18.06.2014 - Дөнья бу...

Карт белән карчыкның мәхәббәт формуласы

Фотосурәттә сез күргән әби белән бабай Интернет челтәрендә тиз арада киң танылу яуладылар. Карт белән карчыкның  шаярышып, үбешеп торулары күпләрдә кызыксыну уятты.  Социаль челтәрләрдә фотолар астына: “Мәхәббәт шундый булырга тиеш!” дигән язмалар калдырганнар. Әйе, сокланырлык шул әби белән бабай! Дөнья күләмендә халыкны гаҗәпләндергән бу парның Башкортстаннан икәнен күпләр белмидер дә әле. Мин аларны эзләп таптым. Алар Әбҗәлил районының Хәлил авылыннан Ишбикә белән Нуриян Абдразаковлар булып чыкты. Әби белән бабай начар ишетсәләр дә, олы яшьтә булсалар да, яшәүгә дәртләре сүнмәгән, гөрләтеп дөнья көтәләр!

— Интернет дигәннәре нәрсәдер, әмма бу фотолар 65 ел бергә гомер иткән уңай­дан табын оештырган көнне төшерелгән, — ди Нуриян бабай. — Капка төбендә кунакларны көтеп утырганда оныгым төшереп алды. Карчыгым белән 65 ел шаярышып яшибез. Дөресен әйтәм, хатынымны үпми калган бер генә кө­нем дә юк. Әле беркөнне генә санап утырдым: 65 елда якынча 23-24 мең көн. Көненә бер тапкыр гына үпкәнмен дип алсак та, барлыгы хәләл җефетемне ким дигәндә 24 мең тапкыр үпкәнмен. Бу бәхет түгелмени?

Нуриян Абдразаков гомерлек мәхәббәте белән беренче сыйныфтан бер парта артында утыра. Малай төгәл фәннәрдән гел яхшы билгеләр алган булса, кыз гуманитар фәннәр буенча сынатмый. Беркемгә дә әйтмичә, бер-бер­сенә күчер­теп, гел “5”легә укыганнар. Әби белән бабай арасында гармония шул елларда ук барлыкка килгән. 1943 елда Нуриян бабай комбайнчылар курсын тәмам­лаган, сугыштан соң, армия сафларына да барып кайта, ә сөйгәне, аңа тугры калып, көтеп ала.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»