28.06.2014 - Дөнья бу...

Алтмыш ел тугарылмаган “эш аты”

Дөньяда эш өчен яратылган кешеләр була.  Стәрлетамак районы Югары Усылы авылыннан Биктимер  Рәфыйков   та нәкъ шундыйлардан.  Аның хезмәт стажы — 60 ел. Ул бүген дә сафта. Соңгы 14 ел дәвамында  ветераннар Советын җитәкли, шул ук вакытта Салават агрофирмасы җәмгыятендә юридик мәсьәләләрне хәл итү белән дә шөгыльләнә.  Өенә   шалтыратып сөйләшим дигән идем, хәләл җефете Рәйсә апа: “Иртән чыгып киткән иде, кичкә дә кайтмады әле, идарәдә эше күп”, — диде.  78 яшьлек фидакарьне эш өстендә очратып, үзе турында бераз сөйләвен үтендек.

— Мин Усылы авылының ферма йортында үстем, — дип хәтергә ала Биктимер ага үзенең балачагын. —  Әтием — көтүче, әнием сарыклар караучы иде. 9 сыйныфны тәмам­лагач, киномеханиклар курсына юлландым.  Ел ярым “Байрак”  колхозында кино күрсәттем.  Шунда ук  комсомол  секретаре итеп сайлап куйдылар, ди ул.

Ходай Биктимер Корбангали улына җитәкче булырга үзе кушкан, мөгаен.  Төскә-башка ыспай, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кора белүче, аң-белемгә омтылучы егетне тиздән  Стәрле­тамак комсо­молының райкомына инструктор итеп чакыралар. Егеткә тиз арада белемен күтәрергә, экстерн рәвештә имтиханнар тапшырып, урта белем алырга туры килә. Аннары ул Стәр­летамак мәдәни-агарту учили­щесының театр бүле­гендә читтән торып укый.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»