24.06.2014 - Дөнья бу...

“Мине апам... алты меңгә саткан”

Нуриман районының Иске Исай авылында яшәүче Мәккә Мөдәрисованың  әтисе заманында Кыешкы мәдрәсәсендә белем алган, дүрт агасын сугышка озаткан. Үзе матур җырлаган, гармунда өздереп уйнаган. Әнисе үлгәч, Зәкия исемле хатынга йортка кергән. Аларның ике кызлары белән ике уллары туган. Ике як та кулаклар булып саналган.

Мәккәнең тумыштан бер аягы гарип  була. Ул тугыз яшендә генә укырга төшә. Гел “бишле“ билгеләренә генә укып, җиде сыйныф тәмамлый. Сигез яшьлек кыз, 50 сумлык  заемга имза куеп, колхозда эшли башлый.

Мәдинә апасы Мәккәне 1954 елда Уфага операциягә алып килә. Гарип аягын турайтып, кыз култык таяклары белән өйгә кайта. Ике елдан Мәккә колхоз сыерларын саварга җәйге лагерьга китә. Аннары уңган кыз токымлы бозаулар үстерә. Учетчик, ферма мөдире булып та эшли. Шул чакта Мәдинә апасы Төркмәнстаннан кайтып төшә, Мәккәне үзе бе­лән алып китәргә үгетли, кие­нер­сең, тамагыңны туйдырырсың, ди. 

“Кинель” стан­­­­циясендә Ташкент поездына күчеп утырганда, кызның ки­рәкле документлары жит­мәү ачыклана. Шул вакытта апасы 17 яшьлек Мәккәне    үзен­нән 12 яшькә олы Корбангали исемле төрк­мән кешесенә алты мең сумга сатып җи­бәрә. Никах укыталар. Кыз­ның паспорты алыштырылмаган була, шуңа ул Чарджоу өлкәсенә, Амудәрья буена чыгып китә. Тимер юл станциясенә эшкә урнаша. Ел ярымнан соң  Омар исемле төркмән Мәккәнең кулын сорап килә. 1959 елда – Равил,1961 елда Рәшит исемле уллары дөньяга аваз сала. Складта эшләгән ирен төрмәгә утырткач,  1963 елда Мәккә балалары белән туган авылы Иске Исайга, әнисе йортына кайтып төшә.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»