17.06.2014 - Дөнья бу...

Кайчан? Кайда? Ничә литр?

“Колхозны талау” дигән сүзтезмә телебезгә кергән. Хәтта, каныбызга да сеңгән, ахры. Билгеле мәзәктәгечә, җае чыкса, бүген дә урлашудан баш тартмаучылар бар. Аның иң керемле һәм киң таралган юлы — ягулык сату. Җитәкчеләр мондый күңелсез хәлләр белән төрлечә көрәшә. Басудан кайтмый ятучылар да, намуслы хезмәт салучыларны зур-зур премияләр белән дәртләндерүчеләр дә, камчы ысулын оста кулланучылар да бар. Мөгаен, бу алымнар тарихта калыр. Космонавтикада, хәрби көчләрдә кулланылучы заман технологияләре җитәкчеләргә ярдәмгә килә. Әйтик, хәзер хуҗалык рәисе механизаторның  кайда, кайчан һәм ничә литр ягулык сатуын компьютер артында утырып та белә ала. Шулай ук, агрегатның ашламаны басуга нәтиҗәле сибүен белү өчен “мышка”га төртү дә җитә. Илдар Гафуров — Башкортстан хуҗалыкларына миллионлаган сум акчаны янга калдыру мөмкинлеге бирүче җиһазны үзләштерергә ярдәм итүчеләрнең берсе.

— Чиләбедә эшләнүче “АвтоГРАФ” җиһазы ав­томобильләр өчен тәгаен­ләнгән, — диде Илдар Данил улы. — Аны төрле өлкәләрдә файдаланырга мөмкин. Әй­тик, без авыл хуҗалыгына җайлаштырабыз. Иң элек, басуларның электрон картасы төзелә. Моның өчен, кү­череп йөртмәле “АвтоГРАФ” белән басу чигеннән урап чыгарга кирәк. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»