07.05.2014 - Дөнья бу...

Утны-суны кичкән фельдшер

Ачы буран сызгырган февраль төне. Урамга түгел, хәтта ихатага да чыгармын димә. Шулвакыт Борай районының Мулла авылы фельдшеры Мадис Камилҗанов яшәгән өйнең ишеген кагалар. Шушы авылда яшәүче биш балалы гаилә башлыгы икән, аз гына кызмача булып алган бу ир хатынына анальгин сорый, эче авыртып җәфалануын әйтә. Фельдшер аны озатуга шунда ук теге хатынның алтынчыга авырлы булып, инде бәбиләр вакыты җиткәнлеген исенә төшерә. Мадис тиз генә киенеп ала һәм, көрт ерып, авырлы хатын яшәгән йортка йөгерә: йөкле хатынны ничек тә район үзәгенә алып китәргә кирәк! Ярый әле кооператив идарәсендә дежур бар, рәис хуҗалык “УАЗ”ын алырга, көрәкле тракторны кабызырга рөхсәт бирә. Фельдшер шофер белән тракторчыны да эзләп таба һәм теге хатынны машинага утыртып юлга чыгалар. Дәваханәнең бала тудыру бүлегенә килеп 10 минут үтүгә бала якты дөньяга аваз сала...

...Мадис Камилҗанов бар булмышын авылдашлары сәламәтлеге сагында торуга багышлаган. Биш балалы гаиләдә үскән ул. Өлкән апасы Фәйрүзә Бөре медицина училищесына укырга керә. Әле мәктәптә генә укып йөргән Мадис каникул вакытында аның янына бара. Апасының кем булачагын белгәч, аңарда да медик булу теләге уяна һәм, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, ул да шунда юллана.

Кулына диплом алып чыккан егетне 1984 елның язында Совет Армиясе сафларына чакыралар һәм ярты елдан соң ул хезмәтен Әфганстанның Баграм провинциясендәге укчылар полкында дәвам итә. Бу полкка юллардагы хәвефсезлекне тәэмин итү, йөк төялгән колонналарны озата бару, төрле хәрби объектларны саклау бурычы йөкләтелгән була. Юлдагы машиналарга һөҗүмнәр даими диярлек кабатланып тора. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»