12.07.2014 - Дөнья бу...

Көлтәдә табылган кыз

Тиздән 92 яшен тутырачак Шәмсебану Газизованың бер тапкыр да дәваханәдә булганы юк.

— Шәмсебану инәй, чынлап та, үз гомерегездә бер генә тапкыр да дәваханәгә барырга туры килмәдемени?! – дип аптыравыбызга йөзьяшәр әбиебез елмаеп кына куйды.

— Инде, балакайларым, ул “бальнис” дигәннәренә барырга да язмасын! — ди ул.

 “Бальнис” дигәннәренең юньле урын булмавын ул балаларының, онык­ларының шуннан кайтып кермәве буенча яхшы чамалый. Күптән түгел генә кияве Уфада йөрәгенә операция ясатып кайткан.

 — Йөрәк кайда була икән соң инде ул?! — дип, пенсия ала башласа да, үзе өчен әле сабый гына булган киявенең, күрер күзгә типсә тимер өзәрдәй ир-егетнең авыруына гаҗәпләнә.

 Шәмсебану әбинең феноменаль сәламәтлегенә, исең китмәслек түгел.

— Кая, булмаса, тукма­чыңны үзем кисим! — дип, кунаклар көткән кызына ничек тә ярдәмләшергә омтылып, ул мәш килгән кухняга өч-дүрт тапкыр кереп урый тик торып өйрәнмәгән дөнья корткасы.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»