03.07.2014 - Дөнья бу...

Ат тугрылыгы

Шәкүр Хәбиров Туймазы районының Аблай авылында яшәгән. Беренче Бөтендөнья сугышында аягын өздереп кайткан, әмма үзенең физик кимчелеге белән һич тә ризалашырга теләмичә, җимертеп дөнья көткән. Хатыны Миңлеҗиһан апа белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Кулыннан килмәгән бер генә эш тә булмаган. Аның оста мичче дигән даны тирә-якка таралган. 1947 елда бездә мич чыгарганда Шәкүр абзыйның сөйләгәннәреннән сезгә бәян ителәчәк шушы маҗаралары хәтергә нык уелып калган. Аның һәр сүзе бүгенгедәй хәтеремдә, шуңа күрә әлеге хикәятне аның исеменнән алып бару тәэсирлерәк булыр дип уйлыйм.

— 1918 елның җәе. Гражданнар сугышы бара. Безнең төбәктә алышлар еш булды. Көн-таң атса — үзгәрешләр. Авылга кызыллар килә, яки, киресенчә, аклар пәйда була.

Беркөн шулай авыл зираты артында, Ык буенда качкыннар ятарлык озын гына уйсу урында — кызыллар, елганың икенче ярында, Татарстанның Кара-Зирек ягында аклар кара-каршы атыша башлады. Сугыш, имеш, атакага бару да, “Ур-ра!” кычкыру да юк. Тиккә атып яткан кебек, үлүче дә, яраланучы да юк, шарт-шорт аталар да аталар. Менә без сугышта ата-ата идек тә, атакага ташлана идек. Дошман һөҗүм итсә, штык белән каршы сугыша башлыйбыз.

Шулай ике көн атышып яткач, ахыр чиктә кызыллар Түбән Зает ягына юнәлде, аклар Кара-Зиреккә таба чигенде.

Шул чокырдан ерак түгел сусыл үләнле тугай бар. Без шунда күрше Хөснетдин белән атларны бәйли идек. Гел бергә утлап йөргән атлар бер-берсен шулкадәр якын итәләр. Аерылсалар, бер-берсен юксынып эзләнәләр, хәбәр биреп кешниләр. Берәребез атны алдарак алып китсә, кешнәп, ыргылып, бауны өзәрдәй кыланалар. Җитәкле ат та борылып карап кешни, иптәшен калдырып китүгә ризасызлык белдерә. Кешеләрдә андый дуслык юк дияргә була.

Теге көнне кызыллар юл уңаена минем атны алып киткәннәр. Бәхеткә, Хөснетдин атын алдарак алып кайтып киткән булган. Ул да атсыз калыр иде.

Бу хәлне ишетү белән чыгып йөгердем. Күршем Хөснетдин җигүле аты белән кайтып килә иде. Аны туктатып, атын сорадым, кызылларны куа барырга исәбем булуын әйттем. “Һи-и-и, тинтәкләнмә, йөрмә-йөрмә, атылып үләсең киләмени?” – дип үгетли Хөснетдин. “Атмаслар, мин утны-суны кичкән “царски” солдат бит әле”, – дидем. “Ярый, Ходай уң кылсын”, — дип, атын бирде күршем.

Безнең тирәдә аклар да, кызыллар да туктап ял итеп киткәлиләр иде. Кемнедер атып үтерү, яралау кебек хәлләр булмады. Яшь егетләрне солдат итеп алып киткәләделәр. Шуңа күрә, ату тавышлары ишетелсә, солдатка ярардайлар базга, урманга яшеренү ягын карый. Мин дә курыкмадым, чәмләнеп атны куалыйм. Ничек итеп үз атымны алу турында уйламыйм да.

Шаран районына килеп җиттем. Тархан авылында тегеләрнең привалына тап булдым. Солдатлар, офицерлар ыгы-зыгы килә, шул тирәдәге атларның кайсы бәйле, кайсы җигүле. Минеке күренми. Аптырап карап торам. Юкка килдем, димен. Җитмәсә, бу атны да тартып алсалар...

