18.07.2014 - Дөнья бу...

Әллә язмыш, әллә ялгыш...

Хәйдәр бүген дә бик соңлап кайтты. Эше шундый тынгысыз аның. “Шафран” шифаханәсе тирәсендәге нарат урманнарын каравыллый ул. Бөтенсоюз әһәмиятендәге курорт булгач, аның һавасы да дәваларга тиеш, дип раслый табиблар. Ә нарат урманының һавасы тын юллары авыру кешегә иң яхшы дәва икән. Шуңа наратларның һәр төбе диярлек исәптә.

Әмма халык аны уйламый. Авыл кешесенең үз тормыш фәлсәфәсе. Хуҗалыгында төзелеш материалы кирәк икән, урманга бармыйча кая барыйм, дип уйлый ул. Әлшәй ягын урманнарга бай дип булмый. Шуңа юк-юк та, шифаханәнең тирә-ягында үсүче наратларга балта чабучы табылып тора. Чөнки алар төз һәм биек. Һәрберсеннән өч-дүрт бүрәнә чыга. Үзләреннән ике йорт аша гына яшәүче Степан дәдәй күптән түгел биш төп наратны кисеп аударган. Урман каравылчысы өстенә барып чыккан да протокол төзегән. Ә Степан дәдәй икенче көнне эчеп алган да: “Мин сине атып үтерәм”, дип мылтык күтәреп йортка килгән. Хәйдәр аның мылтыгын тартып алып, үзен куып чыгарды. Бер-ике тапкыр ару гына итеп тондырып та алды шикелле. Шуннан башлап тегесе үч тотып йөри әле. Ахыры хәерле булсын инде, Ходаем! Шундый уйлар белән Нурия казан янындагы эшләрен тәмамлап йөри иде, йорт хуҗасы Хәйдәр кайтып керде.
— Бүген бигрәк соңладың, ашым суынып бетте инде.
— Суынса, син аны җылытып ал. Ә мин тиз генә малларга ашарга салып керим. Шуннан соң ашарбыз, — дип, Хәйдәр тиз генә өс-башын алыштырды да абзарга чыгып китте.
Бик тиз генә булмас шул әле, дип уйлады Нурия. Чөнки малны күп асрыйлар — дүрт сыер, ике ат тоталар. Башмак-бозаулары да байтак җыела. Мал асрамасаң, хезмәт хакына гына яшәрлек түгел. Балаларга да ярдәмләшергә кирәк.
Тукмач кабартып алыйм әле, дип, Нурия казан астына бер-ике ярка утын ташлап кына өлгергән иде, ихатада мылтык тавышы яңгырады. Нурия бер мәлгә тораташ кебек катып калды. Инде ни булды икән, дип, ашыга-ашыга өстенә киенеп өйдән чыкса, ачык капка янында Степан дәдәй басып тора. Әллә кереп килүе, әллә чыгып бара, аңламассың...
— Нишләп йөрисең монда, бар тиз генә кайтып кит, — дип ачыргаланып кычкырып Нурия аңа ташланды. Степан дәдәй аны тупас кына этеп җибәрде дә: “Молчи, иначе и тебя...” — дип янап капкадан чыгып китте.
Хәйдәр кая? Шундый сорау белән Нурия абзар ягына йөгерде. Килеп керсә... Хәйдәрнең гәүдәсе идәнгә сузылган, янәшәсендә сәнәге ята. Нурия, аңын югалтып ире янына ауды.
...Хәйдәрне вафатының өченче көнендә җирләделәр. Авыл зиратында берьюлы ике кабер калкып чыкты. Хәйдәргә атканнан соң Степан дәдәй дә өенә кайтып караватына яткан да мылтыгын башына терәп курогына баскан...
Нурия бу хәлләрне күрмәде дә, ишетмәде дә. Ул бер атнадан соң гына аңына килде.
— И, Ходаем, ни өчен миңа бу кадәр сынаулар җибәрәсең? Моңа кадәр күргәннәрем җитмәгән идемени? Өлкән кызым Зөһрәне җирләгәнгә дә җиде генә ай үтте бит әле, инде килеп әтисе, — дип кайнар яшьләрен түкте ул. Шулай да үзен кулга алырлык көч таба алды. Сыгылып төшәргә ярамый. Хәзер ул балаларына әни генә түгел, әти дә булырга тиеш. Зөһрәнең ятим калган ике сабыен да аякка бастырырга кирәк. Бигрәк бәләкәйләр бит әле. Өлкәне тугыз яшьтә генә, ә төпчегенә нибары алты яшь.
Нурия Татарстанда Идел буена сибелеп утырган авылларның берсендә 1932 елда гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Әтиләре сельпо кибетендә сатучы булып эшләде. Ул елларда барлык авылларда да кибет юк иде. Шуңа бер авылда яңа кибет ачарга кирәк булса, эшне оештырырга аны җибәрәләр. Гаиләм зур, биш балам бар, дип каршы төшсә, бәлки, тыңлаган да булырлар иде. Ләкин карыша белми иде шул Нурияның әтисе. Шуңа сугышка кадәр гаилә берничә авылга күченергә өлгерде.
Бөек Ватан сугышы башлангач исә әтиләрен хезмәт армиясенә алдылар. Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәреннән хатлары килеп торды. Анда ул шахтада эшләгән. Күмер чыгарганнар.
