26.06.2014 - Дөнья бу...

Берәү үксезләрне үстерә, берәү үзенекен үтерә...

Епископ Лонгин (Михаил Васильевич Жар) турында ишеткәнегез бармы? Ул — бүген һәркемнең дә тел очында булган Украина Герое, Украина православие чиркәве рухание.  1965 елда туган.

Михаил Васильевич кечкенәдән ятим калган. Унтугыз яшендә өйләнгән, ике улы, бер кызы туган. Ә әле аның... 400ләп баласы бар! Ничек шулай? Кеше кайгысына битараф кала алмаучы Лонгин 1992 елда ук балалар йорты ачкан. СПИД белән чирле алты яшьлек кызны тәрбиягә алган. Һәм менә ничә еллар инде бер генә ярдәмгә мохтаҗ балага да битараф калмаган.

Ятимнәр, чирлеләр, гарипләр — бар да Лонгинга тартыла. Билгеле булуынча, рухани башта — 50, аннары — 100, 150, 200 баланы яклауга алырга уйлый. Әмма бәхетсез балалар шулкадәрле дә күп икән...

Интернет челтәрендә Лонгин атакайның әйткән сүзләре китерелгән: “Бервакыт мин яшь кенә хатынга җеназа укыдым. Кыш иде. Җеназа укып беткәннән соң, карасам, кабер янында дүрт малай торып калды. Барысы да китте, ә алар ялан тәпиләренә резина итекләр кигән килеш, туңып бетеп тик тора бирәләр. Урамда 20 градуслап суык. Кечесе бигрәк тә бәләкәй. “Ни өчен кайтып китмисез?” — дим. Ә алар: “Без әнисез китмибез. Барыр урыныбыз юк”, — диләр. Әтиләре аларны ташлап киткән икән, ә әниләре үлгән. “Әниегез хәзер күкләрдә, — дим. — Миңа яшәргә киләсезме?” Баш кагалар. Шулай итеп, мин аларны монастырьга алып килдем. Ә берничә ай дигәндә капка төбенә банан тартмасында яңа туган кызны китереп ташладылар...”

Лонгин тормышындагы һәр очракны бер әсәр итеп язып булыр иде. Хәзер ул оештырган приютка бөтен илдән балаларны китерәләр икән — балалар церебраль параличлы, яман шеш чирле, ВИЧ-инфекцияле. Беркемгә дә кирәкмәгән бәхетсезләрне үз итә, ярата олы йөрәкле рухани. Хәтта үсеп җиткәннәренең дә алдагы язмышларын, укуга керүләрен, торак мәсьәләләрен кайгырта.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»