10.07.2014 - Дөнья бу...

“Туган якта җирләсеннәр иде”

Дүртөйле районының Иске Баиш авылындагы картлар йортына керәм. Заманча төзелгән ике катлы зур бина гөл-чәчәкләргә күмелгән, бүлмәләр чиста, якты. Монда эшләүчеләр мәрхәмәтле, киң күңелле булулары белән сокландырды.  Барысы да яхшы кебек, әмма бирегә беркем дә үз теләге белән килми...

Картлар йортында яшәүчеләрнең язмышы турында зур әсәр язарга мөмкин. Кемдер, чыннан да, өйсез калган, ә кайберләрен якыннары китергән. Хәер, соңгылары биредә аеруча күп.

Сиксәнне тутырган Хәмидә әбинең бирегә күчеп килүенә дә бер ел булган. Республика районнарының берсендә туып-үсеп, гомер буе туган авылында яшәгән ул.

— Үсмер чорым сугыш елларына туры килде, шуңа да мәктәптә 8 ел гына укый алдым. Бераз авыл фермасында эшләгәннән соң, кызлар белән Уфага төзелеш эшенә чыгып киттек. Туганнарымда фатирда тордым. Бервакыт Үзбәкстанда яшәүче апам кайтты һәм мине үзе белән китәргә чакырды. Фатир хуҗасы булган апам тәүдә каршы булды: “Әти-әниеңә ни дип әйтербез? Алар бит безгә сине ышанып тапшырды”, — дип, кире уйларга үгетләде. Җизнәм: “Юлга чыгарга җыенган кешегә каршы төшәргә ярамый. Әти-әниең риза булса, бар”, — диде. Әлбәттә туган йортымда бу хәбәргә куанмадылар, әмма каршы да булмадылар. Шулай итеп, Үзбәкстанга чыгып киттем. Анда эшкә кердем, өс-башымны юнәттем. Ике елдан, отпуск алып, туган авылыма кайттым. Китәр вакыт җиткәч, әти: “Эш авылда да җитәрлек. Әнә биредә төзелеш башларга ниятлиләр”, — диде. Менә шулай авылда калдым, — дип сөйләде Хәмидә әби.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»