Ә сугыш тәмамлангач, ул гаиләсен үз янына чакыра. Үзен кайтармыйлар, әлбәттә. Хаты гына килә. “Анда да ачлык-ялангачлык инде. Монда, ичмасам, эшләгән кешенең тамагы тук. Килегез, көтәм”, — дип яза ул.
Әниләре кыю хатын булгандыр инде. Биш кызын ияртеп, күтәрә алган кадәр мал-мөлкәтләрен алып, ерак юлга чыгалар. Прокопьевскка килеп җиткәч тә гаиләгә барактан аерым бүлмә, сыер бирәләр. Шулай итеп яңа урында ярыйсы гына тернәкләнеп китәләр.
— Прокопьевскта татарлар бик күп иде. Ара-тирә башкортлар да очрый. Үзара аралашып яшәдек. Башкортстаннан килгән Хәйдәр Әлимгуловның миңа күзе төшкән бит. Артымнан да калмый. Мин ул вакытта шахтада эшли башлаган идем. Хәйдәр җир астында — забойда эшли. Мин җир өстендә. Көн саен белгәннәремне укып, аны җир куенына озатып калам һәм смена тәмамлангач, каршы алам. Забойга төшүче шахтерларга лампалар биреп торам. Эшем шундый иде, — дип ул елларны искә ала Нурия әби.
— Егерме бер яшем тулгач, Хәйдәргә кияүгә чыктым. Гөнаһ шомлыгына, без никахлашкан көндә Сталин вафат булды. Тормышта бик күп кайгы-хәсрәтләр күрүемнең сәбәбе әллә шундамы икән, дип тә уйлап куям кайвакыт.
Чыннан да, Нурия әбигә тормышның төчесенә караганда ачысын күбрәк татырга туры килә. Тәүдә пар канат булып матур гына яшәп китәләр. Хәйдәр эшли, ә Нурия бер-бер артлы өч сабыен — кызлары Зөһрә белән Римманы һәм уллары Радикны тудыра.
Ләкин бәхетсезлек көтмәгәндә килә бит ул. Хәйдәр эштә кул бармакларын өздерә. Аны җиңел эшкә — кладовщик итеп күчерәләр. Әлбәттә, хезмәт хакы забойда эшләүче шахтерларныкы янында чүп кенә. Беренче “получка”дан соң ук кәефе нык кырыла кичәге шахтерның.
— Мондый аз акчага биредә яшәп булмас, әйдә, үзебезнең якка кайтыйк. “Ят ярлыкамас, үзеңнеке үтермәс”, — дигән борынгылар. Ничек тә яшәрбез әле, — дип, Хәйдәр гаиләсен туган ягына — Башкортстанның Әлшәй районындагы Алдар авылына алып кайтып китә.
— Авылдашлары күңелләренә авыр алмасын, Хәйдәрнең туган авылы миңа бөтенләй ошамады, — дип күңелендә йөрткән серләре белән уртаклаша Нурия әби. — Район үзәге Раевкага да күңелем ятмады.
Ә Шафранны исә Нурия бер күрүдән үз итә. Яратмаслык та түгел шул, авыл урман эчендә утырган кебек. Шунда ук шифаханә. Янәшәдән генә тимер юл үтә. Паровозларның кычкыртып үтүе Прокопьевскны хәтерләтә.
Кечкенә бер йорт сатып алып, гаилә Шафранда яши башлый. Нурия шифаханә ашханәсенә эшкә урнаша, Хәйдәр ат белән пекарнядан шифаханәгә икмәк ташый. Төпчек кызлары Әлфиянең дөньяга килүе гаиләне Шафранга тагын да ныграк бәйли.
— Гомеремнең төп өлеше Шафранда үтте, — дип сөйли Нурия әби. — Ун ел шифаханә ашханәсендә, аннары 30 ел пекарняда эшләдем. Пенсиягә чыккач та байтак еллар эшләргә туры килде. Чөнки мәрхүмә кызым Зөһрәнең балаларына ярдәмләшергә кирәк иде. Алар кияүнең әнисе — кодагый белән үстеләр. Үзем пенсиягә яшәп, хезмәт хакымны оныкларыма җибәреп тордым.
Тик Хәйдәр аганың гына Нуриясын бик иртә калдырып китүе үкенечле. Гәүдәсен җир куенына тапшырганда аңа нибары 54 яшь тулган була. Бу вакытта кызлары Римма — Раевкада, уллары Радик Прокопьевскта үз гаиләләре белән яшиләр.
Инде тормыш үз җаена кайтты, дип, куанып кына яшәгәндә Прокопьевсктан тагын кайгылы хәбәр килә: Радик вафат булган. Сәбәбе — кан басымы кинәт күтәрелгән.
— Улым үләргә тиеш түгел иде. Аңа 42 генә яшь иде бит. Ходаем, аны алганчы мине алсаң иде, дип үксеп еладым, — дип күз яшьләрен сөртә Нурия әби.
Менә шулай кызын, ирен һәм улын югалту авырлыкларын күтәрергә туры килә Нурия әбигә. Ләкин ул зарланмый да, сыкранмый да. Беренче күрешкәндә үк аның йөзеннән нур сирпелгәндәй тоелды, аның белән капма-каршы утырып сөйләшәсем, якыннанрак танышасым килде. Шулай булмаса, бу мәкалә язылмас иде. Нишлисең, дөнья бу...


Рим Әхмәтов.
Әлшәй районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»