22.07.2014 - Дөнья бу...

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен бүләк

Бөтенрусия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне быел җиденче тапкыр билгеләп үтелде. Дөрес, бу күп вакыт түгел. Әмма шулай булса да, җәмгыятьтә ул популярлык яулады һәм халык аны яратып кабул итте. Иң мөһиме, әлеге истәлекле көн илдәге гаилә институты системасын ныгыту, гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләнә.

Районда элек-электән кил-гән гаилә кануннарын саклауга, ишле гаиләләрнең абруен күтәрүгә, аларны социаль һәм хокукый яклауга шактый игътибар бирелә. Барыннан элек, демографик сәясәткә, ныклы гаилә корып яшәүгә, ата-ана, бала хокукларын яклауга басым ясала. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча махсус программа да эшли; балаларны тәрбияләү һәм төрле яклап үстерү өчен уңай шартлар тудырыла. Ятим балалар, шулай ук ятимнәрне тәрбиягә алган гаиләләр дә — һәрдаим дәүләт игътибарында. Бу чаралар, үз чиратында, республикабызның үсешенә уңай йогынты ясый.
Ел саен әлеге дата уңаен-нан районда төрле чаралар үтә. Югары Яркәйдәге ял паркында гаилә кыйммәтләрен һәм республиканың күпмилләтле халкының традицияләрен ныгытуга юнәлтелгән кичәгә район үзәгендә яшәүче Хәмидә һәм Имамәгъзам Саттаровлар чакырылган иде. Бәйрәм кысаларында аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды.
Әйткәндәй, аларның ике-сенең дә балачаклары сугыш елларына туры килә. Хәмидә апа бәләкәйдән үк тормышның ачысын-төчесен татып, сабыр, түземле булып үсә. Туган төя-гендә (Иглин районы) җидеел-лык мәктәпне тәмамлагач, башкалага төзелеш училищесында штукатурчы һөнәрен үзләштерә башлый. Шушы елларда булачак тормыш иптәше Имамәгъзамны очрата. Күп тә үтми егет Караганда өлкәсенең Тимертау шәһәренә металлургия заводына эшкә чакыру ала. Яшьләр ике дә уйламыйча, тормышларын бер-берсе бе-лән бәйләп, чит якларга юлланалар.
Әмма чит җирләрдә рәхәт булса да, туган як барыбер үзенә тарта бит. Саттаровлар ике баласы белән 1970 елда туган якларына — Илешкә күченеп кайта һәм район ремонт-техник предприятиесенә эшкә урнаша. Имамәгъзам биредә лаеклы ялга чыкканчы яңа техника һәм технологияләр кертү буенча инженер вазыйфасын башкара. Намуслы хезмәте өчен 1982 елда — “Башсельхозтехника” берләш-мәсенең “Уйлап табу һәм рационализаторлык отличнигы” билгесенә, 1984 елда Бөтен-союз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза медаленә лаек була. Пен-сиягә чыккач та үзенең яраткан эшен дүрт ел дәвам итә.
Эретеп ябыштыручы һөнә-рен сайлаган тормыш иптәше Хәмидә Вәлиулла кызын район халкы яхшы белә. Ул — СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары белән бүләкләнгән. Ир-егетләргә генә хас авыр һөнәрне зур тырышлык белән башкара — IX, X, XI бишьеллыклар ударнигы булып, Мәскәүдә үткән съездларда катнаша.
Саттаровларның мәхәббәт җимешләре — кызлары Ильза һәм Ирина күптәннән инде гаиләле, бәхетле тормыш көтәләр.
Бүгенге көндә дә ветераннар матур гомер кичерәләр, районда үткән мәдәни чараларда актив катнашып, һәркем-гә үрнәк булып торалар. Шуңа да Саттаровлар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә иң лаеклы пар дип таныла.
— Гаилә — һәрвакыт җәм-гыятебездә кешелек сыйфатларын тәрбияләүнең бер мө-һим звеносы булып тора. Сез — үзегез үрнәк, ә сезнең үр-нәктә балаларыгыз, оныкларыгыз тәрбияләнә. Димәк, әлеге гамәлләрегез белән тормышыбызны матурлауга керт-кән өлешегез дә шактый. Әле-ге медаль гаиләләре нигезен ярату һәм тугрылык тәшкил иткән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәр-бияләгән парларга бирелә. Сез — нәкъ шундый шәхесләр. Сезгә һәм райондагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез, — диде бәйрәм чарасында тәбрикләү чыгышында район хакимияте башлыгы урынбасары Рубин Галимов.
Тантанада шулай ук бер-берсенә ныклы таяныч, терәк булып яшәүче Галләмовлар, Уразаевлар, Никифоровлар үзләренең ныклы һәм бәхетле гаилә булу серләрен ачтылар. Иң мөһиме, татулыкның ир белән хатын арасындагы үзара аңлашу һәм тирән ихтирам аша ирешелүенә басым ясадылар.
Чараны алып баручылар Рима Искужина һәм Гөлназ Гыйздәтуллина алар арасында сынаулар оештырып, һәр-берсенең уңганлыгын, тапкырлыгын, җитезлеген ачыклады. Нәтиҗәдә, һәрберсе истәлеккә — фотоколлаж, күчтәнәчкә пироглар алды.
Бәйрәм кичәсе район мәдә-ният сарае үзешчәннәренең концерт номерлары, уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барды һәм “Һәр гаиләнең бу тормышта якты эзе, матур җыры калырга тиеш, кабызган учакларыбыз нык булсын!” — дигән изге теләкләр белән тәмам-ланды.


Гүзәл Фәтхуллина.
Илеш районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»