06.05.2014 - Дөнья бу...

“Күршемнең кунакчыллыгы сокландырды да, куркытты да”

Җәйгә санаулы гына көннәр калды. Янә туристик компанияләр өчен  кызу чор башланачак, чөнки бүген күпләр ялын чит илдә үткәрергә ярата.

Төркия турында күп сөйләргә  кирәкмидер, чөнки бу ил безнең халыкны аеруча җәлеп итә. Күпләр мөселман илендә ял итү җанга аеруча сихәт бирә, дип исәпли. Ә Төркиядән килүчеләр ватандашларыбыз турында нинди фикердә  соң? Шушы сорауны Истанбул шәһәреннән Русиягә килеп яшәүче Исмаилга бирдем.

Исмаил Уфада хатыны һәм ике баласы белән зур гына фатирда яши. Бик ачык, аралашучан кеше ул, әмма минем сорауларга тәүдә җавап бирергә кыенсынып торды, чөнки хатын-кызның чит ир белән аралашуын өнәп бетерми икән.

— Истанбул шәһәрен икегә бүлеп елга ага. Аның таулы, урманлы ягында күбрәк ярлы халык яши. Ә безнең якта хәллеләрнең өйләре тезелеп киткән.   Әтиемнең шәхси фабрикасы бар, шуңа без мохтаҗлык күрми үстек, — дип сүзен башлады яңа танышым. 

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»