05.07.2014 - Дөнья бу...

Миттлайдер бакчасы

Узган көз йомыш төшеп, күптәнге танышларыма кергән идем. Альбинаның бакчада кишер йолыккан чагына тап булдым. Аның бакчасы мине хәйран калдырды. Зур булмаган участокта озын-озын түтәлләр урнашкан, ә аларның киңлеге ярты метр да юк. Аның каравы, түтәлләрнең арасы бер метрдан да артык булыр.

— Миттлайдер бакчасы бу, мин дүртенче ел инде аның ысулы буенча үстерәм бакчаны, — дип аңлатты Альбина.

Түтәлләрнең шушындый тар, ә сукмакның киң булуы әлеге ысулның иң төп шартларының берсе икән. Моңа өстәп, җир тип-тигез булырга тиеш. Сукмак аралары казылмый, гомумән, түтәлләрне бер эшлисең дә, алар шул килеш тора.

— Җир казып интегәсе юк икән, болай ярты бакча да казылмый бит. Минем кебек мәңге вакыт җиткерәлмәгән ялкаулар өчен бик шәп инде бу ысул! — дидем мин. Альбина көлеп кенә куйды. 

— Нәтиҗә сөендерә — уңыш шулкадәр мул. Яшелчәләрнең тәме искиткеч! Мәшәкате юк түгел, әмма барлык шартларны да үтәсәң, шушы кечкенә участоктан да зур уңыш алып була. Эшләп кара, әмма бу алымга өйрәнергә кирәк, ул башта бик ят күренә, шунлыктан минем сиңа киңәш: беренче ел бер-ике түтәлне генә Миттлайдер буенча утырт, — диде.

Шулай итеп быел яз минем бакчада авыл хуҗалыгы фәннәре докторы америкалы Джекоб Миттлайдер ысулы буенча түтәлләр барлыкка килде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»