иске Акбүләк авылында яшәүче Сәлимә апа ярымфиналга эләгә. 30 кеше арасыннан бары тик яртысы сайлап алынганда ул финалга үтеп, Малахов белән Таиландка юл тота.

— Кызым Гөлназ “Сөй­ләсеннәр әйдә!” тапшыруын караган, анда әлеге конкурс хакында сүз барган. Тапшыру ахырында адрес күрсәтелгән, икенче көнне хат язып җибәргән. Бу хакта мин белми дә калдым. Югыйсә, каршы төшәр идем. 3-4 айдан Мәс­кәүгә ярымфиналга чакырдылар. Тәүдә ерак юлга чыгарга куркып тордым. Бармыйм дип тә карадым, әмма самолетка билетлар алынган иде, җыенып чыгып кына китәсе. Очкычка да беренче тапкыр утыруым, үзем елыйм, үзем борчылам. Мәскәүдә каршы алмасалар нәрсә эшләрмен дип, еларга керештем. Самолеттан төшү белән шундук зур-зур камералар белән каршыма килеп чыктылар, минем елап басып торганны төшереп тә алдылар. Килгән 30 кешегә Мәскәү буйлап сәяхәт оештырдылар, Андрей Малахов үзе йөртеп, һәр һәйкәл, урам, истәлекле урынның тарихын җентекләп сөйләде. Грузин ресторанында төшкелекне ашадык. Соңыннан “Дан минуты” телетапшыруына төшәргә бардык. Көн дәвамында Малахов һәркайсыбыз белән аралашып, интервью алганнан соң, арабыздан 15 кешене сайлады, — ди бәхетле Сәлимә ханым.
Андрей Малахов игълан иткән фамилияләр арасында Нигъмәтованыкы да була. Экскурсия вакытында шоумен авыл хатыныннан: “Бәрәңге уңышы ничек?” , “Авылыгызда көтүгә ничек чыгасыз? Чиратлапмы, әллә инде бөтен авылга бер генә көтүчеме?” — дип сораштырган. Сайлап алынган 15 бәхетле арасында Сәлимә ханым кебек авыл хатыны да бар, тумыштан гарип тә, үзенең кул эшләре белән “Гиннессның рекордлар китабы”на кергән апа да... Ә якташыбыз турында: “Бер илгә дә чыкканы юк, чит ил паспортының нәрсә икәнен дә белми”, — диләр. Җиңү­челәрне билгеләгәннән соң тагын ресторанга алып барып сыйлыйлар да, чакыру көтеп калыгыз дип, аэропорттан озатып калалар.
Мәскәүдән кайтып кит­кәндә катнашучылар кайсы илгә барасыларын белмә­гән дә. Аны белү мөһим дә булмагандыр, Андрей Малахов белән диңгез буена барачаклары төгәл билгеле, шул җиткән дә! “Таиландта ял ошадымы?” — дигәч, Сәлимә апа озак хисләнеп сөйләде:
— Ошамый буламыни, оҗмахка тиң ил! Андагы матурлык, экзотика! Ул җиләк-җимешләрнең күплеге! Төр­ле-төрле экскурсияләргә йөрдек. Сокландыргыч Квай елгасында булдык. Бер төнне шунда камыштан гына ясалган йортларда кундык. Ап-ак комлы утрауга, маймыллар утравына алып бардылар. Филләрдә дә йөреп карадык. Храмнар, тау куышларын күрдек, Буддага куелган һәйкәлләр янында фотога төштек. Тавык ите сатып алып, аны махсус кармакларга эләктереп, крокодиллар да ашаттык. Крокодил фермасыннан соң, махсус ресторанына да кергән идек, тик крокодил итен ашарга бераз шикләндем. Тәме дә әллә ничек, төскә дә матур түгел. Урамда тозлап, борычлап сатылган таракан белән чикерт­кәнең канатын булса да кызык өчен тәмләп карадык.
Зәңгәр экранда үзенең мөлаемлылыгы белән күп­ләр­не яраттырган Андрей Малахов, чыннан да, якты һәм эчкерсез булып чыга. Һәр җиңүченең тормыш юлы, хәл-әхвәле белән кызыксына. Яллары матур һәм онытылмаслык үтсен өчен зур тырышлык сала.
— Андрей — бик юмарт һәм киң күңелле. Буйга озын, мускуллы, чибәр. Һәр­кайсыбыз белән аралаша, игътибарын бүлә. Бер уй­ла­саң, аның өчен мин кем инде? Авыл тормышы белән кызыксынганы мине бик аптыратты. Аңардан һәрвакыт якты нур бөркелеп тора. Һәрчак елмая. Бөтен күңелен биреп сөйләшә. Иң дулкынландырганы — оныкларыма күчтәнәчләр җибәрүе.
Әмма сюрпризлар Таиландтан кайту белән тәмам­ланмый. Аэропортка төшү белән җиңүчеләрне “Сөйлә­сеннәр әйдә!” сту­диясенә алып барып, сәяхәткә багышланган тапшыру төшерәләр. Эфир вакытында алып баручы Сәлимә ханымнан: “Безнең студиягә хатны кем язган иде?” — дип сорый. “Гөлназ кызым”, — дип җавап бирә якташыбыз. “Алай булгач кызыгызны каршы алыгыз, бүген ул да студиядә”, — дигәч, Сәлимә ханым егылып китә яза.
Шулай итеп, Сәлимә апа кесәсеннән бер тиен дә чыгармый рәхәтләнеп ял итеп кайта. Хәтта авылдан Уфа аэропортына кадәр булган чыгымнарны да, чит ил паспорты эшләтүне дә Малахов үз өстенә ала. Әйткәндәй, конкурс ел да оештырыла. Бәлки сезгә дә уңыш елмаер?


Зоя СОЛОШИНА.
Караидел районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»