09.07.2014 - Дөнья бу...

Алар беренчеләр түгел

Бөек илебездә (заманында ул чыннан да шундый иде) иң югары дәрәҗә булган Советлар Союзы Герое исеме булдырылуга быел 80 ел тулды. Бу исем иң тәүдә кемнәргә кайчан һәм нинди шартларда бирелгәнлеге, бүләкләнүләргә бәйле кайбер кызыклы хәлләр турында “Кызыл таң”ның 28 май санында язма да басылды. Ә менә бүген тәкъдим ителүче мәкалә бу исемгә кагылышлы аз билгеле мәгълүматларны бәян итә.

Сүзне бер документтан өзек белән башлыйк.

“Челюскинчыларны коткарудагы каһар­манлы­гыгызга сокланабыз... СССР Үзәк башкарма комитетына түбәндәгеләрне тәкъдим итәчәкбез:

1. Каһарманлык күрсәтү­челәргә Советлар Союзы Герое дигән югары исем булдыру турында.

2. Челюскинчыларны коткаруда турыдан-туры катнашкан очучылар Ляпидевский, Леваневский, Молоков, Каманин, Слепнев, Водопьянов, Доронинга Советлар Союзы Герое исеме бирү турында.

И. Сталин, В. Молотов, К. Ворошилов, В. Куйбышев, А. Жданов”.

Бу хөкүмәт телеграммасын 1934 елның 14 апре­лендә бозлар арасына кысылган “Челюскин” пароходы экипажын һәм пассажирларын коткару буенча операцияне әле генә уңышлы башкарып чыккан очучылар ала. 16 апрельдә Үзәк башкарма комитетның Советлар Союзы Герое исеме булдыру турындагы карары басыла. 20 апрельдә Кремльдә Челюскин эпопеясенең төп катнашучылары — җиде очучыга Советлар Союзы Герое исеме бирү турында указга кул куела.

Бәлагә тарыганнарны эвакуацияләгән авиаторлар эшенең статистикасы тү­бәндәгечә: Ляпидевский боз өстенә 1 рейс ясап 12 кешене коткара; Молоков — 9 рейс, 39 кеше; Каманин — 9 рейс, 34 кеше. Водопьянов — 3 рейс, 10 кеше; Слепнев — 1 рейс, 5 кеше: Доронин — 1 рейс, 2 кеше; Бабушкин — 1 рейс, 1 кеше.

Күрүебезчә, коткаручы очучылар белән беренче Геройлар исемлеге арасында бер туры килмәүчәнлек бар. Кешене Бабушкин коткара, ә югары исемне Леваневский ала. Күпләр бу табышмакны чишәргә маташты.

Сигизмунд Леваневский боз өстеннән беркемне дә чыгармый. Составында ул да булган очучылар төркеменә америкалылардан сатып алынган самолетларда челюскинчыларга Аляска ягыннан керергә кушыла. Коткару операциясе штабы урнашкан һәм аэродром төзелгән Ванкарем авылына табан очкан вакытта Леваневскийның “Флейстер” самолеты һә­лакәткә очрый. Ул үзе  Ванкаремга эт җигелгән чанада барып җитә, коткару чараларында аның катнашуы мөмкин дә булмый. Фамилиясе бүләкләнүчеләр исем­легенә ничек эләккән соң?

Кайбер тикшеренүчеләр монда гап-гади очраклылык сәбәпче дип исәплиләр. Боз өстендәге соңгы “арктика робинзоннары”н алып бетерү белән үк Кремльгә челюскинчылар янында булган барлык очучылар  имзасы куелган телеграмма-рапорт китә. Анда Михаил Бабушкинның да кул куюы гадел булыр иде. Ул — “Челюскин”ның палубасында булган һәм пароход бәлагә юлыккач бозга төшереп утыртылган кечкенә самолет-разведвик пилоты. Соңрак әле Бабушкин ватылган самолетын кул астындагы әйберләр белән төзәтеп, бортка үзенең механигын да алып очып китә һәм Ванкаремга барып төшә. Ә менә Кремльгә тантаналы телеграмма киткәндә Бабушкин эш буенча бу тирәдән читтә була. “Тарихи” документны әзерләүгә җитәкчелек итүче Каманин шул вакытта коткару операциясе штабына килеп кергән Леваневскийга да имза куярга тәкъдим итә. Кремль түрәләре артык төпченеп тормыйлар: телеграммага кул куйган икән, димәк, боз өстенә ул да очкан. Шуңа күрә дә югары исемне алсын.

