14.06.2014 - Дөнья бу...

Робинзон ибн Туфәйл ибн Мөхәммәт

Даниель Дефоның “Робинзон Крузоның тормышы һәм гаҗәеп маҗаралары” бала чактан күпләребезгә яхшы таныш, аны кат-кат укып үстек. Төп рольдә Том Хенкс уйнаган “Изгой” кинофильмын да караганыгыз бардыр. Герой кайнап торган шәһәр тормышыннан, кораб һәлакәткә тарыганнан соң, билгесез утрауга эләгә. XXI гасыр Робинзоны дүрт ел буе ялгызы утрауда яши. Әлбәттә, бу кинофильм сценарие нигезендә билгеле әсәр ятуы көн кебек ачык. Ә Робинзон турында тарихны Даниель Дефо кемнән ишеткән, каян алган соң?

XII гасыр башында (якынча 1105-1185 елларда) мөселман Испания­сендә философ, математик, шагыйрь, табиб һәм дәүләт эшлеклесе Ибн Туфәйл (тулы исеме — Әбү Бәкер ибн Габд әл-Малик ибн Мөхәммәт ибн Туфәйл әл-Кайси) яшәгән. Көнбатышта ул Әбүбәкер буларак билгеле булган. Ул хәлиф Әбү Якуп Йосыф әл-Мансур сараенда киңәшче һәм табиб вазыйфаларын башкарган. Ибн Туфәйл күпләргә “Хәй ибн Якзан” (“Уяу булучының улы Теренең тарихы”) дигән беренче гарәп философик романы буенча таныш, әсәр Оксфордның Бодлеан китапханәсендә саклана.

Романда принцесса Якзанның улы Хәйнең (аның дөньяга килүе сер булып кала) тормыш юлы тасвирлана. Ул кыргый җанварлар арасында кешеләр белән бер дә күрешмичә 50 ел утрауда яши. Бу чорны җидешәр елдан торган җиде этапка бүләләр. Һәр җиде еллык чорда ул үз-үзенә остаз-мөгаллим була, шул рәвешле акылы белән галәмне, үзен һәм әйләнә-тирә дөньяны танып белә. Үзен имезеп үстергән болан үлгәннән соң, ул егет булып өлгерә, аннары иргә әверелә. Җан ияләренең анатомиясе һәм физиологиясе, күк җисемнәренең йөреше белән кызыксына. Хәй Аллаһы Тәгалә һәм җан, тормышның мәгънәсе турында уйлана...

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»