29.07.2014 - Дөнья бу...

Шумахер... Дәүләкәндә яшәгән

Горчак авылы дөньякүләм билгеле шәхесләрне бирүе белән данлыклы


Башта колакка бигүк ятыш булмаган авыл исеменең ничек барлыкка килүен ачыклап үтик. Безнең якларда авыллар атаманы, башлыча, үзләре утырган елга, тау, урманнан алган. Ә менә Горчак топонимика белән бәйле түгел. Авыл үзенең гадәти булмаган исеме белән Русия тарихында киң билгеле кенәз Горчаковларга бурычлы. 

Русия дәүләте алдындагы хезмәтләре өчен дипломатларга, күренекле хәрбиләргә күпләп җир бүләк итүләрен беләбез. Бездә башкача булуы мөмкин дә түгел. Ни дисәң дә, Русия мәйданы ягыннан дөньядагы иң зур ил. Иксез-чиксез җирләрне заманында орден урынына таратып, дәүләт икеләтә откан. Беренчедән, илгә хезмәт күрсәткән улларын һәм кызларын буш итмәгән. Икен­чедән, кеше аягы басмаган меңнәрчә гектарны хуҗалы ясаган, аларның азмы-күпме эшкәртелүен, азык-төлек җитештерелүен һәм салым җыелуын тәэмин иткән. Унтугызынчы гасыр башында Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Казангол волостена караган берничә мең гектар җир билгеле дипломат һәм канцлер кенәз Александр Горчаковка, аның туганы, артиллерия генералы Михаил Горчаковка патша указы белән бирелә. Борынгылар бу җир­ләрнең кайчандыр бөек язучы Лев Толстойга туган тиешле кенәз Волконский карамагында булуын да телгә ала. Һәрхәлдә, бу төбәк тарихка Горчаковлар исеме белән кереп калган. Җир биләүче кенәзләр үз по­местье­ларын аерым кресть­ян утарлары белән тутыра. Тегеләре уң­дырышлы җир­ләрдә иген игә, күпләп мал үрчетә. Гасыр азагында Горчаковлар җирләрен сата. Утарлар кулдан-кулга күчә. Архив документларында бүгенге Горчак авылы булып теркәлгәненә Ырынбурдан күченеп килгән немецлар нигез салган. Горчак авыл буларак 1894 елда барлыкка килә. Аның беренче халкы — урыслашкан немецлар. Нейфельд, Классен, Зименс, Фризен, Браун, Нейман, Дик, Шумахер, Зиберт һәм башкалар. Шунысы кызыклы, аларның күпчелек токымы Дәүләкәнне гомерлеккә үз иткән. Әйтик, авыл хуҗалыгы машиналары заводында бертуган Зименслар эшли, Горчак­ның тәүге кешелә­рен­нән булган Давид Эннсның токымы да Башкортстаннан ерак китмәгән. Без аларның бер төрке­ме белән авыл юбилеенда таныштык.
Тора-бара Гор­чак­ның төп халкы булып аңа терәлеп торучы Ахундагы кебек үк башкортлар калган. XX гасыр урталарында башлыча бер урамнан торган Горчак аерым авыл Советы һәм үзаллы “Колос” колхозы булган. Монда тимерлек, тегермән, трактор бригадасы, сыер, ат, сарык фермалары булган. “Колос” мул уңыш үстерүе белән дан тоткан.
Горчак башка бик күп бәләкәй авыллар кебек юкка чыкмаган. 120 еллык юбилейны оештыра алулары ук шул хакта сөйли. Мондый зур һәм мәшәкатьле чараны оештыруга туган авылы Горчакта ныклап тамыр җәйгән, зур өй төзеп, бик матур итеп дөнья көтүче заман малтабары Якуп Галин күп көч салган. Якуп Мәсгуть улының изге ниятен район һәм Мәкәш авылы хаки­миятләре хуплап каршылаган, чараны оештыруда һәм үткәрүдә дистәләрчә якташлары, шул исәптән күрше авыллар егетләре – Дәүләкән районы хакимияте башлыгы­ның социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Гарифулла Котлыгал­ләмов (Чапайдан), район мәдәният бүлеге начальнигы Рәфис Әхмәдрис­ламов (Мәкәштән) зур ярдәм күрсәткән.
Шунысы игътибарга лаек, Горчак үзе бер зур концерт бирердәй талантлы сәнгать кешеләрен үстергән. Баш­корт­­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган курайчы һәм педагог Риат Тимеровны, аның хәләл җефете, оста биюче Минзилә Тимерованы, күренекле тележурналист, шагыйрә, композитор һәм җырчы Гөлфия Шәвә­лиеваны телгә алу да җитә. Алар юбилей чара­ларының уртасында кайнады. Бу уңайдан горчаклылар янына зур теләк белән килгән Дәүләкәннең танылган музыканты, виртуоз баянчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Амолькинны рәхмәт белән телгә аласы килә.
Юбилей матур концерт белән генә түгел, милли көрәш, халык уеннары белән дә истә калды. Ачы җил искән июльгә хас булмаган салкын көндә кунаклар бау тартышып, капчык киеп чабышып, билбау белән көрәшеп җы­лынды. Тәкәне яшь көрәшче, Горчак кияве Марат Галикәев алды.
Горчак турында сүзне киң билгеле Шумахер фамилиясен телгә алып башлаган идек. Кызганычка каршы, бүген реанимациядә ятучы данлыклы автоузышчы Михаил Шумахер Дәүләкән белән никадәр якын туганлыктадыр — монысын әйтә алмыйбыз. Һәрхәлдә, автоспортта иң билгеле кешенең традицион урыс исемен очраклы йөртмәвен, дөньядагы иң шәп узышчыда азмы-күпме “акрын кузгалган, әмма бик тиз барган” урыс каны булырга мөмкинлеген фаразларга була.
Шул ук вакытта, дәү­ләкәнлеләр Горчакның бөек шагыйрь Владимир Маяковский белән бәйле булуын зур горурлык белән искә ала. Шагыйрьнең иң кайнар мә­хәббәт җимеше булган Америкада яшәүче кызы Елена Владимировна Патрисия Томпсонның әнисе Елизавета Зиберт Горчакта туып-үскән һәм эмиграциягә кадәр Дәүләкәндә яшәгән. Моннан ун еллап элек Русиягә әтисе юбилее уңаеннан килгән Елена Маяковская-Томпсон Дәү­ләкәндә дә булып киткән иде. Ул кайчандыр әнисе һәм картәтиләре яшәгән йортны барып күрде. Бүген ул бинада балалар бакчасы булуын күреп шатланды. Дүрт-биш яшендә ул өйдә Елена үзе дә була. Безгә, үзен озатып йөрүчеләргә, Елена Владимировна өйнең күп урынын тануы турында белдерде.
...Күрүебезчә, безнең бәләкәй генә авылларыбыз­ның да зур тарихы бар. Шуңа да аларның үткәннәрен онытмау, юбилейларын оештыру мактаулы күренеш.


Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дәүләкән районы.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»