Ә гомумән, бөтенләй дә челюскинчыларга очмаган кеше Советлар Союзы Герое исемен беренче алса гаделрәк булыр иде. Иң беренче Герой Анатолий Ляпидевский да соңрак шушы фикерне әйтте. Аны якын  белгән шагыйрь Феликс Чуевның шигырендә дә “Иң беренче Герой ул мин түгел, ә Федя Куканов булырга тиеш иде. Булмады, шулай туры килде” дигәнрәк юллар  бар. (Феликс Чуев. “Ляпидевский”, 1965 ел).

Бөтен дөньяны шаулаткан челюскинчылар эпопея­сеннән ярты ел алда Федор Куканов шуңа охшаш батырлык эшли. Тагын да зуррак масштабта һәм тагын да авыррак шартларда.

1933 елның кара көзендә “арктиканың төпкел почмагы” — Биллингс борыны янында киң билгеле “Дальстрой”ның Колыма экспедициясенә кергән ГУЛАГ архипелагы утрауларының берсеннән икенчесенә тоткыннар төяп ташучы берничә пароход бозлар арасына кысылып, кышлауга калырга мәҗбүр була. Кешеләр зәңгелә белән авырый башлый һәм аларны эвакуацияләүне оештырырга карар ителә. Бу эш белән шөгыльләнү пассажирлар ташучы өч моторлы “Юнкерс” самолеты экипажына (командиры Куканов) кушыла. Октябрь-ноябрь айларында самолет шушы пароходларга 13 рейс ясап, Төньяк утравына 96 кешене күчерә. Әмма ул вакытта бернинди дә бүләк алмый, гәзитләр аның батырлыгы турында язмыйлар. Моның сәбәбе сәясәткә барып тоташа: данлыклы авиаторларыбыз кемнәрне коткарганын рәсми документларда ничек аңлатырга? “Дальстрой” зэкларын дипме? Һәм нәтиҗәдә Куканов каһар­маннарча башкарып чыккан коткару операциясе турында очучылар һәм полярникларның тар даи­рәсенә генә мәгълүм була.

Геройларга тәүдә матди бүләкләр бирелми. СССР Үзәк башкарма комитетының Советлар Союзы Герое исеме булдыру турындагы карарында бу кешеләргә шушы мактаулы исем бирелүне раслаучы грамота тапшыру күздә тотыла.

Дөрес, челюскинчыларны коткарган тәүге җиде очучыга Герой грамотасына өстәп Ленин ордены да бирелә. Әмма бу инде икеләтә бүләкләү дигәнне аңлата.

Соңрак, 1936 елның 29 июлендә, Советлар Союзы Герое турында рәсми положение булдырылгач, грамота белән бергә Совет иленең иң югары орденын тапшыру да законлаштырыла. Ул вакытта шулай ук Советлар Союзы Геройлары булган данлыклы очучыларыбыз Громов, Чкалов, Беляков һәм Байдуков кыерсытылган хәлдә калмасын өчен аларга да Ленин ордены бирелә.

Махсус “Герой” медале барлыкка килгәнче тагын байтак вакыт үтә. 1939 елның 1 августында СССР Югары Советы Президиумының “Советлар Союзы Геройлары өчен өстәмә аерым бил­геләре турында” Указы чыга. “...Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган гражданнарга шул исем белән бергә “Советлар Союзы Герое” медале дә тапшырыла”, диелә анда. Ә тагын да ике ай ярымнан, 16 октябрьдә медальнең исемен “Алтын йолдыз” дип үзгәртәләр.

Яңа билге гамәлгә кертелгәндә илдә 122 Советлар Союзы Герое була инде. Югары Совет карары белән аларга да “Алтын йолдыз” медале тапшырылырга тиеш була.

Александр Добровольский.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»