17.07.2014 - Дөнья бу...

Вакыт машинасы кирәк түгел

Күңелле ял, мавыктыргыч сәфәрләрдән алган ел буена җитәрлек искиткеч тәэссоратлардан тыш, җәй – очрашулар чоры да. Кайчак алардан алган җылы хатирәләр кешене гомер буе озата бара. Күптән түгел шундый гаҗәеп бер очрашуда булдым, вакыт машинасы үзе дә кирәк түгел иде, бергә җыелган олпат абыйлар, апалар күз алдында малайлар-кызларга әверелделәр дә куйдылар. Әйтерсең 38 ел бөтенләй булмаган.

...Очрашуга кайтучы­ларның берсе Иске Бәшир мәктәбе коридорыннан барганда: “Балачак исе килә”, – диде. Дөрестән дә, белем учагында яңа уку елына тулы әзерлек бара, буйыйлар, яңарталар, ремонтлыйлар. Ә шушы мәктәпне 1976 елда тәмамлаучылар мондагы уңай үзгәрешләрне шатланып кабул итте. Мәктәпкә 33 ел аяк басмаган элекке укучылар аеруча тәэсирләнде. Директоры Гөлгенә Бикмөхәммәтова белем учагының бүгенге тормышы белән таныштырып үтте. Берничә ел элек капиталь ремонт үткән. Сыйныф бүлмә­ләре дә, коридорлар да якты, иркен, уңайлы... Мәктәп алдында батыр якташлары, Бөек Ватан сугышында башын салган Советлар Союзы Герое Габдрахман Латыйповка һәйкәл куелган.
Биредә урта мәктәп 1974 елда ачылган. Искебә­ширлеләр тугызынчы сыйныфка күрше Иске Ихсан авылына йөреп укыган булса, моннан соң, киресенчә, үзләре якын-тирәдәге берничә авылдан укучылар кабул итә. Очрашуга килүчеләр арасында Яңа Калмаш, Ташкалмаш авылларыннан йөреп укыганнар да бар иде. Ул чорда мәктәп ихатасында интернат та була. Бүген инде ул юк.
Үзгәрешләр искиткеч, әлбәттә. Мәктәп тәмамлау­чыларның үзләре дә күптән гаилә корган, балалар үстергән, оныклар тәрбияли. Бүген алар – илнең терәге, тәҗрибә туплап, төрле тармакларда хезмәт сала. Кайда гына яшәсәләр дә, туган төбәгенә тугры калганнар. Шуларның берсе – Иске Бәшир егете Ринат Бикмөхәммәтов. Ул биш ел элек туган авылында кое ачкан. Аның ихатасы матур койма белән уратып алынган, тирә-ягы төзеклән­дерелгән, агач-куаклар утыртылган, түтәлләрдә аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Шунда ук өстәл-эскәмияләр дә куелган. Башта кое янын Ринат белән хатыны Лилия карап-тәрбияләп торса, хәзер бу эшкә авылдашлары да кушылган. Кечкенә паркка әверелдерелгән кое яны кичләрен яшьләрнең очрашу урынына әверелә. Элекке 10 “А” да очрашуны нәкъ шунда дәвам итте. Истәлекләр, хатирәләр яуды. Ике парал­лельгә өч пар гаилә корган. Элекке сыйныфташлар шуның белән дә бик бәхетле — сыйныф җитәкчеләре Миләүшә апа исән-сау, Иске Бәширдә яши.
И самими балачак! Күпме шуклыклар, бүген инде елмаеп кына искә алырдай булса да, ул чорда бик җитди тоелган аңлашулар, төн йокыларын урлаган беренче хисләр, контроль эшләр, диктантлар, “бишле”ләр, “икеле”ләр, имтиханнар... Тормыш имтиханында берсе дә сынатмаган аларның.
Шук малайлар-кызларга әверелгән элекке сыйныфташлар хатирәләргә бирелеп калды, без юлга кузгалдык. Җаннарыгызны сафландырып, күңел җылысы аласыгыз килсә, белем учаклары сезне көтә, тормышыгыздагы кайбер мәсьәләләрнең җавап-чишелеше дә шундадыр, бәлки, вакыт машинасы үзе дә кирәк түгел...


Резеда РӘИСОВА.
Чакмагыш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»