08.07.2014 - Дөнья бу...

Үз акчасына мәктәп ачкан

Илеш районы Югары Яркәй авылының бер урамы Сәхибгәрәй Яримов исемен йөртә. Кем ул? Ни өчен мондый хөрмәткә ия булган? Бу хакта Сәхибгәрәй Габделислам улының туганнары, архив документлары кызыклы һәм гыйбрәтле тарих сөйли.

Сәхибгәрәй Яримов 1883 елда ул вакытта Бөре өязе Исмаил волостена караган Игъмәт авылында (хәзерге Илеш районы) ярлы крестьян гаиләсендә туган. Кайгы-хәсрәт яшьтән эзәрлекли аны: 8 яше дә тулмастан әтисе гүр иясе була, тагын өч елдан газиз әнкәсен җирли. Буыннары ныгып та өлгермәгән малайга ятимлек әчесен татырга, ачлык-ялангачлыкта көн күрергә, һәр телем икмәкне авыр хезмәт белән табарга туры килә. Ләкин бу малайның укырга булган теләген сүндерә алмый. Игъмәттән ерак урнашкан Әсән авылына йөреп белем ала ул.

Еллар уза. Авылдагы  ир-егетләрнең алтын приискларына эшкә китәргә җыенуын белеп калып, Сәхибгәрәй дә аларга кушыла. 1940 елның 31 гыйнварынга язган автобиографиясендә ул 1900-07 еллардагы җәйләрдә Көньяк Уралдагы Кочкарь приискларында эшләдем, дип яза. Бу вакытта Кочкарь поселогына Русия һәм Уралның барлык төбәкләреннән  меңләгән эшче җыела торган була. Патша казнасын тулыландырачак алтынның яртысыннан күбесе нәкъ менә биредә табыла.

Приискларда хезмәт бик авыр була. Җәен эш көне 16-17 сәгать дәвам итә. Җир астында, юеш шахталарда бил турайтырга да мөмкинлек булмаган шартларда  эшчеләр алтын комы тутыра. Аннан ул өскә чыгарыла, юыла. Көнкүреш тә, ашау да бик начар. Эшчеләр арасында имгәнү, авыру, шахтада ук үлеп китүләр дә күп була. Ләкин авыл кешеләре алтын приисклары байлары белән контракт төзергә барыбер ризалаша, чөнки монда эшләп тапкан акчаны авылда, гомер буе бил бөксәң дә, күрмәячәксең. Эшкә алганда ук күпмедер күләмдә акча бирелүе дә кызыктыра.

Шахтерлар арасында яшәү Сәхибгәрәйнең дөньяга карашы киңәюенә, үзаңы үсүгә булышлык итә. Ул җәмгыятьтә ил белән идарә итүче катламнан канәгатьсезлекнең көннән-көн артуын аңлый. Халыкны укыту, үз хокуклары өчен көрәшергә өйрәтү юлы белән генә тормышны яхшыртып булачагына төшенә. Туган авылында алпавытларның ярлы игенчене ничек газаплавын күрә.

1913 елда икмәк искитмәле уңа. Дүртөйле сәүдәгәрләре Трапезниковлар игенне хәтта чит илгә чыгара. Ә крестьяннар ачка интегә. Канәгатьсезлек белдерүчеләрне каты кыйныйлар, я андыйлар бөтенләй эзсез югала.

Яшь укытучы үзен кыерсытылган катлам кешеләрен аң-белем юлына бастыруга багышларга карар кыла. Приискларда эшләп, бераз акча туплагач, үз йортында мәктәп ачып җибәрә. Бу чорда мәктәпләр шәһәрләрдә һәм зур авылларда гына була, аларда бары хәлле гаилә балалары гына укый ала. Ә Сәхибгәрәй укучыларын ярлы крестьян гаиләләреннән җыя, аларны үз акчасына дәфтәр, каләм һәм башка кирәк-ярак  белән тәэмин итә, укыту чыгымнарын да үз өстенә ала.

1917 елгы инкыйлабтан соң илдә сәяси вакыйгалар тиз үсеш ала. Сәхибгәрәй дә беренчеләрдән булып большевиклар сафларына баса, җирле Совет оештыруда актив катнаша. Яңа  тәртипләр һәркемгә дә ошамый, әлбәттә. Гражданнар сугышы башлана, әле тегендә, әле монда бәрелешләр булып кына тора. Игенне көчләп тартып алу авыл кешеләрендә катгый ризасызлык тудыра. 1920 елда безнең якларны “Кара бөркет” фетнәсе ялмый. Сәнәкләр, балталар белән коралланган халык иген алырга дип килгән кызылларны Дүртөйледә чолгап ала да берсен дә исән калдырмый. Большевикларның азык-төлек сәясәтенә каршы башланган баш күтәрү, гомумән, Советларга каршы юнәлеш ала. Кулларына нәрсә эләксә, шуның белән коралланган крестьяннар коммунистларны үтерә, укытучыларны да аямый. Котырган төркем авыл укытучысы Сәхибгәрәй Яримовны да эләктерә. Аны, танымаслык итеп кыйнап, Бакалы авылына (нәкъ биредә “Кара бөркет”нең штабы урнашкан була) озата. Бәхеткә каршы, авыл халкы Сәхибгәрәйгә тоткынлыктан качарга ярдәм итә.

Фетнә бастырылгач, безнең якларда тормыш акрынлап яхшыра. Совет учреж­дениеләре актив эшли башлый. Яримовны  Исмаил волосте  башкарма комитетына кертәләр. Башта ул комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкарса, 1923 елның маеннан үзен рәис итеп тәгаенлиләр. Бөредә алты айлык укытучылар курсын тәмамлаган кеше буларак, ул хуҗалык итү мәсьәләләренә генә түгел, үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү эшенә дә зур игътибар бүлә. Мәсәлән, Сәхибгәрәй Яримов Югары Яркәйдә иң беренче пионер отряды оештыра. Бердәнбер көнне мәктәп ихатасына балаларны җыеп, пионерлар хәрәкәте турында мавыктыргыч итеп сөйли. Шул ук көнне 11 бала отрядка керергә теләк белдерә. Күп тә үтми, алар кызыл галстук тага, отрядка әләм тапшырыла.

1928 елда Яримовны Югары Яркәйдәге изба-читальняның сәяси-агарту эше мөдире итеп куялар. 1930 елның мартында ул гаиләсе белән Дүртөйлегә күченә, социалистик мәдәният йорты мөдире була. Соңрак “Союзплодовощ”, “Башкондитер” базасы идарәләрендә хезмәт сала. 1939 елдан ул янә партия эшендә. Дүртөйле райкомында пропагандист була, 1941 елның ноябреннән 1942 елда вафат булганчыга кадәр пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкли.

1936 елгы оныгы Резеда картәтисенең кинәт кенә сүнүенең сәбәбен болай аңлата: “Картәти улы Рәшитнең сугышта һәлак булу хәбәре килгәч, авырып урынга ава һәм озак та тормый күзләрен мәңгелеккә йома”.

Сәхибгәрәй Яримов Дүртөйледә җирләнгән.

Ришат Ситдыйков,

Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»