25.06.2014 - Дөнья бу...

Үләргә дә, күмәргә дә Зәкия кирәк!

Без аның белән күптән таныш булсак та, Казанда узган Бөтендөнья татар хатын-кызлары конгрессында гына күрештек. Форумда 500гә якын кеше катнашса, Зәкияне аларның иң актив, иң алдынгы, иң татар җанлы булган унысы исәбенә кертергә ярый торгандыр. Ул үзе Татарстанның Чүпрәле районында туып-үскән.   19 яшендә, Сахалиннан кунакка  кайткан егеткә кияүгә чыгып, комсомол путевкасы белән шул тарафларга юнәлә. Өч елга дип киткән кеше хәзер 33 ел шушы ерак утрауда яши. Монда килгәннән бирле татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калырга, аларны үзенең ике баласына һәм оныгына гына түгел, һәр милләттәше аңына сеңдерергә тырышып яткан көне.  

— Татарлар Сахалинга сугыш беткәч утрау икътисадын күтәрү өчен 1946-47 елларда килеп төпләнгән. Алар арасында Татарстаннан да, Башкортстаннан да кешеләр бар. Вербовка белән бетли-бетли берәр ай килгәннәр дә шушында урнашканнар. Кай­берләре өйләр салган, туган-тумачалары белән урам-урам булып утырган. Утрауда бер татар авылы да булган.  Хәзер заман үзгәрде, тел белүче әбиләр үлеп бара, балалар татарча сөйләшми, — ди Зәкия ханым.

Яхшы тәрбия алган Зәкия бу төбәктә татар рухын саклауга җиң сызганып тотынган.  Аның бабасы авылда имам була.  Кечкенәдән гаи­ләдә телгә мәхәббәт тәрбиялиләр, милләтебез,  гореф-гадәтләребез югал­масын, дип тырышалар.

— Без җиде бала үстек. Дини бәйрәмнәрне үткәреп, ирләре сугышта үлгән күрше әбиләргә ярдәм итеп үстек. Кем нишләргә тиешлеген иртән язып куя идек: кем сыер сава, кем идән юа, кем туганнарга сөт илтә... Гарипләрне кызгану, сәдака бирү әти-әнидән калган. Әле картлар, балалар йортларына ярдәм итәбез, җәен, бишәр автобус яллап, диңгезгә китәбез. Коляскада утыручыларны диңгезгә кертәбез, алар белән бергә сөенәбез. Ураза, Мәүлет, Корбан бәйрәмнәрен калдырмый үткәрәбез. Форсаттан файдаланып, Башкорт­станның Октябрьский шәһәрендәге Зәет мәчетендә хезмәт салучы Рөстәм хәзрәткә рәхмәт белдерәм. Ул безгә “Ислам хәбәрләре” гәзитен салып тора, без шуннан Башкортстандагы хәлләрне беләбез. Посылка белән китаплар да җибәрде. Сахалин буенча өләштек, безгә алар бик кадерле. Кул куйдырып кына бирәбез, — ди Зәкия Зыятдин кызы.  

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»