21.06.2014 - Дөнья бу...

“Сабыйтуй” берләштерә!

Ике исем йөрткән Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкының бердәмлеге, хезмәттә чәмлелеге, дөнья көтәргә һәвәслеге соклану уята. Кыңгыр елгасы Мәнәвезгә койган төбәктә яшәгән мондагы халыкка корганлы булу да бик килешә. Аксакаллар авылның борынгы исемен бу урынга беренче йортны салган Корган исемле кеше белән бәйли. Миңа калса, авылның тәүге исеме биредәге халыкның тормыш корырга, матур итеп яшәргә омтылуын аңлата. Монда бер-берсен кабатлаган йортны күрмәссең – һәркайсы үзенчә матур, үзенчә төзек. Корганлылар һәр яңалыкны эләктереп алырга, төрле планнар корырга һәм, үзләренчә әйткәндә, “этлек уйлап чыгарырга” да бик оста. Әйтик, Гөлнәзирә һәм Фәүкать Харрасовлар моннан ун еллап элек гаилә сабантуе үткәрә башлый. Район сабантуеннан соң икенче көнне Кыңгыр-Мәнәвезнең иң матур бер яланында оештырылучы бу күңелле чараны алар үзара “сабыйтуй” дип тә атый. Беренчедән, әлеге сабантуй, башлыча, балалар, оныклар өчен, аларны бергә җыюны, туганлык җепләрен ныгытуны күз уңында тота. Икенчедән, бу көнне олылар үзләре дә сабыйга әверелә — оныклар белән бергә уйный, бергә ауный.

— Безнең “сабыйтуй” гадәти сабантуйдан аерылмый. Үзенең спорт программасы, мәдәни өлеше бар. Барыбызга бер зур табын корыла. Ата-бабалардан калган гадәт буенча, чирәмгә утырып, кырын төшеп ашау. Эчү юк — сабыйларыбызга мондый үрнәк кирәк түгел. Хәмерсез дә бик күңелле. Һәркем үзенең осталыгын, сәләтен күрсәтә. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр бирәбез. Күп­челекне, әлбәттә, балалар тәшкил итә. Алар — иң активы. Гаилә сабантуен алар ашкынып көтеп ала, — ди “сабыйтуй”ның баш судьясы Фәүкать Ибраһим улы.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»