Шулчак атым арт аягына басып, кешнәп алга ыргылды, чак арбадан тәгәрәп төшмәдем. Берәрсе малкайга сыдырдымы, аттымы, дип уйлыйм. Карасам, кызылармеец атланган икенче ат та, арт аягына басып, безгә таба ыргылды. Минем аткаем икән! Җайдак тыя алмый. Кая ул! Гыргылдаган тавышлар чыгарып, исәнләшкәндәй, кара-каршы килеп туктадылар. Берсенең муенына икенчесе башын куеп торалар. Күзгә яшьләр килде. Шулай да атны давайлау кирәк бит әле. Теге кызылармеец тезгенен тарткалап, атка суккалаган арада, тиз генә арбадан төшеп, атымның йөгәненнән эләктереп алдым.

Шәкүр карт йодрыгын йомарлап, чәмләнеп, тезгенне тоту хәрәкәте ясап алды. Юкка гына патша солдаты булмаган да, Кремль гаскәрләрендә хезмәт итмәгән бит. Йодрыгы ярты потлы гер ташы кебек, куллары көрәктәй, киң җилкәле баһадир булганы күренеп тора.

— Ат, авызлыгын чәйнәп, күзләрен миңа төбәп, исәнләшкән кебек кешни. Әйтергә теле генә юк мәхлукның. Шулай ул миңа үзенең шатлыгын сиздерә. Мин үземне белештермәс хәлдә теге солдатка кычкыра башладым: “Ну-ка, ыслизай мой лошадь, — димен. — Зачем украл атны?!” Теге винтовкасын алды да, миңа төбәп: “Уйди, стрелять буду”, — ди ачуланып. Мин куркуны оныткан, күкрәгемә суга-суга: “Эстриләй, война видал, нога потерял, курыкмыйм. Отдай мой лошадь, вор”, — дидем.

Юк, тарткалаша, ату белән куркыта. Мин дөнья ярып кычкырам. Бер кулым белән тезгенне тотканмын, икенчесе белән тегенең аягын өзәңгедән ычкындырырга тырышып тарткалыйм. Озак гаугалаштык. Шунда бер офицер килеп чыкты. “Чум дилы?” – ди бу. “Чум дилы, чум дилы, чикмәннән тун җылы”, — дип, хәлне аңлатып бирдем.

Кайчан, кайда, кем гаскәрендә сугышуымны әйтмәдем. Патша гаскәрендә икәнне белсәләр, атмасалар да, атсыз калдырулары көн кебек ачык иде. Аклар яклы диюләре дә бар.

Офицер кызылармеецка кырыс кына нидер әйтте дә китеп барды. Анысы, аттан төшеп, иярен салдырды да, йөгәнен алырга онытып китеп барды. Мин атлы да, тәңкәле йөгәнле дә булып, атымны тәртәгә мичәүләп кайтып киттем.

Кайтуга күрше-күлән җыелды. Ах-ух киләләр. Инәй белән хатыным кочаклап ук алдылар. Шатлыктан елашалар. Беркем дә мине исән-сау әйләнеп кайтыр дип көтмәгән. Ә инде атларны алып кайту турында өмет тә итмәгәннәр. Хөснетдин куанычыннан нишләргә белми. “Атсыз калдым, дип кайгырган идем, Аллага шөкер. Син дә исән-сау...” — ди. Башкалар да ис-акыллары китеп, бот чабалар: “Афәрин, егет тә икәнсең, солдат!” — диләр. Билгеле инде, алар мине дуамал, дип уйлаганнар.

Дуамал булырсың шул. Атсыз ике кулсыз бит. Җан бирмәккә тиң, ягъни. Бар да уңай хәл ителде, шөкер! Аннан ике ат, бер-берсен танып, ыргылып очрашмаса, теге кызылармеецны тотып кара, бар. Ике хайванның дуслыгы җиңде.

Әнәс Сафуанов.

Туймазы районы.

Кәкребаш авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»