17.07.2014 - Дөнья бу...

Гаилә музее

Музейларның төрлесен күрергә туры килде, әмма менә мондыен — Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтахетдиновлар йортындагы кебеген беренче тапкыр манзара кылуым.

Дүртөйле районының Иванай авылында гомер кичерүче Мифтахетдиновлар — тирә-якта билгеле шәхесләр. Икесе дә гомер буе намус белән эшләгән, шуның өчен бик күп мактаулы исемнәргә, хөкүмәт бүләкләренә лаек булган һәм иң мөһиме — якташларының хөрмәтен яулаган кешеләр. Лаеклы ялда булуга карамастан, алар бүген дә җәмәгать эшләрендә кайнап яши. Нурхәниф абый — Тәкәрлек авылы ветераннар Советы рәисе, район һәм шәһәр ветераннар Советы президиумы әгъзасы. Нәзирә апа озак еллар “Изге ай” ветераннар клубын җитәкләде.
— Гаилә музеебызны булдыру теләген 20 елга якын күңелемдә йөрттем, — ди Нурхәниф Шаһабетдин улы. — Истәлекле рәсемнәр, кәгазьләрне һәрвакыт кадерләп туплап бардык. Бердәнбер көнне карасак, гаилә ядкәрләребез киштәгә дә, шкафка да сыймый башлаган! Шуннан йортыбызның бер бүлмәсен музейга әверелдерергә карар иттек.
Биредә, барлык музейларга хас булганча, тантаналы тынлык хакимлек итә. Диварларда — киң ябалдашлы нәсел агачлары, истәлекле рәсемнәр, зур борынгы сәгатьләр, хуҗабикәнең чигүле сөлгеләре, өстәлдә — чуклы ашъяулыклар, элгечтә — күз явын алырлык сәхнә киемнәре, киштәдә — авыл, район тарихын яктыртучы китаплар. Барысын да санап бетерерлек түгел. Нәкъ менә шундый чакта “йөз тапкыр ишеткәнче, бер күрүең мең артык”, диләр.
— Гаиләбез буыннар бәйләнешен ныгытуга зур игътибар бирә, — ди Нурхәниф Шаһабетдин улы. —Шәҗәрәбезне җиденче буынга кадәр төзедек. Моның өчен башкалабыздагы архивка да барырга туры килде.
Мифтахетдиновлар үзләре дә, балалары да, оныклары да төрле бәйгеләрдә актив катнаша. Дүртөйле районының Тәкәрлек авыл Советының “Иң яхшы шәҗәрә” конкурсында җиңеп чыккан алар.
— Музеебызның ишеге ябылып торганы юк, — дип елмая Нәзирә Зиннур кызы. — Күрше-тирә, агай-эне, мәктәп укучылары килә. Аларның һәрберсенә шатбыз.
Дөньяны матурларга туган дип нәкъ менә Нәзирә һәм Нурхәниф Мифтахетдиновлар кебек кешеләр хакында әйтәләрдер. Аларның чәчәкләргә күмелеп утырган оҗмах бакчасыдай ихаталарына, нурлы, кунакчыл йортларына аяк баскан һәркем моңа инана ала.


Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»