01.07.2014 - Дөнья бу...

Солдат клубы “дер” селкенде

Юлда йөргәндә кемнәр белән генә очрашмыйсың, танышмыйсың! Алар еш кына онытылган хатирәләрне яңартуга сәбәпче була. Шулай, Уфадан кайтышлый автобуста минем яшьләрдәге бер ир белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Сүзсез генә утырып булмый бит инде, билгеле, син каян да, мин каян һәм башкалар. Юлдашым бик ачык кеше булып чыкты. Үземне Кушнаренкодан дигәч, ул: “Армиядә хезмәт иткәндә бер Кушнаренко егете бар иде, Назаров фамилияле. Исеме хәтеремдә түгел, ул полктагы барлык татар, башкорт егетләрен җыеп-оештырып концерт куйган иде”, — диде.

Билгеле, башта кайчан хезмәт итүебезне ачыкладык. Икебез дә бер полктан булып чыктык. Без 1958-61 елларда Чита өлкәсендә хезмәт иттек. Бу хезмәттәшем Илеш районының Югары Яркәй авылыннан Ревиль Кәримов булып чыкты. Хәзер Нефтекамада яши. (Бүген гаиләләребез белән йөрешәбез).

Ике янәшә полкта һәм бер батальонда Башкортстаннан 600гә якын егет хезмәт иттек. Шуларның яртысыннан күбесе — татар-башкортлар иде. Дүртөйле, Илеш, Кушнаренко районнарыннан 30-40 кеше булдык. 1960 елның гыйнварында роталар арасында Октябрь революциясенең 43 еллыгына багышланган үзешчәннәр смотры игълан ителде. Шул уңайдан барлык роталарда концертка әзерлек башланды. Шулчак минем башка бер уй килде: нигә әле полктагы татар-башкорт егетләрен җыеп концерт куймаска? Минем башлангычны хуплаучы егетләрне тапсам, планнарымны тулысы белән тормышка ашырырга көчем җитәчәгенә ышана идем. (Сәхнә миңа чит-ят түгел, беренче сыйныфтан сәхнәдә үстем). Башлап, полкның 12 ротасында булдым, татар-башкорт егетләрен җыеп сөйләштем. Һәр­берсендә “старший”­ларны бил­геләдем. Егетләр мине хуплады. Аннары полкның сәяси  бүлегенә бардым. Соңыннан замполит белән полк командирына кердек. Мин 1,5 сәгатьтән артык саф татар телендә барачак концерт программасын сөйләп бирдем. Зур теләк белән хупладылар. Репетицияләрне дә клуб сәхнәсендә үткәрергә рөхсәт алдым. Мондагы сөйләшү миңа канат куйды. Мин таулар актарырга әзер идем. Талантлар җитәрлек, баянчы, гармунчылар, мандолинада, хәтта курайда уйный белүчеләр дә бар иде.

Концертны илле кешелек хор белән башлап җибәрдек. Репертуарда —  дүрт җыр. Пәрдә ачылуга ук алкышлар башланды.

Башкортлар китте сугышка,

Озатып калды киң Урал.

Ат уйнатып алдан бара

Шәйморатов генерал.

Ике баян уйный, мин — дирижер. Бер генә тавышка җырласак та, җырлар шулкадәр горурлык белән яңгыратылды, клуб эче “дер” селкенеп торгандай тоелды. Соңгы җырыбыз Салават батыр турында иде:

Салаваткай килә ат уйнатып,

Ат уйнатып, үзән буйлатып...

Хордагы егетләр үзе үк искиткеч матур күренеш иде. Алар хор өчен тәгаенләнгән махсус баскычларда буйларына карап җеп тарткан кебек басып торды. Өсләрендә — парадный гимнастерка, башларында — фуражка. Ә үзләре 21-22 яшьлек сөлектәй егетләр иде.

Концерт алдыннан жюрига программаның эчтәлеген тәрҗемә иттем. Генерал Шәйморатов белән Салават батырны илебездә белмәгән кеше юктыр, дидем. Калган җырларыбыз Туган илгә мәхәббәт, халыклар дуслыгы, тынычлык сөюче Совет халкы, җиңелү белмәс Совет Армиясе турында, дип аңлаттым. Ә тамашачылар өчен тәрҗемә кирәк түгел иде.

600 урынлык клубта алма төшәрлек тә урын юк,  күбесе — якташларыбыз. Бигрәк тә шаян биюләрне яратып кабул иттеләр. Кызлар ролендә егетләр яулык бәйләп биеде. Музыка коралларында уйнау да тамашачыларга нык ошады. Алкышларга күмелдек. Сәгать ярымнан артык барган концертыбыз искиткеч матур килеп чыкты. Шулай итеп, кырыс табигатьле Себер сопкалары арасында татар-башкорт җырларын яңгыраттык. Мин үзем башкорт биюе “Аучыны” башкардым. Өйдән төлке бүрек, камзул, шаровар һәм читек салганнар иде. Мин һәм бер баянчы егет, шушы бию белән полк концертына кушылып, ял көннәрендә “гастрольләр”гә йөрдек. Концертта катнашучыларның күбесенә мактау грамоталары, ә миңа отпуск бирделәр. Менә шулай, барысы да хәтердә. Ә бит бу вакыйгаларга 54 ел узып киткән!

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, әгәр дә шушы язмамны укып, бу вакыйгаларны хәтерлисез икән, миңа хатлар языгыз. Бәлки, очрашырбыз.

Рәиф Назаров.

Кушнаренко районы,

Әхмәт авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»