19.06.2014 - Дөнья бу...

Чечеткага ... салкыннар өйрәткән

Мәхмүт Кәлимуллин хатыны Хәҗәр белән.Бөтенсоюзга билгеле Миякә чечеточнигы, гармунчы һәм педагог Мәхмүт Кәлимуллин, озын гомерлеләр сафына басып, тугызынчы дистәне тутырганда вафат була.

Озакламый 100 еллыгын билгелисе бу легендар шәхеснең балалары, якыннары быел җәй аны искә алу табынына җыелачак. Олы кияве — Миякәнең күренекле кешесе, партия, хуҗалык җитәкчесе, әлеге көндә күрше Әлшәй районының Ким авылында гомер кичерүче Флүр Солтанов  бабасы турында документаль повесть язган.

— Бабам әтием кебек үк, минем өчен, тормышта иң чагу үрнәк булды. Бик авыр чакларда мин ул кичергәннәрне күз алдына китердем һәм үземә юкка-барга шыңшырга, күңел төшенке­легенә бире­лергә ярамавын аңладым, — ди Флүр Шәңгәрәй улы.

1918 елның 29 фев­ралендә Миякә районы­ның Җилдәр авылында дөньяга килгән Мәхмүт Һидият улы Кәли­муллин, чынлап та, сөйләсәң кеше ышанмаслык тормыш юлы үтә. Өч яше дә тулмаганда әтисе үлә. Фаҗигале үлем була ул. Кызыл армиянең Чапаев дивизиясенә караган бер часте Җилдәр аша уза. Кызыл кавалеристлар үзләренең арык атын авылның хәлле крестьяны Һидият Кәлимул­линның шәп айгырына алыштырып ала. Өч баласын кеше итәргә дип тырышучы Һидият аягын чак сөйрәгән армия атын җигеп урманга китә. Йөк төяп, бераз баруга ат гөрселдәп җиргә ава. Буылып үлмәсен дип, мескен атны тугарырга ташланган Һи­диятнең күкрәгенә җан бирергә тартышкан хайван­ның тоягы эләгә.

Бер айлап кан төкереп йөргәннән соң, берсеннән-берсе бәләкәй өч баласын, чибәр яшь хатынын калдырып, Һидият үзе дә мәң­гелеккә күзләрен йома. Тагын дүрт елдан матурлыгы, шаянлыгы, җыр-биюгә осталыгы белән дан тоткан тол хатыны Гөлзәйпәнең үле гәүдәсен тегермән буасы буеннан табалар. Тегермәнгә барган 37 яшьлек хатынның гомерен кем өзүе белән кызыксынучы табылмый. 

Унөч яшьлек Мөхлис абыйсы күрше урыс авылына көтүче булып яллана, кул арасына кергән апасына да ия табыла. Җиде яше тулар-тулмас Мәхмүт кенә урамда кала, урам малае булып үсә. Эт кочаклап, эт оясында, сыер абзарында кунган чаклары да күп була аның. Эштән курыкмый – каз бәбкәләрен дә саклый, көтүен дә көтә, шулай итеп тамагын туйдыра, салкын кыш айларында сыеныр урын таба. Ятим малайны кызганып, укытырга, белем бирергә тырышкан урындагы мәктәп директоры күп вакыт аңа миче ягылган мәктәптә куна калырга рөхсәт итә. Ун яшеннән генә укырга бара алган Мәхмүт Идел буе немецы Пфефферның дәресләрен аеруча ярата. Немец телен якын кү­реп, ярыйсы ук сукалый башлый. Мәрхүмә әни­сенә охшапмы, оста итеп биергә, моңлы итеп җырларга, гармунда уйнарга өйрәнә. Мия­кәдә беренче яшьләр берлеген оештырган Мөхлис абыйсы энесен үзенчә хәстәр­ләп тора. Алгарак узып, шуны әйтергә кирәк — Мөхлис Кәлимуллин Бөек Ватан сугышында политрук була, зур батырлыклар күрсәтә. Сугыштан соң Башкортстанның берничә районында партия комитетларын җитәкли.

Ә урам малае булып буй җиткергән Мәхмүтне 1938 елда армиягә алалар. Ерак Көн­чыгышта артиллерия полкында хезмәт итә. Шундагы ачы салкыннарда сакта торганда кирза итек эчендә аяклары бозланып катмасын өчен, күңеленнән “Әпипә”не көйләп, бер урында гына аяк тыпырдата. Тора-бара теләсә нинди көйне аяк тыпырдату белән чыгарырга өйрәнә Мәхмүт. Күпләр аяк туңдырып госпитальгә эләккән арада ул моңарчы үзе дә ишетмәгән чечетка биергә өйрәнә. Бу осталыгын иптәшләренә күрсәтә. Тегеләре аны сорап-сорап биетә. Бервакыт хәрби округның филармония артистлары алдында да биергә насыйп була якташыбызга. Аның осталыгы аларны да әсир итә. Мәхмүтне командование рөхсәте белән үзләре янына алалар. Сугышка чаклы диярлек ул шулай филармония артисты булып йөри. Гармунда уйнап, чечетка биегән солдатны кайда да “ура”га кабул итәләр. Мондый осталыгы, аеруча, немец телен яхшы белүе белән Мәхмүт сугышта да кирәкле солдат була. Полк командиры еш кына аны тәрҗемәче итеп файдалана.

...Берлингача җиткән Мәхмүт Кәлимуллин күкрәк тулы орден-медальләр белән Аксен станциясенә 1946 елның мартында гына кайтып төшә. Ул заманда миякәлеләр өчен илне урап кайту — ярты юл булса, Аксеннан Миякәгә кайту тагын ярты юл санала. Транспорт юк — 60-70 чак­рымны ничек тә үтәргә кирәк. Мәхмүт Мәс­кәүдә билет алганда ук Аксенга кайтучы бер солдат белән таныша. Юлда инде алар бертугандай булып бетә. Теге егетнең абыйсы Аксенда вокзал начальнигы икән. Ул ике җиңүчене кочак җәеп каршылый, өенә алып кайтып кунак итә. Икенче көнне ат табып Миякә егетен Җилдәргә илттерә.

Мәхмүт кайту белән мәктәптә эшли башлый. Башлангыч сыйныфларны укыта, өлкәннәрендә немец телен өйрәтә. Авылның иң сылу кызы, авыл Советында секретарь булып эшләүче Хәҗәр белән матур гына тормыш корып җибәрәләр. Кайчандыр хәрби округка һәм фронтка билгеле чечеточник 80нче елларда бөтен Союзга таныла. Миякәдә шундый уникаль кеше барлыгын ишеткән Геннадий Заволокин инде пенсия яшендәге Мәхмүт Һидият улын Мәскәүгә чакыртып ала. Данлыклы “Уйна, гармун!” тапшыруында үзе уйнап, үзе чечетка биегән якташыбызны берничә тапкыр Бөтенсоюз телевидениесе күрсәтә.

Тормышның төбеннән шул дәрәҗәгә кү­тәрелгән легендар якташыбызның балалары, оныклары да аның данына лаеклы булып гомер кичерә. Кызлары Мөнирә һәм Альмира — танылган педагоглар. Улы Мансур — Русиянең атказанган нефтьчесе, күп еллар Уфа нефть эшкәртү заводының баш инженеры була. Мәхмүт Кәлимуллинның бер оныгы — прокурор, башкалары да картәтиләре данына тап төшерә торганнардан түгел.

 Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»