30.04.2014 - Дөнья бу...

“Бәйрәмгә - матур күрсәткечләр белән!”

Беренче Май бәйрәме төрле елларда төрлечә аталды, тәүдә  “Хезмәтчәннәрнең халыкара теләктәшлек көне” булды, аннан соң Яз һәм Хезмәт бәйрәменә әйләнде. Әмма ничек аталуына карамастан, ул һәрвакыт илебездә иң зур бәйрәмнәрдән саналды. Советлар чорында бу датага илдә, төбәкләрдә һәрвакыт ниндидер мөһим объектлар ачу модада була. Яңа йортлармы ул, мәктәпме, мәдәният учагымы, фермалармы, яңа цехлармы, ни генә булмасын, алар илебезнең кодрәте, куәте турында сөйли иде.

Кызык, бу уңайдан Нефтекамада  нинди мөһим вакыйгалар булды икән? 

1959 елның маенда, нефтьчеләр бистәсе булып төзелә башлаган, Нефтекамадан якында гына урнашкан Краснокама районы үзәге Николо-Березовка бистәсендә аэропорт ачыла. Ул санитар, почта һәм пассажир самолетларын кабул итә. Аэропорт ачылу Нефтекаманы төзү өчен кирәкле йөк һәм белгечләрне китерү мәсьәләсен хәл итә. Уфадан техник-комендант Нәгыйм Идрисов килә, ул самолет һәм вертолетларны кабул итә, аларны хезмәтләндерә, радист урынында да эшли. Ә хатыны Ольга билетлар сата. Нефтьче Илья Лиходед авиабилет белән рәсми рәвештә беренче очучы пассажир була, ул “ЯК-12” почта самолеты белән Уфага оча. Аэропорт 1964 елга кадәр эшли, аннан соң Нефтекама шәһәренең үзендә яңа аэропорт ачыла.

1965 елда Нефтекамада туберкулезга каршы шифаханә ачыла. Ул наратлар арасында, бик ямьле җирдә төзелә һәм аңа “Наратлык” атамасы бирелә. Шифаханә әле дә эшли, анда балалар ел әйләнәсенә сәламәтлеген ныгыта.  

1967 елда Беренче Май бәйрәменә Карман ГРЭСының “Уралэнергомонтаж” төзелеш участогы төп казанлыкның бер стенасын урнаштыра. Эшне бертуган Бисеревлар башкара. Әлеге вакыйга ГРЭС өчен зур әһәмияткә ия була.

1968 ел. Шәһәрдән ерак түгел урнашкан Кабан һәм Саузбаш авыллары янындагы мәйданчыкларда бораулау скважиналары файдаланыла башлый. Геологларның әлеге мәйданчыкларны ачуы Зур Арлан нефте  байлыгын тулыландыруга мөһим өлеш кертә.

1969 ел. Шәһәрнең бик күп хезмәт коллективлары беренче коммунистик өмәләрнең 50 еллыгы уңаеннан хезмәт вахтасын кабул итә. Бишьеллыкны алдан төгәлләү фондына берничә дистә мең сум акча күчерелә.

1970 елда, бәйрәмгә тәгаенләп, “М” класслы парус яхтасында биш кеше  24 апрельдә “Николо-Березовка — Ульяновск” маршруты буенча ерак йөзүгә чыга. Бозлы суда, катлаулы метеорологик шартларда йөзү спортчыларның 30 апрельдә Ульяновск шәһәренең елга клубына исән-имин барып җитүләре белән тәмамлана. Спортчылар йөзү вакытын ике тапкыр кыскартуга ирешә.

Беренче Май бәйрәмендә бәләкәй гражданнарны да зур бүләк көтә. Беренчедән, шәһәрдә чын аттракционнар белән Мәдәният һәм ял паркы эшли башлый. Шулай ук, бу көнне шәһәрдә беренче  балалар кинотеатры ачыла. “Малыш” кинотеатрын булдыру өчен  пассажирлар автопредприятиесе иске автобус  бирә, аның  эчендә 5 тиен түләп берьюлы 50  бала 80 минут дәвамында мультфильмнар һәм кино карый.

1971 ел. Ясалма күн заводында “Кече трикотаж” цехы — 36 станоктан торган цех сафка кертелә, аларда завод өчен трикотаж җитештерелә башлый.

1977 ел нефтекамалылар өчен уңдырышлы була. Бәйрәм алдыннан беренче телеретранслятор сафка кертелә. Шулай ук, Нефтекама автозаводында “КамАЗ-5511” маркалы ун үзбушаткыч машина җитештерелә һәм алар башкалада үткән парадка озатыла. Тагын бер мөһим вакыйга — шәһәрдә бассейны булган Физкультура йорты ачыла. Ул әле дә эшли.

1982 ел. Нефтекама автозаводында Себер һәм Ерак Көнчыгыш нефтьчеләрен йөртер өчен беренче вахта автомобиле җыела. Аны төзүдә эретеп ябыштыручылар Виктор Анисимов, Рәиф Гайфетдинов, Наил Гайсин, слесарьлар Владимир Хәйруллин, кисүче Альмир Вәлиев, токарь Эльмира Гыйльметова көч сала. Беренче Май демонстрациясендә автозавод колоннасы башында әлеге вахта автобусы бара.

2003 ел. Шәһәрнең “Энергетиклар” мәдәният сарае төзекләндерелеп, “Яшьләр сарае”на әйләндерелә һәм бәйрәм алдыннан аны тантаналы төстә ачу  чарасы үтә.

2006 ел. Беренче Май бәйрәмнәрендә шәһәрдә республика Хөкүмәте вәкилләре катнашлыгында булачак Боз сараена нигез салына.

Архивларны актарып, менә шундый кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Советлар Союзында тормыш кайнап торган, 1нче Май бәйрәменә игътибар шул тиклем зур булган. Бәйрәм алдыннан – коммунистик өмәләр, яңа объектлар ачу, бәйрәм көнне — демонстрацияләр, парадлар…  Дөрес, туксанынчы, ике меңенче еллар башында тантаналы вакыйгалар азрак. Моны  илдә барган үзгәрешләр, икътисади авырлыклар, идеологиянең юкка чыгуы белән бәйләргә кирәктер. Әмма бу һич кенә дә әлеге чорда Яз һәм Хезмәт бәйрәме искә алынмаган дигән сүз түгел. Шәһәрдә бу датага багышланган төрле мәдәни чаралар үтә. Элекке демон­страцияләрне сәүдә палаткалары, концертлар белән шәһәр паркында үткән бәйрәм чаралары алыштыра. Хәзер дә шулай: һәр төбәктә Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чаралар үтә. Гадәттә, бу бәйрәмнәрдә шәһәр халкы бакча сезонын ачып җибәрсә, районнарда  язгы кыр эшләренә тотыналар, безнең якта чәчүгә төшү, гадәттә, май бәйрәмнәренә туры килә. Шулай ук, авылларда-шәһәрләрдә өмәләр үтеп, җир яшәреп, дөнья ямьләнеп кала.

…Заман башка, заң башка. Без сакланып калган гәзит битләреннән  ерак илленче елларга күз салган кебек, безнең оныкларыбыз да 50-60 елдан, бәлки, безнең чорда Яз һәм Хезмәт бәйрәменең ничек үткәрелүе белән кызыксынып, тарихка багар. Шуңа күрә матур эзләр, күркәм эшләр калдырыйк, чордашлар!

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Нефтекама шәһәре.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»